16+

Югалту ачысы белән килештек дисәләр дә, өмет яши әле

Марсель җәсәде кайткан! Бу җанөшеткеч хәбәр Балтач районы Түбән Кенә авылының һәр йортын йөреп чыгып, кара кайгыга батырды.

Югалту ачысы белән килештек дисәләр дә, өмет яши әле

Марсель җәсәде кайткан! Бу җанөшеткеч хәбәр Балтач районы Түбән Кенә авылының һәр йортын йөреп чыгып, кара кайгыга батырды.

Минһаҗевлар гаиләсе ничек кенә авыр булмасын, түзә. 10 ай көтелгән бит бу хәбәр. 

«Мин сине багам, бер кешегә дә бирмим»

Арча районының Хәсәншәех авылы кызы Рәсилә һәм дә Балтач районы Түбән Кенә авылы егете Рәфис Минһаҗев авыл клубында танышалар. Тиздән язылышалар да. 

– Өйләнешкәндә миңа 19 яшь кенә иде, – дип сүзен хатирәләрдән башлады Рәсилә апа. – Кечкенәдән әнисез үстек. Авырлыклар белән яшәдек. Аллаһы Тәгалә гел сынап кына тора, диярсең. Балачагымда рәхәт күрмәдем, тормышны күтәрүе дә авырлардан булды. Бер-бер артлы балалар туды — беренчесе Марат, аннан соң Марсель һәм Рәмис. Ирем белән без колхозда эшләдек. Улларыбыз кечедән кул арасына кереп, эшнең тәмен белеп үстеләр. Йортта мин бердәнбер хатын-кыз,колхоз эшеннән дә алҗып кайтасың. Ихата тулы мал-туар. Төрле вакытлар булды. Малайлар безгә авырлык килмәсен өчен, хатын-кыз эшеннән тайчанмыйча, идәнен дә, савыт-сабасын да, керен дә юды. Ашарга да пешерде. Бу яктан уңдым. Ирем белән бөтен кыенлыкны бергә күтәреп, аңлашып яшәдек. 
Яшәүләренә 42 ел булганда Рәсилә апаның ире Рәфис яман чирдән китеп бара. Шул вакытта да уртанчылары Марсель карашкан аны. 

– Олыбыз Марат гаиләле, Арчада яши. Кечесенең дә үз тормышы. Ә Марсель гел безнең яныбызда булды. «Картаймыш көнеңдә әни, мин сине багам, бер кешегә дә бирмим», дия иде. Энесе белән бөтен каралты-кураны төзекләндерде. Һәркемгә ярдәмләшеп, йорт-җирләрне карап торды. Кулыннан бөтен эш килә иде. Иптәшләренә дә гел булышты. Бөтен кеше яратты аны, – ди Рәсилә апа. 
 
“Мин пешергән өчпочмакларны сагынды» 

Марсель Түбән Кенә авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиядә хезмәт итә. Аннан соң Казанда Кремль батальонына эшкә керә. 
– 2022 елның 23 октябрендә улыма повестка биргәннәр. Ул вакытта шәхси оешмада металл пресслаучы булып эшли иде. Эшеннән бронь биргәннәр. Әмма моңа карамастан, хәрби комиссариат башка фәрман чыгарган. Бер ай ЭКСПОда өйрәнүләрдә булды. Теге якка китәр алдыннан, күрше Зөһрә апаларга кергән: «Безне бик каты әзерлиләр. Баргач ук "алгы сызыкка" кертерләр, мөгаен», – дигән. Дусларына да: «Мин кайтмасам энекәшемә булышыгыз», – дип әйтеп калдырган. Кешелекле иде ул. Әтисенә охшаган. Авылны яратты. Авылда өй салам, дип хыялланды. Тегендә иң кайнар ноктага кереп чыккач, кайчак: “Әни, түзәм, бары синең өчен генә. Юкса, башка түзәр чамам калмады», дияр иде. Мин пешергән өчпочмакларны сагынып искә алды. «Синең тәмле ашыңны ашар өчен генә дә әллә ниләр бирер идем», дип шалтыратыр иде. 

Соңгы тапкыр туган өендә Марсель 2022 елның 27 декабрендә була. Кичке дүрттә кайта да, йорт эшләренә керешә. Әнисенә: "Сине күрер өчен генә кайттым, әнкәй", ди. Ә икенче көнне юлга кузгала. 

Балтачның батыр йөрәкле егете Донецк юнәлешендә алгы сызыкта пулеметчы була. Өсләреннән дроннар, камикадзелар, "баба-яга" дип аталган квадрокоптер гел очып тора. Әнисе, абый-энесе, дуслары белән телефон аша аралашканда да бернәрсәдән зарланмый, уфтанмый Түбән Кенә егете. 

– «Без исән, барысы да әйбәт, үзеңне сакла, әнкәй», дигән хәбәрне алуга күңелемә тынычлык иңә. Иртән уянып күземне ачуга, телефонымны кулыма алам да, улымнан хәбәр булса куанам, булмаса көенәм, догалар кылам. 2023 елның 22 июненнән соң Марсельдән хәбәр килү туктады. Шул дәвердән бирле барчабыз да төштә генә сыман яшәдек. Күрәзәчеләргә дә барып карадык. Өмет бар, диделәр. Олы улым Марат исә төрле инстанцияләргә чыгып Марсельне эзләүгә бирде, – ди хәрбинең әнисе. 

Ун ай билгесезлектә яши Минһаҗевлар. Хәлиткеч шалтырату апрель азагында була. Ниһаять, Марсельнең җәсәден Заботино дип аталган бистә җиреннән табып, чыгара алганнар. Ә 2 май көнне хәрбинең гәүдәсен туган авылы Түбән Кенәгә алып кайтып җирләгәннәр. 

– Бергә хезмәт иткән иптәшләре хәлемне белеп шалтырап тора, “Шул егет мине коткарды”, дип шалтыратты Актаныш егете. Әле Саба егете гел хәбәрләшеп тора. “Утка да суга да керә, иптәшләре өчен җанын бирергә әзер иде”, диделәр улым турында әлеге егетләр. Догаларымны укып сорыйм, төшкә керми шул, – ди әни кеше күз яшьләренә күмелеп. 
 
"Минга" кушаматын алган
– Чын патриот иде ул, ә патриотларның аның күп очракта кылган гамәлләре нәкъ тә менә туган җиреңне, якыннарыңны, дусларыңны артык яратуга корылган була, – ди аның дусты Айрат Ибраһимов. – Марсель ил алдындагы  хезмәтен дәвам итәргә атлыгып торды. Яшь аермабыз биш яшь безнең. Ачык күңелле, аралашучан булды, эштән курыкмады, планлаштырылган бар хыялларын чынга ашырды. Казандагы бер шәхси оешмасында пресслаучы булып эшләде. Янына ЭКСПОга да бардык, бер зарлану сүзе ишетмәдек аннан. Кайбер уңайсыз якларны әйтеп ала иде кайчак анысы. Водяное юнәлешендә пулеметчы булды ул. 
Түбән Кенәдән бергә мобилизация буенча чакырылган Эльмир Галимов да Айрат сүзен раслады. 

– Марсель белән балачагыбыз да, яшьлегебез дә бергә узды. Бер чирәмдә тәгәрәп үстек. Хәтта мобилизация буенча да авылдан икебез генә чакырылды. Миңа повестка 22 октябрьдә килде, бер атнадан соң Марсель китте. ЭКСПОда бергә өйрәнүләр уздык. Махсус хәрби операция зонасына без беренчерәк киттек. Марсель ротасы белән соңрак. Алар ДНРга эләкте. Араларыбыз ерак булуга карамастан, гел аралашып тордык. Без анда кушаматлар белән аталып йөртеләбез. Марсель үзенә "Минга" кушаматын алган. Мингазов фамилиясеннән дип беләм. Ялга бер тапкыр да кайтмаган икән. - Бу урында Эльмир туктап калды, хәер, әңгәмә башланыр алдыннан ук, ул: "Күңел тулып еларга мөмкинмен", дип кисәтеп куйган иде. -  Чираттагы ялыма кайтыр өчен юлга чыктым. Ростовка җиткәч, шалтыратып Марсельнең җәсәде табылуын әйттеләр. Аны соңгы юлга озатуда да катнаштым. Бу сүзләр тиешле булмаса да, әйтим инде. Марсельнең гәүдәсе табылуына, аны туган авылында җирләнүенә шатландым. Яу кырында булгач, үзем күреп торам. Күпме егетләр хәбәрсез югала. Гәүдәләре табылмаганнарның туганнарына бик читен бит. Еллар буе билгесезлектә яшәүчеләр бар. Инде менә кире китеп барыш. Бик авыр, биредә гаиләм кала. 

Эльмир әйтүенчә, 9 май Җиңү бәйрәме тантанасына да чакырганнар. Әмма әле вакыты ул түгел, ди хәрби. Гаҗәп икән бу кеше язмышының серләре - үлем килеп җиткәндә генә берәү чыгып китә, ә берәү әнә... кайтып керә! 

"Үзегезне саклагыз”
– Алла бирсә махсус хәрби операция тәмамлангач, парадка да чыгарбыз, Җиңүне дә бәйрәм итәрбез әле, ә хәзер иртәрәк, дидем. Тиз арада җиңеп кайтырга язсын, - дип хушлашты ул минем белән. Ә аңа бары, күз яшьләремне тыеп: "Үзегезне саклагыз. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын", дип кенә әйтә алдым. 
Марат Минһаҗев энесе янына берничә тапкыр үзе дә барып кайткан. Егетләребезгә ярдәм илткән, андагы хәл-әхвәлне белешеп кайткан. 
– Энем югалган урын Водяное бистәсендә иде. Ул җирлек берара каршы якка күчкән. Шуңа һәлак булган егетләрнең җәсәден алып чыгу  мөмкин булмады.  Командиры һәлак булган, аның артыннан кереп киткән дә шуннан чыга алмаган, дигән мәгълүмат ирешелде безгә. Иптәшен калдырасы килмәгән, димәк. Менә шундыйрак иде ул. Ярдәм кирәк булса, бөтен көчен куя, әмма ярдәм итәчәк. Энемнең югалуы турында ишеткәч, эзләү эшләре башланды. Төрле инстанцияләргә чыктык. Апрель ахырында гәүдәсенең табылуы турында әйттеләр. Менә шунда күңелдәге соңгы өмет чаткылары да сүнде.

Шикләнерлек урын юк кебек
Марат авылдаш егете белән Ростовка кузгала. 
– Хәрби билеты, киемнәре аныкы. Иң беренче булып, аягындагы кроссовкага игьтибар иттем. Ул аны сатып алгач, миңа видеоэлемтә аша күрсәткән иде. Хатлары, шәхси әйберләре, телефоннары аныкы. Шикләнерлек урын юк кебек. Табутны ачарга кушылмады. Бу аңлашыла да, – ди Марат 
– Күршеләр без, бөтен яшьлек елларыбыз бергә үтте, – дип сөйләде яшьлек дусты Алмаз Сибгатуллин. –  Без – студент идек, ә алар урта мәктәптә өлкән сыйныфта укыды. Яшь араларыбыз шактый. Шуңа да карамастан дус-теләктәш булдык, ни булса да, шалтыратышып тордык. Ул армиядә Нальчикта хезмәт итте. ФСБның Чик сагы гаскәрләренә эләккән иде, әле армиядән язган хатлары да сакланган. Хәрби бурычын үтәп кайткач та, бер хәлне искә алды. "Хатлар көтәм, көтәм, әнидән дә, абыйдан да юк, иң беренче син – күршедән килеп төште хат", дигәне истә. Армиядән соң 2011 елга чаклы Казанда милициядә, Кремль батальонында эшләде. Эшен ярата иде. Әмма авыл кешесенең тору урыны белән проблемалар бар бит. Шуңа полициядән китеп, сөт комбинатына эшкә керде. Ахырга елларда "ММК-Втормет" (Магнитогорск металлургия комбинаты) оешмасына салкын металл пресслаучы эшенә күчте. Эштән курка торган түгел,  нинди генә йөкләмә булса да, башкарып чыкты. Марсельнең дуслары бик күп, олы белән дә, кече белән дә уртак тел табып аралаша иде. Авыр чакта кешегә терәк булып, шатлыклы мизгелдә куана белде. Аның һәлак булуын ишетү иң яманы булды. Әле дә аңга килә алмыйча йөрибез. Хатирәләр яңарган саен, күзләр яшьләнә. 

Югалту ачысы белән килештек дисәләр дә, Марсель Минһаҗев туганнары, дуслары күңелендәге ниндидер өмет яши әле. Бик-бик бәләкәй генә булса да ул...
Кызганыч, тик бу авыр хәсрәтне бары тик хәрби егет турындагы истәлекләр генә бераз баса алыр. Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы мәңгелек бит.
– Елларыбыз тыныч булсын. Беркемгә дә мондый ачы хәсрәт белән күзгә-күз очрашырга язмасын. Дөньяларыбыз тынычлансын да, егетләребез өйләренә исән-имин кайтсыннар иде, – дип теләкләр теләп хушлашты безнең белән Рәсилә апа Минһаҗева. “Фәрештәнең “амин” дигән чагына туры килсен!а туры килсен!

Язмага реакция белдерегез

3

0

17

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading