Кәримә әле өч кенә көн элек туган игезәк балаларына озак карап торды да, берсен бала табу йортында калдырырга кирәк дигән карарга килде.
Карары нык иде. Аның бераз авырурак булып туган икенче игезәкне карарга, тәрбияләргә һәм дәваларга вакыты да, теләге дә, мөмкинлеге дә юк. Димәк, аңа монда яхшырак булыр. Балаларның игезәк булып туганнарын сер итеп саклармын, бер кешегә дә әйтмәм, дип уйлады хатын һәм ялгышты.
Кәримәне чөгендер басуында эшләгәндә тулгак тота башлады. Тизрәк кайтып җитәргә һәм авыл фельдшерына хәбәр итәргә кирәк. Ире Илгизәр тиз генә кайта алмас, ул атналар буе шабашка чыгып китеп эшләп йөри. Кайнанасы биләмдәдер инде, аны эзләп тә табып булмас. Кәримә көч-хәл белән өйләренә кайтып җитте, капкадан керә-керешкә күрше малаена кычкырды, ул фельдшерны чакырырга чапты. Алдан әзерләп куйган кирәк-яракларын алып, район бала табу йортына юнәлделәр.
Кәримә үзе дә көтмәгән иде – балалар игезәк булып туды. Ир балалар. Беренчесе бик тиз һәм җайлы гына дөньяга килде. Ә икенче сабый белән бик азапланды. Табибларның йөзе дә җитдиләнде. Алар тыз-быз чабышып алдылар, үзара нидер сөйләштеләр.Бала авырлык белән дөньяга килде. Игезәге кебек елап тавыш та бирмәде. Кәримәнең үз хәле хәл, бик күп кан югалткан булып чыкты.
Иртәнге якта баланың берсен генә имезергә алып керделәр. Икенче баланың хәле бик шәптән түгел, дип хәбәр итте шәфкать туташы. Палатага балалар табибы үзе дә килеп керде. Йомшак итеп кенә хәлен сорады һәм авырлык белән туган улының сәламәтлеге ягыннан бераз кимчелекләре булырга мөмкинлеген әйтте. Тик куркыныч түгел икән, аңа вакыт, аеруча нык тәрбия һәм дәвалау кирәк булачак. Кәримә үзен гарип бала карап утыруын күз алдына китерде. Кайнанасы аның күзен дә ачтырмас, ире дә игезәк бала булганга шикләнеп карар, еш кына кайтып тавыш чыгарганда кая качар ул ике бала белән? Берсе йөри дә алмаса? Өйдәге дүрт сыерны кем савар да, колхоз эшенә кем чыгар? Үзе эшкә чыкканда ул балаларны кемгә калдырыр? Табиб нидер сөйли, аңлата, ә Кәримәнең башында мең төрле уйлар өермәсе...
Өч көннән соң ике баланы да әниләренә имезергә керттеләр. Беренче булып туганы чынлап та бераз аерылып тора. Зур итеп күзләрен ачып, әнисенең күкрәген эзли, чапылдатып сөт имә. Ә икенче улы бераз хәлсезрәк, имчәкне иреннәренә үк тидереп караса да, әнисенең күкрәгеннән сөтен имә алмады. Кәримә алай азапланды, болай азапланды. Беренче туган баласын туйганчы имезде дә, икенчесен ач килеш шәфкать туташына кире тоттырды.
– Бусын миңа башка кертмәгез! Кирәкми, алып кайтмыйм, монда калдырам, – диде дә арты белән борылып басты. – Үзе авыру, безнең нәселдә игезәкләр юк, ирем дә ышанмас, тәрбия бирә алмыйм мин аңа.
– Кәримә ханым, сез базарда әйбер сайламыйсыз ич, үзегез дөньяга китергән балалар, – диде өлкәнәеп барган шәфкать туташы. – Ничек инде, берсен аласыз, икенчесен калдырасыз? Аңламыйм. Табиб белән сөйләштегезме соң? Башыма сыймый. Игезәкләрне аерырга ярамый, алар бер- берсенә бәйләнгән була. Аннан ничек яшәрсез?
– Миңа бер бала җитә! Авыру бала кирәкми! Анысыннан баш тартам, мине алырга килүчеләргә бу хакта әйтмәсәгез яхшырак булыр.
...Кәримә игезәкләрнең берсен калдырам дигән гариза язды. Карары нык иде. Бала кочаклаган хатынын Илгизәр үзе килеп алды. Бәби тәпие юганы сизелеп тора, шулай да ат дилбегәсе тотар дәрәҗәдә иде.
– Шул корсагыңнан бер генә бала чыктымы, – дип Кәримәгә төрттереп алды кайнанасы ишектән керә-керешкә.
Бала тудыру йортыннан кайткан бала ике-өч көн тыныч булды. Аңа Айгиз диеп исем куштылар. Аннан соң Кәримә генә түгел, өйдәгеләр дә йокы күрми башлады. Бала көнне дә, төнне дә аермый елый иде. Тамагы да тук, авырткан җире дә юк. Авыл фельдшеры да берничә тапкыр килеп карады, бала сау-сәламәт диюдән узмады. Кәримә улын кулына алган саен бала тудыру йортында калган баласын исенә төшерде. Йөрәгенә кан булып урнашып сызлап торган бер ярага әверелде. Айгиз дә елаудан туктамады. Башта бала янында бөтерелеп йөргән кайнанасы да балага хәтта исеме белән дәшми башлады, “елак”, “черек алма”, “юньсез нәрсә” кебек сүзләр белән генә дәште.
– Юньле бала бу кадәр еламый, чыгарып ыргытырга үзен. Күршеләргә кереп булса да колакны ял иттереп чыгам, – дип, ишекне шап итеп ябып чыгып китте кайнанасы.
Бәби күрергә дип Кәримәнең үз әнисе дә килде. Бала елауга, кызының борчылып, суырылып калганына, күңеле тыныч булмавына игътибар итте ул.
– Баланы өшкертеп карарга кирәк. Хәтереңдә булса, безнең күрше авылда Галимә әби өшкерә бит. Аның күрәзәлек итү сәләте дә бар дип сөйлиләр. Кызым, әллә шунда барып карыйбызмы әллә, – дип борчулы күзләрен кызына текәде. Кызы ризалашты.
– Кызым, синең кулда ике бала, күрәм бит мин. Бала ике булган. Игезәк, – дип сөйләнә-сөйләнә Галимә карчык кер-керешкә баланы кулларына алды. Тамырлары кабарып чыккан, шул ук вакытта бик йомшак кебек күренгән карт куллары белән баланың маңгаеннан сыпырды. – Әйе, балаларың бер-берсенә кендектән бәйләнгән. Икесе бергә булырга тиешләр. Кая икенчесе? Ник алып килмәдегез? Анысы ныграк та елый бит.
Кәримә буылып-буылып үзе еларга тотынды. Чынлап та, үзенең ике ир бала табуын, берсен бала тудыру йортында калдырып чыкканлыгын әйтте.
– Бала авырлык белән туган, савыгырга тиеш. Бу балаң шуңа елый. Игезәкләрне аерып алырга, аерып калдырырга ярамый. Алар бер карында үскән, балигъ яшенә җиткәнче аларның кендекләре “бәйләнгән” була. Мөмкинлегең булса, алып кайт кызым икенче балаңны да. Бик хаталангансың, – дип үгетләп әйтте Галимә карчык. – Мин исән чагында ул баланы да алып кил. Табигать суында коендырырга кирәк, үләннәремне әзерләп куярмын. Ә бу балага игезәге җитми. Тегесен алып кайтмый торып, бусы елаудан туктамас, чиргә уралып куюы да бар.
Кызының кайнанасы йортында авырлык белән яшәвен анасы тоя иде, тик Кәримә үзе зарланмагач, бик төпченгәне булмады.
– Әни, ә Илгизәргә ни диим? Ул бит ышанмаячак. Нәселдә игезәкләр юк, калдырып кайтуымны ничек аңлатыйм, – дип такмаклап юл буе елап кайтты Кәримә. Ни хикмәт, ул елый, ә баласы тыныч иде.
– Кем әйтте игезәкләр юк дип, мин игезәк сыңары булганмын, тик игезәгем тугач та үлгән. Мин моны берегезгә дә сөйләгәнем генә юк иде, – дип аптыратты Кәримәне әнисе.
Өйгә кайтып кергәндә кайнанасы әле һаман биләмнән кайтмаган иде. Кәримә әнисен бала белән калдырды да, урам аша гына яшәүче ике туган абыйлары Фәнилләргә йөгерде. Ул йөк машинасында эшли. Әле өйдә булырга тиеш. Кабаланып кергән Кәримәнең ни сөйләгәнен бик аңлап бетермәсә дә, Фәнил район үзәгенә барырга ризалык белдерде. Юлда барганда аңлатып сөйләп биргәч, Фәнилнең йөзе үзгәреп, туганына куркып карап куйды: “Кылгансың икән хәлләр...”. Ярый әле сүз озайтып, ачуланып башка сүзләр әйтмәде. Кәримәнең тулган һәм сызлаган күңеле елга булып агарга әзер иде.
Кәримә атылып-бәрелеп бала табу йортының коридорына үтте. Тик аны шуннан ары үткәрмәделәр.
– Табиб та, шәфкать туташлары да бәби таптыра. Әле вакытлары юк. Нәрсә, исеңә төштеме, – дип шелтәле сүзләр белән каршылады аны танып алган идән юучы Настя апа. – Белмим инде, кире бирерләрме үзеңә? Син бит аннан баш тартып гариза яздың. Кире алуы җиңел булыр дисеңме әллә? Балаң бик елый. Дежур булган көннәремдә шуны кызганып, йөрәкләрем әрни. Бер атна да булмыйча, анаңнан кал әле. Менә мин шундый карт булсам да, миңа да әни кирәк! Исән булсын иде әле, “кызым” дип әйткән сүзне ишетү дә ни тора баит! Ә син имезми дә калдырып киттең, юньсез!
Сүксеннәр аны, күпме кирәк шул кадәр пычрак сүзләр яудырсыннар. Кәримә түзәр, тик баласын гына кире бирсеннәр үзенә. Чынлап та, әни кирәк. Кәримәнең үзенә дә әни кирәк бит әле. Ул да кайнана йортына килгәч күп тапкырлар әнисен юксынып елады. Ә үзе... үзе бала тудыру йортында яңа туган сабыен калдырып китте. Кәримә үзен- үзе белештермәс дәрәҗәгә җитте. Күкрәкләрен авырттырып сөт төшә башлады.
– Беләсеңме, бала тудыру йортында калган балаларны тиз генә балалар йортына озатмыйлар. Син ташлап калдырган малайга да башка аналарның сөтен бирделәр, ул инде ныгыды, сөтне, шешәдән булса да, үзе имә белә. Вакытым булганда кереп кулыма да алгалыйм мин аны. Елый инде, елый сабый, нишләсен, туу белән әнисе калдырып киткәч. Кайчак укол кадап тынычландыралар үзен.
Бу сүзләр Кәримәнең йөрәгенә мең төрле шырпы булып кадала. Чынлап та, баласын бирерләрме? Иренә ни дияр? Кулына сабыен ала алса, тергезер ул аны, беркайчан да игезәкләрне аермас, сагынды ул сабыен, кылган гамәленә акылдан шашар дәрәҗәгә җитеп мең тапкырлар үкенде.
Кәримәнең бәхетенә улын балалар йортына озатмаганнар. Күпне күргән табиб, хатынның кире киләчәген аңлаган булса кирәк. Баланы кулга алу вакыты тиз булмады. Кабаттан берничә гариза язарга, аңлатырга, документлар тутырырга туры килде. Кәримә инде күпме кирәк, шулай көтәргә әзер иде. Күлмәге аша сыгылып чыккан күкрәк сөте буйдан буйга агып төшә торды.
– Настя, шәфкать туташына әйтегез, баланы алып килсеннәр әнисенә. Имезә торсын, – диеп әйткән сүзләреннән Кәримәнең эченә бераз җылы йөгерде. – Өлгердегез, рәхмәт сезгә. Баладан да кадерлерәк җан иясе юк ич, ярый әле акылга килдегез, – дип табиб та җиңел сулады. – Балага савыктыру массажлары ясарга кирәк булачак, табиблар әйткәнне тыңласагыз, ул игезәгеннән бер җире белән дә аерылып тормас.
Кәримәнең туганы Фәнил белән тагын бер бала тотып кайтып керүенә барысы да гаҗәпләнде.
– Өлгердек, әни, өлгердек! Улымны алып кайтырга соңармадым, – дип, әнисенең күкрәгенә капланып Кәримә елап җибәрде.
– Уйлаган идем аны, бала икедер дип, шундый зур корсакта бер генә бала ятмас, – дип сөйләнде кайнана. – Ярый ла мин ышанам, Илгизәргә ни диеп аңлатырсың?
– Кодагый, анысы ир белән хатынның үз эшләре. Кысылмыйк, – дип, әнисе җайлап кына алып килгән күчтәнәчләрен өстәлгә тезеп куйды. Ике кодагый сүзсез генә чәйли башлады. – Кәримәгә авырлык китерсәгез, алып кайтып китәм. Сездән куркып, баланы авыру дип калдырып кайткан ул. Кияү дә салгалый икән...
Кодагыеның әйткән сүзләреннән бераз куркыбрак та калды кайнана кеше. Чынлап та, киленен алып кайтып китсә, Илгизәре бөтенләй эчүгә сабышыр. Килене дә начар түгел, эш рәтен белә ул.
– Юк, кодагый, бер кая да җибәрмим. Яшәсеннәр генә, бәладән баш аяк.
Ни гаҗәп, кодагыйлар чәйләгән арада балалар елаган тавыш ишетелмәде. Бераз куркыбрак кына ишекне тартып ике әни бүлмә эченә күз салды. Малайлар мыш-мыш килеп, ярышып-ярышып әниләренең күкрәген суыралар. Кодагыйлар бер-берсенә карап яшьләрен сөртеп алдылар.
...Илгизәр эштән кайтуга аны игезәк балаларын - Айгиз белән Айгизәрен кочаклап Кәримәсе көтеп тора иде.
Индира Сәйфуллина
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар
4
1
Бэхетле булсыннар
0
0