Чибәр хатын-кыз бәхетсез була диләр. Бәхетне дә, чибәрлекне дә өеп биргән иде Аллаһы Тәгалә Алмазиягә. Озын куе коңгырт чәчләр, янып торган кара күзләр, тал чыбыгы төсле зифа буй дисеңме – барысы да мулдан Алмазиядә. Теләсә-кемне үзенә каратырлык чаялык, төртмә теллеләрне аяктан егарлык усаллык, үз-үзен тотышында ниндидер затлылык та җитәрлек анда.
Ире Руслан белән студент вакытта танышты алар. Гадәттә, калага якын-тирә районнар шимбә көнне университетта паралар тәмамлануын минутларны санап көтүчән була. Зур-зур сумкаларын кайтыр өчен әзерләп килеп, парта араларына яшергән студентлар, параларны этеп-төртеп диярлек үткәрүгә, вокзалга чаба. Электричка сәгать саен диярлек йөреп торса да, алдарак килгәненә эләгеп каласы килә шул.
Бер шимбәдә соңгы параны “тозлады” Алмазия. Кайтып китәсен иптәш кызына гына әйтте дә электричкага йөгерде. Шушы “тозланган” пара аның язмышын хәл итте дә куйды. Электричкада ул булачак ире Русланны очратты.
Алмазиянең университетта ахыргы елы иде инде. Ул белгечлек алып калага эшкә урнашты. Русланның укуын тәмамлавын гына көтеп, гаилә корды яшьләр, күркәм итеп яшәп киттеләр. Башта шәһәрнең үзәгендә бер тулай торак бүлмәсен яллап тордылар. Тора-бара зур фатир алып, яхшы ремонт ясап чыктылар. Икесе дә яхшы машинада җилдерә. Кыскасы – гадәти шәһәр тормышы белән яши алар.
Русланы да акыллы, тырыш, эшчән булды, кеше ирләре шикелле эштән соң чылатып алуны гадәт итмәде, бәйрәмнәрдә салыштырса да, үз-үзен ямьсезләп йөри торган зат түгел ул. Руслан хатынын элмәгән җиргә дә утыртмый. Бик матур булып бер-бер артлы балалары үсеп килә.
Әмма, парлы гомерен башлап җибәрүгә үк, Алмазиянең эченә ниндидер курку катыш шик, ярым көнләшү, ярым зәһәрлек кебек бер нәрсә кереп оялады. Башта аның чаткылары гына күренеп-күренеп китсә, соңга таба үзен-үзе ашый-ашый корт зурайды, хатын эчендә ныклап утырган бер кара көчкә әйләнде. Ире Русланның үзеннән өч яшькә кечерәк булуы тынгы бирмәде Алмазиягә. Дөрес, яшь вакытта әле яшь аермасы артык сизелми. Ә хатын-кыз ул ир-атка караганда вакыт көченә тизрәк бирешүчән.
...Тулай торакта яшиләр иде әле ул вакытта. Күрше бүлмәгә бер студент кыз күченеп килде. Шул көннән теге чаткылар яшен уты кебек чатнап-чатнап ала башлады. Чибәрлеге күзгә ташланып тормаса да, ниндидер ягымлылыгы, мөлаемлыгы, үзенә тартып тора торган бер сөйкемле сөяге бар иде кызның. Аралашучан, бик ачык булуы да шуңа йогынты ясагандыр. Ирен шул кыздан көнләде Алмазия, гәрчә ире моңа бернинди сәбәп бирмәде кебек.
Уртак аш бүлмәсендә шул кыз белән сөйләшеп китте Алмазия бер юлы. “Шулай гына мени?” диде теге җилбәзәк, Алмазиянең яшен белгәннән соң. Һәр төртмә сорауга җавапсыз калмаган хатын бу юлы сүз таба алмады...
Шушы хәлдән соң Алмазия үзеннән яшьрәк булган һәр хатын-кызны көндәш күрде. Ә икенче көнне косметологка процедурага язылды.
Ире Русланның бала вакыттан ук дуслашып йөргән аерылгысыз өч дусты бар. (Аларның барысының да хатыннары үзләреннән яшьрәк.) Шуларның кайсыныңдыр иренә, Алмазияне күз уңында тотып, “карчыгың ни дияр”, дигәнен ишеткәч, бөтенләй кара көйде Алмазия һәм шуннан ары әлеге дусларны гаиләсенә якын китермәде. Кем әйтмешли, һәркемнең башында үз тараканнары.
Дөнья белән курку хисе идарә итә, туктап торганны этеп җибәрә, хәрәкәткә этәрә. Хатын-кыз дөньясында бигрәк тә. Алмазияне исә ирен югалтудан, ялгыз калудан курку хисе йөртте: тора-бара матурлык салоннарының даими клиентына әйләнде. Үз-үзенә игътибар иткән, үзен караган хатын үз яшеннән шактый яшьрәк күренә иде.
Тормыш кызык та, кызганыч та. Яшь кызларны күралмый йөргән бер көндә Алмазия ирен үзеннән шактый өлкән, юан гына бер хатын белән тотты...
Ландыш Тимерова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар