100 яшьтә дә шаянлыгын, җор теллелеген югалтмаган кешеләргә сокланып карыйсың.
Бүгенге көндә Әлки районы Түбән Әлки районында яшәүче Хазим Фәхретдинов дә шундый шаян да, зирәк тә.
Әти яу кырында ике тапкыр яралана
Республикада 100 яшькә кадәр яшәүче кешеләр бармак белән генә санарлыктыр. 100 яшь - бер гасыр дигән сүз бит ул! Шушы вакыт аралыгында ниләр генә булмаган?! Хазим абыйның да тормышы гадәти генә түгел. 1924 елда Мәрдегалләм һәм Фахитә гаиләсендә туган егеткә барлык тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә. Бөтен кыенлыкларны, тормыш сынауларын җиңел итеп үткәреп җибәрә алу озак яшәүнең бер сере дә булып торадыр.
Бүгенге көндә үзен карап торучыдан да уңган ул – туган авылы белән күрше булган Түбән Әлки авылында кызы Кәрибә тәрбиясендә яши. Кәрибә апа үзе дә: «Әтине шулай тәрбияли алганга сөенәбез», - ди.
Хазим абыйның күзләрендә яшәү очкыннары. Әле элек яшьләргә никах та укы йөрде. «Бик күптәнге инде мин», - ди Хазим әби үзе турында көлемсерәп. Шуңа да карамастан, үзен яхшы хис итә, хәтере дә яхшы, күзләре дә әйбәт күрә.
Хазим бабай туксан ике яшенә кадәр Югары Әлкидә гомер иткән. Түбәтәйле, бик сөйкемле бу бабайны авылда белмәгән кеше юктыр, мөгаен.
– Аңа тормыш арбасын бик иртә җигелеп тартырга туры килә. Колхозда атлар карый. 1942 елның август аенда армиягә алалар, – дип сөйли безгә Кәрибә апа. – Башта җиде ай Суслонгерда булган. Анда урман кискәннәр. Нарат агачы ташып йөреп, алар ябыгып беткән. Нәкь монда иң газаплы көннәре үткән. Тәүлеккә бирелгән бер бөтен ипине өч кешегә бүлешеп ашаганнар. Иртә белән – бер-безнекен, төш җиткәч – икенчебезнекен, кичкә – өченчебезнекен. Көчсезрәкләре, ни кызганыч, үлеп бетеп барган. Иң үзәккә үткәне бет иде, дип сөйли иде әти. Бетне тәннән учлап алып атканнар.
Ә яз башында Хазим абыйны сугышка җибәргәннәр – Украинага, Харьков янына.
– Анда әти пулеметчы булып хезмәт иткән. «Максим» пулеметын сөйрәп көненә ничә чакрым үткәнен инде хәзер хәтерләми дә. Әти яу кырында ике тапкыр яралана. Беренчесендә, кырда мина шартлап, иңбашы җәрәхәтләнә. Икенчесендә аяксыз кала, – ди Кәрибә апа.
1943 елның 15 августы була ул. Кырдан шуышып барганда аягы минага тиеп китә. Аннан соң госпитальгә озаталар. «Аягыңны кистек», – дип әйтәләр.
Бәхетсезлегенә каршы киселгән аягында гангрена башлана. Тугыз ай дәвамында әллә ничә тапкыр операция ясыйлар. Ахыр чиктә, аягын төбеннән үк кисәләр.
Җәлт кенә менәм дә утырам
Туган ягына кире әйләнеп кайту көннәргә генә түгел, айларга сузыла. Поезд да калмый, юл уңаендагы атларга да утырып кайта. Ачлы-туклы, бер аяксыз калган егет туган авылы Югары Әлкигә 1944 елның 4 апрелендә кайтып керә.
Фронттан кайткан яшь солдатны колхозга бригадир итеп билгелиләр. Авылның иң чибәр, алтын куллы егетләрнең берсе булган Хазимны колхозга да җитәкче урыннарга димлиләр.
– Бер генә аягым булуга карамастан, ат арбасына җәлт кенә менәм дә утырам. Ат белән җенләнүем кечедән башланды. Әле дә ат күрсәм бөтен дөньямны онытам. Басу-кырларны көненә әллә ничә тапкыр урап кайта идем. Бригадир булгач, һәр эшне контрольдә тотарга, эшчеләрне барларга, - дип сөйли Хазим абый үзе.
Инде егеткә олылар башлы-күзле булу турында да әйтә башлыйлар.
– Әсмабикәне мин бик кечкенәдән белә идем. Ул миннән өч яшькә кече. Әти белән Әсмабикәләр йортына башак сорарга бардык. Аның әти әнисе иртә үлде, – ди ветеран. – Ул аннары безнең күршегә – туганнары янына килде. Урамнан узган саен күзәтә идем үзен. Шулай эштән кайттым, күршеләр тыз-быз килә.“Әсмабикәне урлаганнар”, – диләр. Күрше урам егете икән. Тиз генә ат арбасына утырдым да киттем тегеләргә. «Тиз булыгыз, чыгарыгыз Әсмабикәне!» – дидем. Озак та тормады, елап беткән кыз килеп чыкты. Кычкырмасын дип, авызына чүпрәк тыгып куйган булганнар. Шул атнада ук никах укыттык. 1947 ел иде ул.
Әмма язмыш кануннары кырыс. Алар ундүрт ел гына бергә яшәп кала. 1961 елны, җиденче баласын тапканда Әсмабикә җан бирә. Берсеннән-берсе кечкенә алты бала белән ир тол кала.
– Иң олысына – унике, кечесенә ике яшь ярым иде, – ди Кәрибә апа. – Алга таба ничек яшәргә?..
«Сиңа өйләнергә кирәк», – дип киңәш бирә башлыйлар. Ир эндәшми. Шул авыр минутларында ул кулына гармун ала. Бер тапкыр да әлеге уен ко-ралында уйнап карамаган Хазим санаулы көннәр эчендә гармунда уйнарга өйрәнә…
Алга китеп булса да әйтим, Хазим абый безнең каршыбыздагы йортта яшәде. Аның гармунда уйнавын тыңлап үскән кыз мин.
Тагын дүрт бала бүләк итә
Хатынының ел ашына тол ир өйләнә. Якыннары димли аларны. Язмыш-тыр инде яшь хатынны Әсмабикәсе яшәгән нигездән ала.
– Мөслимә әнисе белән, хатыным үлгәч, балаларга күз колак булырга кереп йөрде. Мөслимәгә никах укытырга тәкъдим иткәч, каршы килмәде, – ди Хазим абый.
Бабайга икенче хатыны тагын дүрт бала бүләк итә. Авылда иң тату, матур гаилә булды алар. Мөслимә апа вафат инде. Хазим абыйның ун баласының да өчесе бакыйлыкка күчкән инде.
– Безнең әни 104 яшькә кадәр яшәде, – ди ветеран. – Алла боерса, әни яшенә җитәм әле. Кайчакта балаларга: «Миңа бер әби табыгыз, үземә генә күңелсез», – дип тә әйтәм. - Хазим абый үзе кеткелдәп көлеп тә җибәрә.
– Әти бик актив кеше бит. Аңа болай өйдә утыру күңелсез. Кыш көне урамга да чыгып йөри алмый. Җәен исә электр коляскасына утырып, кибеткә бара, урамнарны урап кайта. Каршысына берәрсе очраса, тиз генә җибәрми, сөйләштерә. Элек тә шулай иде: колхозда эшләүчеләрне үз янына җыеп, халыкны җырлатты, биетте. Кырыкка җиткәч, гармунда уйнарга өйрәнде бит. Әле хәзер дә ишегалдына чыгып чүп үләннәре җыеп йөри. Тик тора торган түгел.
Әниләре турында сүз чыккач, Кәрибә ападан Мөслимә апа турында сүз каттым.
– Әни барыбызны да тигез күрде. Мөслимә әниебез бер-бер артлы балалар алып кайтты. Без шуларны карап, бергә уйнап, бер оя булып үстек. Үз әниемне бик яхшы хәтерләмим, ул үлгәндә миңа дүрт яшь кенә булган. Мөслимә әни соңгы унбиш елда авырды, урын өстендә булды. Туганнарымның барысы да кайтып-китеп йөрде. Әлбәттә, авылда торгач миңа күбрәк эләкте үзен карау.
Җиде туган бүген дә аралашып яши. Хазим бабай Түбән Әлкидә яшәгәч, хәзер бирегә кайталар икән. Оныклар, оныкчыклар – барысы бергә җыелгач, үзе әйтмешли, өйләрендә «Сабантуй хәтле кеше була». Тик Кәрибә апа моны күпсенеп түгел, киресенчә, сөенеп әйтә:
– Балалар кайта, дип, әти кибеттән сумка-сумка әйбер алдыра. Аның гел бер сүзе бар: «Кызым, иң беренче тамак ягын кара. Паласны ашап булмый ул». Хәтерлим, без кечкенә вакытта әти яңа пешкән ипи алып кайта да, аны сындырып, барыбызга да таратып чыга. Үзе безгә карап: «Ашагыз, аша, тамагыгыз тук булсын», – дип сөенә. Алар бит ипигә дә туймаган буын. Шуның өчен ризыкка аерым мөнәсәбәт аңарда – олы хөрмәт.
Хазим ага биш вакыт намазын калдырмый, эштән туктагач, мәчеттә муллалык эшен дә алып барган. Әле дә җомга намазларын калдырмаска тырыша икән.
- Билгеле бер вакытта йокларга ята, билгеле бер вакытта тора. Озаклап йокларга яратмый. Әбәдне дә үз вакытында ашый. Ашау дигәннән, бер пешкән ризыкны икенче тапкыр ашарга яратмый. Гел хәрәкәттә. Әле дә ишегалларын себереп ала. Җәй буе бакчадан керми. Умарталар да тотты. Җәй буе печәнен үзе чабып әзерли иде. Хезмәтне бик яратты, авылның иң уңганы иде, - ди Кәрибә апа.
Комментарийлар