– Мәктәп директоры Дания апа Билаловага рәхмәтлемен. Мин бик әйбәт укыдым. “Бала дип, алданма, имтиханга төш, аттестатлы булырга кирәк, әле синең яшисең бар!” – дип чакырды. Укытучыларымның ярдәмен мәңге онытырлык түгел. Аттестатлы булу кирәк иде, соңыннан барыбер техникумда укыдым мин. Айнур улымнан соң Айсылу кызым, аннары Айтуганым туды. Яшь аралары 1 яшь тә 4 ай! Башта кайнанамнар йортында яшәдек. Анда әле 90 яшьлек әби дә исән иде. Икенче балага йөкле чакта, авыл башыннан җир алып, йорт салырга керештек. Айсылуга 5 ай булганда күчендек тә. Төпчеген табып, 8 ай үткәч, Айратымны кыйнап үтерделәр. Әтиләреннән калганда олысына 3 кенә яшь иде, Айратны ул хәтерләми дә... – ди сөйли Ләйсән ханым.
Июнь ае була ул. Беренче атнасы. Авылда Сабантуе гөрләп үтә. Мәйдан тирәсендә нинди бәхәс чыккандыр, әмма Айрат белән күрше Бикнарат авылына кунакка кайткан 17 яшьлек егет сүзгә килә. Әйтеләсе сүзләр шунда гына әйтелеп бетми күрәсең, икенче атнасында шәһәр егете бер көтү дусларын ияртеп, машина белән кайтып төшә.
– Айратны чакырып чыгардылар, күреп калдым. Мин шул арада баланы йоклатып, үзем дә сүнгәнмен. Айрат чыгып баскач та ниятләрен чамалаган, өйгә генә йөгереп керер иде, артыннан иярерләр диптерме, балаларны куркытмасыннар өчен күршеләргә таба белән элдергән. Хатыны клубта эшли, ире басуда – бригадир, капкалары ачык дип уйлагандыр инде мәрхүмкәем, аннары аларның этләре дә бар, өреп тавыш бирер дә, күрше-күләнне күтәрер дип тә өметләнгәндер. Үч иткәндәй, беребез дә бер тавыш та ишетмәгәнбез... Күршеләр кайтып кергәч кенә Айратның җирдә ятканын күреп, тизрәк аның апасына хәбәр салганнар. Җизни КамАЗы белән килеп, Айратны Дөбьяз участок хастаханәсенә алып киткән. Айрат аңында булган, гаиләмне ташламагыз яме, дип әйтергә дә өлгергән. Барып җиткәннәрдерме, юктырмы, өзелгән... Төнге сәгать бер тулып киткәч, үлгән сеңлем килеп керде, 25 ел элек булган хәлләр бу, Алсу исән бит әле, аның артыннан җизни, күршеләр. Бөтен урам кайнаган, бер мин берни белмичә йоклап ятам икән, – ди әңгәмәдәшем.
Куенында күкрәк баласы мышнап йоклаган ханымга барысын да түкми-чәчми сөйләп бирәләр әлбәттә. Ышанырга да, ышанмаска белмәве, үзгә бер халәткә төреп, ирен җирләгәч тә әле озак газаплый аны.
– 12 июнь ялы туры килеп, Айратны мәетлектә ике көн яткырдылар. Билгесезлек катыш көтүләрнең авырлыгы... Өйдә тагын бер көн кундырып, 14 июнь көнне җирләдек. Йөзендәге зәңгәрләнгән эзләр бүген дә күз алдымда. Арматура белән кыйнап, башын ярып бетергәннәр, мәрхүмкәемнең. Машиналарын авыл башында калдырганнар, кире йөгерүләрен дә күргәннәр. Җәй көне авыл эчендә яшьләр күп йөри бит, шуңа да аларны явызлык эшләп йөгерүләре дип уйламаганнар да инде. Тиз тоттылар да, тик абыйсы яхшы адвокат булып чыкты. Әтисе дә зур урында эшли. Алып калдылар... Минем үз хәлем хәл, артыннан йөрерлекмени? Авылда әбиләренең йортын да тиз арада сатып җибәрделәр, бүтән кайтып күренгәне булмады күзебезгә. Алай да әти, шактый еллар үткәч, Биектауга хастаханәгә баргач, әнисе белән кара-каршы очрашкан. Әллә нишләп китте мине күргәч дип сөйләде, әти бик сабыр иде, тавышланып йөри торган кеше түгел. Әти-әнисе акыллы кешеләр дә соң, әти дә аларны, алар да әтине беләләр. Берәү дә баласын начарлыкка өйрәтми, ә бит менә ничек килеп чыкты... – ди ул.
Басу ягындагы коймасыз йортта өч баласын кочып, тол калган хатын ярты ел чамасы яшәүгә берегә алмый интегә. Мунчасыз, җиһазсыз йортның кайсы почмагына карама кирәклек тинтерәтә. Менә шул кирәклек аны яшәргә мәҗбүр итә.
– Әни кредит алып бирде дә мунча салырга керештем, балаларга чыккан пенсия акчасыннан шул кредитны әкренләп түләдем. Аннары кибеткә эшкә чыктым. Йорт-җирне кордым, балалар үстердем. Балаларым җитлегеп, тормыш корганда, әй, Аллаһым, әти дип әйтерлек гаиләгә туры килсеннәр иде, ди идем, теләгем кабул булды. 3 кодалы мин! Кодагыйларымның әйбәтлегенә күз тимәсен! Сезне быел башлы-күзле итеп бетердем, икенче елга үзем кияүгә чыгам, дип көлдерәм балаларны. Айраттан соң икенче иргә чыгу уема да килмәде. Дәү әнием исән иде, ул ярдәм итте. Айраттан калып 10 ел яшәде, шул гомерен ике арада үткәрде. Үз әнием яшь иде бит әле, эштән кайтып кермәде, дигәндәй. Бүгенге тормышыма канәгать. Казанда эшлим, онкология хастаханәсендә. Яши-яши шуңа инандым, бу дөньяда әйбәт кешеләр күбрәк. Басу ягындагы йортта яшәгәндә Нәкыя апа җомга җитүгә эремчеген, каймагын, сөтен, сәдакасын күтәреп килеп керер иде. Күршем Гөлфия апа да тәмле ризыгын пешерсә, беренче минем балаларга авыз иттерде. Юлымда гел әйбәт кешеләр генә очрый минем. Әни йортындагы күршеләр дә эштән соңлабрак кайтачагымны белсәләр, терлекләрне карап, сыерга кадәр савып куялар. “Ашыгып йөгермә, җайлап кайт, өйдәге эш көйләнгән!” – ди шалтыраталар. Изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын, – ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар