16+

Хәерлегә булсын, тынычлык сакланды, яки төрмәдән чыгучылар өчен пансионат төзелмәячәк

Менә шундый халык яши Апаста, Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли – опасныйлар!

Хәерлегә булсын, тынычлык сакланды, яки төрмәдән чыгучылар өчен пансионат төзелмәячәк

Менә шундый халык яши Апаста, Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли – опасныйлар!

Шырпы очындагы күкерт­нең салам эскертенә барып төшүе түгел бу. Апас районы, Югары Ындырчы авылы халкының бердәмлеге, бер йодрык булып яши белүе. Җимерелергә торган иске клуб бинасында үткән халык җые­ныннан әнә шундый фикердә калдым мин. 

Халык көрәшкә әзер...
«Хөрмәтле авылдашлар! Апас районы, Югары Ындырчы авылында балалар бакчасын ябып, мәктәп бинасында төрмә ясарга җыеналар. Тавык фермасында эшләргә дә шундагыларны китерәчәкләр. Мөмкин кадәр тавыш җыеп каршы чыгарга иде. Сишәмбе көнне халык җыены була, җитәкчеләре дә киләчәк. Бердәм булсак иде» – мессенджларда таралган шушы хәбәр буенча петиция дә җыя башлаганнар дигәч, җирлеккә кузгалдым. Халыкның да дәррәү күтәрелгәнен ишеттем. Югары Ындырчы халкының холкын да беләм, кирәксә, сәнәк сугышына чыгарга әзерләр. Күршеләре Азбаба-Акхуҗа авылы халкы әнә М-12 юлы төзелешенә керешкәч, йөк машиналарын авыл эченнән йөртмәс өчен, беләсезме, юлларын «бикләп» үк куйдылар. Озак еллар буена көтеп, тилмереп салдырган асфальт юлның кадере зур иде аларга, тегеләре чокыр­ландырып бетергәч, аны кем дә килеп яңартмыйсын белеп, авыл башына чыгып кизү тордылар. Йөк машинасы килгәндә тезелешеп утырырлар иде, җаныкайларым, күрәләтә кеше өстенә менәләрмени, читтән үзләренә йөрергә юл салдылар. Ә болары айлар буена кизүлектән туктамады. Менә шундый халык яши Апаста, Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли – опасныйлар!

Көткән фараз – кайтып төшсәм, алма төшәрлек тә урын юк клуб тирәсендә, машинаның күп­леге! Сабан туе, диярсең. Клуб эче исә шыгрым. Район җитәкчеләре, «Ярдәм» фонды делегациясе, авылдан ерак түгел генә төзелеп килүче кошчылык фаб­рикасы идарәчеләре, кыскасы, мәсьәләне кабыргасыннан селкеп сөйләшер өчен һәммәсе дә бар. Хәтта күрше җирлекләрдән дә куәт бирергә килгәннәр, торып басып үз сүзләрен дә җиткерделәр. Моның белән авылыгызга кара багана утыртасыз, йортлар сата башласагыз да, бәясе нык төшәчәк, чөнки арагызда төрмәдән кайтучылар яшәячәк, дип тә әйтеп салдылар. Ярар, болар хакында соңрак. 

Җыелыш хисапсыз булмас
Җыеннар, гадәттә, авыл башлыгының хисабыннан башлана. Күпме кеше яши җирлектә, ел буена нинди эшләр башкарганнар, нинди борчулары бар дигәндәй. Асылда, Югары Ындырчы авыл җирлегенә тагын ике авыл керә: Үтәмеш белән Себерче. Өч авылга барлыгы 168 хуҗалык исәпләнә, 334 кеше яши икән. Шуларның 11е – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 29ы – мәктәптә укучылар, 143 кеше – пенсионер, 165е эшкә яраклы, төрле өлкәдә хезмәт куялар. Авылның ни дәрәҗәдә егәрле икәнлеген беләсең килсә, асраган терлекләр санына күз салу да җитә. Шәхси хуҗалыкларда 8 ат, 26 баш кәҗә, 136 баш сарык, 136 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 34 сыер бар икән.

Салымнарны да әйбәт кенә җыйганнар, җирнеке – 102, милекнеке 157 процент үтәлгән. Үзидарә салымы да шәп кенә – 95 500 сум, ул исә дәүләттән 477 500 сум булып, кулларына әйләнеп кергән. Бу акчага юлларны рәтләгәннәр, үлән чапкыч ише кирәк-яраклар юнәткәннәр. Авыл картаеп килсә дә, җайлап кына үз тормышы белән яши, димәк. Мәктәпләре шактый еллар элек ябылган, авылда кибет, медпункт, почта ише социаль әһәмияткә ия биналарның ишекләре ачык әле, шөкер. Халыкны борчыган сораулар бар. Сөт сату проблемасы. Хакы арзан. Халык кулыннан литрын 29 сумнан җыялар. Кукмара районын мисал итеп китерәләр – 45 сумнан сөендерәләр, ди. Халыкны кимсетмәгез, көлмәгез, янәсе. Өметләндергән җавап ишетәсе килә дә.

– Безне дә борчый. Кукмара районына барып та бу мәсьәләне өйрәндек. Алар сыйфатлы сөт тапшыра! Ә безнекеләр? Ветеринария берләшмәсен кайчак махсус тикшерүгә чыгарабыз. Аларны күрсәләр халык та кача, димәк, сөтендә сәбәп – су кушылган. Андый сөтнең хакы юк инде, ул да нинди бәягә тапшырсын соң? Сөт хакын күтәрү буенча эшлибез, сөт җыючыларны тагын чакыртып сөйләшербез, ләкин сез дә гадел булыгыз инде, – дип берникадәр читкәрәк китеп җавап­лаган районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтовның сүзен район башлыгы соңрак үзе тулыландырды.

– Сатучыдан алынган сөт сыр­га әйләнгәнче берничә кул аша үтә, беләсез. Һәммәсе үз бәясен өсти. Элеккеге системадан качарга дигән сүзне гел әйтәм. Бер-берсенә үрелгән чылбырдан ике буынны алып ташларга да турыдан-туры сөт кабул итү пункты белән эш итәргә кирәк. Ләкин бу очракта сөтең югары сыйфатлы булырга тиеш. Кукмара, Балтач, Саба районнарына барып күрдек, анда халык күмәк хуҗалык­лар аша тапшыра. Су кушылган очраклар аларда да булгалый, диделәр. Ул кешене ачыклап, бөтен чыгымны аннан түләттерәләр икән – халык бердәм! Ә бездә ничек? Килгән саен сөт хакын арттыруларын сорыйсыз, шул ук вакытта су кушылган сөт тапшырасыз. Җыелыгыз берничә гадел кеше, бер урынга килә торган булыгыз, чакыртам үзләрен, яхшы бәядән алырлар, – диде Айрат Җиһаншин.

Монда каршы әйтерлек сүз юк. Җитәкчеләрнең берсе дә сөтеңнең сыйфатсызлыгында гаеп­ле түгел. Үз кулың белән җитештерелгән продукция, димәк, сыйфаты өчен дә үзеңә җавап бирәсе. Ә бәя дигәнен сыйфат үзе куя, ялгышма, агай-эне.

Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе исә янә бер яңалык ирештерде, әзер булсыннар – тиздән этләрне чиплаштыру эшенә керешәчәкләр. Этләр дә паспортлы була, димәк, бик хуп. Тиздән кош-корт алырга керешәчәкләр – кәгазьле эш итәсе! Субсидиягә чират җиткәч, эшне шул кәгазьләр көйләве дөрес инде. Мөгезле эре терлекләрдә килеп чыгарга әзер торган авырулар хакында да кисәтелде.

Менә бәхет дигән идек...
Авылдан ерак түгел генә кош­чылык фабрикасы төзелә. Йомырка җитештерү тармагын ко­лачлыйсылар. Киләсе көзгә ачылып, эшләп тә китәчәк. 2027 елга 1,5 миллиард йомырка җитештерү күрсәткеченә ирешмәкчеләр. 2023 елда Ил башлыгы указы нигезендә, илне азык-төлек белән тәэмин итү программасы ниятендә башланган эш, дип аңлатылды. Зур инвестицияләр кертелә, халыкка 300 эш урыны әзерләнәчәк. Сала өчен ул яңа бер күтәрелеш көче бирер дип көтелә. Җитәкчесенең урынбасары Илшат Хөсәенов чыгышыннан колакка килеп ирешкән саннар куандыра, елына якынча 240 миллион сум җирлек бюджетына салым керәчәк. Кемгә эләгә әле мондый бәхет?

Эшче куллар җыялар, авыл җирлеге идарәсендә анкеталар калдырабыз, диделәр. Хезмәт хаклары 60 мең сумнан башлап 150 мең сумга чаклы икән. Машалла! Эш булмаганга читкә киткән яшьләр дә әйләнеп кайтырга мөмкин. Шулай дип куаныр идең дә, халык арасында таралган сүз җанны өтә. Авыл халкына да бит, сезгә эш юк, дигәннәр, имеш. Тик моны Илһам Исмәгыйлев инкарь итеп, җирле халыкны эшкә чакырачагын җиткерде, хәтта бу комплекста җитәкче итеп үзләрендә туып-үскән Үтәмеш авылы егете Рамил Яруллин билгеләнгән. Халык, үз егетенең исемен ишеткәч, бераз йомшара төште. «Ак Барс» холдингы компаниясенә кергәнлектән, бу якларда булган кырларында икмәк игеп, комбикормага кадәр ясаячаклар. Әзер продукцияне ташу өчен дә өстәмә структураны җайга салырга кирәк, монысы да өстәмә яңа эш урыннары. Эшегез сөендерәчәк кебек, рәхмәт, егетләр!

Тик халык борчулы
Халыкның үз борчуы. Артык сорау бирмәүләре дә төп мәcьәләнең күтәрелгәнен көтүдә. Ниһаять, «Ярдәм – Помощь» Хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев сүз алды. Шунысын да әйтим, тулы бер делегация ияртеп кайткан ул. «Ярдәм» фонды турында таныштырасы килеп, озак сөйләде ул. Алар көче белән гамәлгә ашырылган проектларны да тәфсилләп әйтеп үтте. Күрмәүчеләр, инвалидлар белән эш итүләренә рәхмәттән ары сүз юк, хәтта Апастан да берничә гаиләгә ярдәм күрсәткәннәр. Эшләгән игелекләре санап бетергесез, болар өчен авыл халкы алар алдында баш ия. Әмма бу минутта боларның берсе дә аларга мөһим түгел кебек, хәтта ел дәверендә үткәргән чараларын ярты сәгать чамасы тоелган фильм күрсәтеп үтүен карарга да сабырлыклары җитмәде. Арыды, туктат дип кул да чабып карадылар, җитәр дип әйтеп салдылар. Азагына көч-хәл белән барып җиткәч кенә:

– Киңәшкә кайттым, – дип сүз башлады ул. – Нинди генә проектка алынсак та, беренче аның халыкка нинди файдасы булырмы икән дип уйлашабыз. Начарлыгы тия икән, ул эшкә бөтенләй керешмибез. Узган ел пробация турында Федераль канун чыкты, Россиянең һәр регионы моны үтәргә, гыйнвардан инде ул эшли башларга тиеш. Социаль челтәрләрдә таралган сүз дөреслеккә туры килеп бетми, журналистлар тарафыннан язылганча, биредә пробация үзәге ачарга җыенмыйбыз. Төрмәдә утырып чыккан кешеләр генә түгел, махсус хәрби операциядән кайткан, авыр хәлдә, урамда басып калган кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге булып ачылачак ул, пробация юнәлеше исә шуның берсе генә. Төрмәдән чыккан кешеләр башта фильтр аша үтә әле, авырумы ул, юкмы, психик, эмоциональ яктан да тикшерелә, җәмгыятькә куркыныч тудырмыймы? Шуннан соң гына алыргамы-юкмы дип уйлыйбыз. Татарстанда төрмәдән чыккан 4000 кешенең торырга урыны булмаган 23е генә ярдәм үзәкләренә мөрәҗәгать иткән. Алар кайда яшәсеннәр инде? Чечня, Әфган сугышыннан кайттылар, гаиләдә тора алмаудан, урамга чыгып китәләр, кеше урамда калгач нишләсен? Җәмгыятькә зарар сала, җинаять кылырга да мөмкин. Ә мондый үзәкләр эшләгәндә андыйлар иминлектә булалар, – дип халыкны үз фикеренә күндерергә теләде ул.

– Бу социаль проект, монда без акча эшли алмыйбыз. Безнең теләк кенә дә түгел, бу – респуб­ликабызны күтәрү, аның ошбу юнәлешендә дә эш алып баруын күрсәтү. Башка регионнарда ул башланып китте инде. Югары Ындырчы авылына да моның зур файдасы булачак дип уйлыйм, – дип Илһам әфәнденең әйтүе булды, китте халык күтәрелеп.

Бер урыннан йөз җавап! 
– Кирәкми безгә! Кирәкми!
– Нәрсәгә кирәк ул!
Илһам әфәнде төрле язмышлар сөйләргә тырышып карады. Бер егетнең әнисе үлгән, мошенниклар ике фатирын алдалап алганнар, нәтиҗәдә ул урамда калган. Стресстан күзләре начар күрә башлаган. Нишләсен, урамда калган. Урамда үзе генә сукбайлыкта йөрсә, җәмгыятькә зыяны зур, ә менә шуның ише пансионатта булса, кешеләргә зыяны тими, имеш. Төрмәдән чыккан кешеләр генә түгел, алар арада берән-сәрән генә булачак. Эш урыннарыгызны алалар дип курыкмагыз, алар сезгә дигән эш урыннарына кагылмыйлар, бары тик файда гына китерәчәкләр, дип тә салпы якка салам кыстырып карады.

Марат Шәйхетдинов:
– Арада бер кешенең төрмәдән кайткан булуы да бөтен авылны куркытырга җитә. Үзебездә үк шундый очрак бар. 30 ел төрмәдә утырган абзыйны авыл дер калтырап көттек. Ничә урынга исәпләнгән инде сезнең пансионат?
Илһам Исмәгыйлев:
– 25-30 кешегә.

Марат Шәйхетдинов:
– Кемнәр контрольдә тота аларны?
Илһам Исмәгыйлев: 
– Комендант булачак. Урамга чыгып йөри алмаячаклар. Машина белән эшкә йөртәчәкләр, алып кайтачаклар аларны.
– 9 баланы урамга куып чыгарып, балалар бакчасын ябасыз. Ике яшьлек бала иртән автобус­ка чыгып утырып, 10 чакрым ерак­лыктагы балалар бакчасына барырга тиеш буламы? – дигән сорау да яңгырады залдан.

Илһам Исмәгыйлев: 
– Без бит әле балалар бакчасын алмадык, рәсмиләштермәдек тә. Мин әйтәм бит, киңәшкә кайттым, ни диярсез...
Залдагы тавыш:
– Әле, рөхсәтегез дә юкмыни? Башта безгә яңа балалар бакчасы төзеп бирегез, аннары монысында эш башларсыз. Авылдан читкә салыгыз андый биналарны, авыл эчендә түгел. Әгәр дә эш булса, үзебезнекеләр дә шәһәрдән кайтып урнаша. Шәһәрдә эш күп әнә, урам себерүчеләр җитми, диләр, җигегез шундагы эшләргә. Монда үзебез дә эшкә тансык­лаган без.

Илһам әфәнденең, төрмәдән чыккан затларның социальләшергә тиеш дигән аклануына да ындырчылыларның җавабы әзер иде. Районда ук ачык мисал, наркоман яшүсмерне авылга кайтарганнар, ә ул бер йортта әбисе белән бабасын, кыскасы, барысы 4 туганын суйган. Кирәкме моңа охшаш фаҗигаләр? 

Татарстанда мондый үзәкнең тагын кайларда ачылганын белергә тырышулары да дәррәү күтәрелерлек итте халыкны. Бу беренче казык икән, яңа сыналу узачак проект. Нәтиҗәсен дә, ахырын да беркем белми, шуңа ачуы чыга да ындырчылыларның. 

«Тавышка куябыз!»
Җитәкченең алга таба сөйләвен дә, дәлилләвен дә тыңларга тәкатьләре бетте булса кирәк, тавышка куябыз, сайлыйбыз, дип клубны күтәрә язган халыкны кем басар иде – район башлыгы сүз алды.

– Тыңлап кына түгел, бу оешманың эшчәнлеген аңлап бетерегез, зинһар. Ахырдан сайлыйсыз, ничек әйтәсез, шулай була. Сезгә беркем дә каршы килми. Яхшы сүзгә кылыч белән каршы чыгарга кирәкми, безгә кирәкми, егетләр, диегез, аңлый торган кешеләр. Шуның өчен җыелдык та. Бу бинадан чыккач, кабат сүз өстенә сүз кушып йөртерлек булмасын, берүк. Соңгы көннәрдә сүзне мең төрлегә борып бетерделәр. Җитмәсә блогерлар, кайбер журналистлар шалтырата, акча сорыйлар! Түләгез генә, хәбәрне күпертәбез, диләр. Нинди генә яла якмыйлар, имеш, дәүләт акчаларын үзләштерәм, кемнедер үз урыныма район башлыгы итәм. Кошчылык фабрикасын «Ярдәм» фондына бәйләп куйдылар, алар арасында бернинди дә уртаклык та, ике арада сөйләшү дә юк. Кошчылык фабрикасы бу хәл турында бөтенләй белми иде, яңа ишетте. Менә оешманың вәкилләре, махсус чакырттым, тыныч кына бирегез сорауларыгызны, төбенә төшеп аңлагыз, мәгълүматыгыз дөрес булсын, аннары бергәләп хәл итәбез. Телисез икән – була, юк икән – булмый гына, – диде ул. 

Илһам әфәнде үз чиратында артыгы белән тырышты, нинди генә дәлил китермәде, ләкин халыкны җиңәргә көче җитмәде. Районның прокуроры Зефәр Абитовның сүз алып берникадәр аңлатма бирүе хәлне берникадәр тәртипли төште.

– Төрмәдән чыккан кешеләр дә кеше инде, беләсез. Алар безнең арадан китәләр дә, безнең янга әйләнеп кайтып яши башларга тиешләр. Аларны кагарга дин дә, дәүләт тә кушмый. «Ярдәм» хәйрия фондының пробация эшенә алынуы да игелек. Ләкин алар ният белән генә кайт­кан, аңлаттылар шундый мөмкинлек барын. Сез бүген пробация сүзен беренче мәртәбә ишеттегез, ул чынлап та төрмәдән кайткан кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге буларак ачыла. Сез каршы киләсез икән, сүзегезне әйтерсез, – ди.

Балалар бакчасы димәктән, аны гыйнвар аена инде ябарга теләгәннәр. Әти-әниләр сорагач, тагын бер ай эшләргә рөхсәт биргәннәр. 1 февральдә ябылу көтә, дигәннәр. Хәтта җыелыш җыеп, әти-әниләрнең каршы булмавына, балаларын икенче бер балалар бакчасына йөртәчәкләренә килешүләрен дәлилләп, имза да җыйганнар. Тегеләр дә куйган. Бүген килеп, проблеманы күтәреп сүз алалар да, үзләре дә бит бармагы кысылган Шүрәле хәлендә. Имзаңны куйгач, аваз салалармы соң инде?
Ләкин район башлыгы аларны да тынычландырды. Әлегә эшлиләр. Кайчанга кадәр – билгесез, сорау ачык кала. 

Кыскасы, тынычлык сакланды...
Чынлыкта исә, авыл имамы аларның беренче кайтуларын, җәй көне үк булды, дип фаразлый.
Авыл башлыгы Фирдус Гафиятуллин да, аларның әллә ничә мәртәбә шалтыратып, мәктәп эчен ачып күрсәтүләрен соравын искәрте. Ә ул шул бинада урнашкан балалар бакчасының мөдиренә шалтыратып кына күрсәтмә биргән, ач ишеген, күрсәт, янәсе. Үзең белмәгән кешегә кунакчыллык күрсәтүме, әллә шул тиклем җавапсыз карау бәласеме? Нинди ният белән килгәнен дә белмичә кертү мәслихәт идеме?

Кыскасы, тавышка куелды. Халык каршы чыкты. Аяк тибеп, ике кулны күтәреп сайланды – авылга ятлар кермәячәк. Пансио­нат төзелми, «Хәйрия» фонды ниятен тагын да югары күтәреп, кайтып китәчәк. Халыкның үз җиңүен алкышлавын күрсәгез!

Ындырчылыларның карарыннан «яшен» суга язган Илһам әфәнде белән ахырдан сүз алыштык. Көттеме икән халыкның мондый мөнәсәбәтен? Инде кайларга юл алырлар? Белүемчә, Балтач районының Түнтәр авылында шундый ук пансионатны хатын-кызлар өчен төземәкчеләр бит. Ә менә аларда мондый ризасызлык юк, ди Илһам әфәнде.

– Проект бар, ниятебез төпле, икенче урын сайлыйбыз, тукталып калмыйбыз. Казанда ике урын бар анысы, халык та бит әнә шунда китегез дип кычкырды. Мин ындырчылыларны гаепләмим, алар тирәнрәк аңласалар, бәлки башка фикер белән яшәрләр иде. Аллаһы хәерлесен, авыл халкына бәрәкәтен бирсен, – диде ул.

Менә шулай! Авыл халкына терәк булып, читтә яшәүче егетләрнең клуб тутырып кайтулары, залдан торып үз сүзләрен әйтүләре бер нәрсәгә дәлил – авылның киләчәге ышанычлы кулларда. Мондый егетләре булганда үсә әле ул, иң мөһиме, эш урыннары булсын гына! Эш урыннары да әнә якында гына булырга тора, барысы да алар уйлаганча барып чыксын гына!

Тагын бер куанычлары артыр­га тора, клуб бинасы бик иске, чел­тәрләре дә кадакка эленеп тора, идәннәре тигезсез, салкын. Район башлыгы куандырды: быел яңасын салырга торалар, 100 урынга исәпләнгән булачак. Хәерлегә булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading