Шифаханәдә ял иткәндә, процедуралар тәмамлангач, икенче каттагы аулак почмакта җыелышып утырып, төрле темаларга гәп куертырга гадәтләнгәнбез. Бу юлы дуслыкның асылы хакында сөйләшеп кенә калмадык, хәтта ут чыгарып бәхәсләштек тә әле.
– Дусларның төрлесе була икән, кызлар. Хәтта кан дошманыңнан да хәтәррәген куенымда җылытканмын, – дип уфтанды Әлмәттән килгән Зөһрә апа.
“Нишләп шулай диясең, аңлатыбрак сөйлә инде! Дус белән дошманны нишләп янәшә куясың? Дустың нинди этлек эшләде?” – дип кызыксындык.
– Бу хәл моннан утыз өч ел элек булды. Наилә белән буровойда таныштык. Икебез дә оператор булып, карамай скважиналарына хезмәт күрсәтә идек. Ул, яңарак кына исерек иреннән аерылып, кала янәшәсендәге бер кечкенә авылдан килеп эшкә урнашкан иде. Уңайлылыклары булмаган салкын баракның кысан гына бүлмәсендә биш яшьлек улы белән көн итә, очын-очка ялгап азаплана. Өс-башы ташка үлчим, ашау ягы да такы-токы гына.Таянырлык туган-тумачасы, акчалата ярдәм итәрлек якын кешесе юк иде аның. Кызгандым, үз туганым кебек кабул иттем мин аны.
Эшебезнең асылына төшендердем. Ял көннәрендә мунча ягып, тәм-том пешергәч, улы белән икесен чакырып кунак итеп, юындырып җибәрә идем. Үз йортыбыз белән көн иткәнгә күрә, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез, тавык-чебеш тотабыз. Табыннар һәрчак мулдан, акчага да интекмибез. Хезмәттәшемнең безгә еш килеп йөрүен әүвәлеге мәлдә ирем Хәләф өнәмәгән кебек тоела иде, соңрак ул да ияләште. Дус хатыным килгән төшкә йөгерә-йөгерә мунча яга, гомер булмаганны миңа табын әзерләшә, кибеттән тәм-том алып кайта. Наилә килешкә кырынып, юынып, матур итеп киенеп куя. Чөкердәшеп чәй эчәбез, озаклап серләшеп-сөйләшеп утырабыз. Кышкы салкын кичләрдә, көзге пычракларда бездә кунып та калгалыйлар. Беркөнне Наилә мунчага кереп китте, Азаты минем аяк астында чуала. Хәләф абыегыз тавык кетәклеге ишеген чыпта белән тышларга дип ихатага чыгып китте.
Өчпочмакларым пешеп чыкты, самаварым кайнады. Бер сәгать үтте, икенчесе – Наилә мунчадан кайтмады. Һай, Аллам, берни түгел, ис тиеп егылгандыр. Ишекне эчтән бикләмәгән генә булса ярар иде дип, пошаманга төштем. Абзарга кереп, Хәләфкә эндәшәм – җавап бирми. Эшен төгәлләп, күршеләргә кереп киттеме икән ни? Мунча ишеген тартам –бикле. Бетте баш! Инде нишләргә? Наиләм аңын югалтып егылгандыр, үлә күрмәсен, – дип котым очты. Аптырап ишеккә сөялеп торам. Гараждан лом алып чыгып, ишекне каерыргамы икән? – дим. Шул мәлдә эчке якта көлешкән тавышлар ишетелмәсенме! Хәләфем Наиләгә: “Әйдә бергә булыйк җан кисәгем! Самотлорга йә Уренгойга китеп урнашыйк. Улыңны бергәләп үстерербез. Карт хатынның түшәге җылы түгел инде аның. Синең белән ут чыгарып яратыша башлагач, егерме яшькә яшәрдем бугай, билләһи! Минем бәхеткә тугансыңдыр, алтын алмам, – дип юхалана. Теге кәнтәе чырык-чырык көлә, иремә назлы сүзләр әйтә. Шул мәлдә ачуымнан бүре кебек улардай булдым.
Әллә мунчаның ишеген терәтеп куеп, керосин сибеп ут төртим микән? Әллә фәхешчеләрнең өсләренә бәреп кереп, лом белән башларын ярыйммы? – дип уйладым. Дулкынлануымнан кинәт кан басымым төшкән ахрысы, мунча ишеге төбендә аңымны югалтып егылганмын. Теге кәнтәйләр мунчадан чыкканчы күлмәкчән килеш кар өстендә ятканмын. Бик нык салкын тидердем шулчакта, ай буе бүлнистән башым чыкмады. Мин өйдә юкта оятын җуйган Наилә хәтта безгә килеп торган. Тәмле ризыклар пешереп, иремне сыйлаган. Ирем хәл белергә килгәндә, кайнар пәрәмәчләрне ашханә буфетыннан алдым дип ялганлаган. Аларны Наилә пешергән булган.
– Зөһрә апа, теге имансызларны нишләттең? Җәзасыз калдырмагансыңдыр бит инде? – диештек.
– Ходай Тәгалә бирде җәзасын. Наилә авариягә эләгеп гарипләнеп калды. Азгын Хәләфнең дә кикриге шиңде, простата рагы белән интегә. Азат үсеп буйга җитте, техникум тәмамлады. Эшли. Өйләнде. Бәйрәмнәрдә безгә күчтәнәчләр кертеп чыга.
– Яши торгач, бернәрсәгә инандым, – диде Киров өлкәсеннән килгән Мөнәвәрә апа. – Аллаһы Тәгалә безне һәрдаим сынап тора. Әле чиргә сабыштыра, әле байлыкны тартып ала, кайвакытта дус дигәнең дошманнан начаррак булып чыга. Мондый сынауларны исән-имин чыкканда тиешле сабак алуыбыз, нәтиҗә ясый белүебез мөһим бит. Һәр кыенлыкны ерып чыккан саен, тормыш итәргә кирәкле тәҗрибәбез арта. Рухи яктан байыйбыз. Бу кыйссада да гыйбрәт бар. Намуссызлар җәзасын алмыйча калмаган. Ә сез яхшы кешене яманыннан аерырга, теләсә кемне үзегезгә ияләштермәскә өйрәнгәнсездер.
...Чын дуслык мөнәсәбәтләре ихласлыкка корылган булырга тиеш, дип саныйм мин. Бер-береңне тыңлап, аңлап, ярдәмләшеп, хөрмәтләп яшәүләргә ни җитә?! Тормыш яме – серең сыярлык чын дуслар, яхшы кешеләр белән аралашып яшәүдәдер. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://freepik.com
Комментарийлар