«Бусы ирем белән уртак балабыз түгел, шуңа чит итәләр инде аны, – диде әни кеше. – Әтиләре безне ташлап чыгып киткәндә исәя башлаганнар иде шул».
Паркта өч кызы белән йөрүче ханым аптыраулы карашымны тотып алмый калмагандыр, билгеле. Шуңа да беренче булып үзе сүз башлагандыр.
Аптырамас җиреңнән аптырарлык шул. Апалар, гадәттә, сеңелләрен яраталар, аларны яклыйлар бит инде. Ә болар кечкенә кызны этеп, куып җибәрергә генә торалар. Ә сабый исә моны аңларга теләми, үпкәләп, елап җибәрә. Бер-берләреннән аерып алып булмый торган сердәшләр – ике кыз бер буйдарак. Өченчеләренең кечкенәрәк яшьтә булуы күренеп тора. «Каргышның уртак булганлыгын белмәгәнмендерме, ачу ташыган чакта белеп тә онытылганмы инде, аңламассың.
Ирем: «Мин аннан башка яши алмыйм», – дип, безне ташлап, сөяркәсе янына чыгып киткәч, аралары бер генә яшь булган ике бала белән берьялгызым утырып калдым. Нишләргә белми бәргәләнеп еладым да еладым гына инде ул көннәрдә. Моңа чаклы кызлары өчен үлеп торган иремнең балаларын сагынып кире кайтачагына ышанычым зур иде, ялгышын аңлауга йөгереп килеп җитәр дип көттем. Әтиләрен бик ярата иде бит алар.
Балаларның: «Әти кая китте, кайчан кайта?» – дигән сорауларына нәрсә дип җавап бирергә белмичә, һаман ишектә таныш шаку тавышын ишетергә өметләндем. Көннәрдән бер көнне безне «кызганучы»ларның берсе иремнең сөяркәсе авырлы икәнлеген ирештерде. Имеш, малай булмасмы дип көтәләр, ди. Марат тегене сыйпап кына тора, бернәрсә эшләтми, чәенә кадәр үзе ясап эчертә икән. Бу сүзләрне ишетү минем өчен әҗәлгә тиң булганын аңламыйча, рәхәтләнеп сөйләде аларның хәлләрен миңа «иремне сүгешергә» килгән танышым. Шул чагында тыелып кала алмадым шул, «бала тапканда үлсә генә ярар иде» дигән каргыш сүзләре телемнән өзелеп кенә төште», – ди Фаягөл.
Яшьтән үк кан басымыннан интегә Мәдинә. Табиблар бала табарга ярамаганлыгы турында тукып торганлыктан, кияүгә чыгарга да уйламый. Бер көйгә аккан тормыш агымына аның яшьлек еллары да иярә. Әмма... Әллә язмыш, әллә ялгыш аны Марат белән очраштыра. Бу исә нәкъ Фаягөлнең бер-бер артлы ике бала табып, бала, өй мәшәкатьләренә күмелгән, иренә игътибар-назны тиешенчә бирә алмаган чагына туры килә.
Башын югалта ир. Мәдинәне инде әйтәсе дә юк. Ике баласы барын белеп торса да, Маратны куып җибәрү турында уйлап та карамый кыз. Ник, аңа да бәхетне татып карарга ярый торгандыр ич. Күңеленнән шикләнсә дә, табибларга каршы барып, балага уза. Бер малай табып бирсәм, минем яннан мәңге китми инде ул дигән татлы хыял хәлләре мөшкел чакларда да көч бирә Мәдинәгә. Әмма аңа баласын кулына алып сөю насыйп булмый. Бала тапканда үлеп китә яшь хатын.
Табиблар бары тик сабыйның гына гомерен саклап калуга ирешә. «Гомере шулай кыска булгандырмы, минем күз яшьләрем төшкәндерме – белмим. Әмма биләүгә төрелгән сабыен күтәреп, башын иеп ишек төбендә басып торган Маратны кире борып чыгарыр көч таба алмадым инде. Иремне кичереп, сабыйны кабул иттем. Минем балаларымның да аталары бит әле ул. Мәдинәнең үлемен дә үзем теләдем, үзем каргадым. Каргышым гына уртак булды. Аның баласын миңа үстерергә язган икән менә. Сабыйның бер гаебе дә юк, билгеле. Ул миңа үземнең кызым кебек. Апалары да, үсә төшкәч, барысын да аңларлар әле. Кан туганнары, үз сеңелләре ләбаса ул аларның. Кечкенә балага игътибар артыграк була бит инде барыбер. Шунлыктан Алсуны алардан әтиләрен тартып алучы итебрәк кабул итәләр әле алар, – ди Фаягөл. – Марат хәзер аеруча кайгыртучанга әйләнде. Бер болганмый су тонмый, диләр. Ясалган хаталардан сабак алып, алга таба аңлашып яшәргә язсын иде инде».
Илсөя ЗӘЙНУЛЛИНА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар