– Бу хатны мин улыма яздым. Ләкин ул хатлар барып җитә торган җирдә түгел инде хәзер. Исәннәр укысыннар да гыйбрәт алсыннар, - диде ятим ана, яшьле күзләрен сөртеп.
Һәрбер юлда – җан авазы, үкенеч, сагыш...
«Кичер, улым! Син бу кара язмышны үзең сайладың. Әниеңнең тынычлыгын, нәни кызчыгыңның елмаюын, хатыныңның бәхетен син шприцка тутырылган үлем суына алмаштың.
Кичер, улым! Гаеп миндә дә булгандыр шул. Хәзер озын, ялгыз төннәрдә уйланып ятам-ятам да, үткәннәр кинодагы шикелле бер-бер артлы күз алдымнан уза. Әтиең безне ташлап икенче гаиләгә киткәч, син ятимлекне сизмәсен, дип, кая куйсалар, шунда эшләдем. Кешедән начар киенмәсен, начар ашамасын дип тырыштым. Әтиеңне бик ярата идең шул. Ул ишекне ябып чыгып киткәндә, күңелеңнең бер нечкә кылы да өзелгәндер, күрәсең. Шул көннән соң син мине тыңламый башладың. Хөрмәтләүдән туктагансыңдыр инде. Күңелеңә ачкыч яратырга тырышып, музейларга да алып бардым үзеңне, сәяхәтләргә дә йөрттем. Ләкин җаныңда матурлыкка урын бик аз калган булган инде ул чакта. Аны нәфрәт тутырган булган. Әйләнә-тирәгә, бар дөньяга нәфрәт...
Кайчан бу «эшкә» тотындың син, улым?! Кайсы бәгырьсезе сине бу тозакка эләктерде? Мин бу сорауларга беркайчан да җавап таба алмам инде. Ул җаваплар синең белән бергә мәңгелеккә туфрак астына күмелделәр.
Син тугызынчы сыйныфта укыганда, миңа, эштән фатир бирәбез, диделәр. Аны алыр өчен көнне төнгә ялгап эшләдем. Ниһаять, ул озак көтелгән бәхетле көн килеп җитте. Бергәләп бәйрәм иттек, бәлеш пешереп, дусларыңны да сыйладым. Ә син, оялмыйча: «Әни, эх, шәраб тә булса...» - дип сорадың. Йөрәгем белән каршы булсам дә, иптәшләрең алдында дәрәҗәңне төшерәсем килмәде. Өстәлгә алтын башлы шешә менеп кунаклагач, бәйрәм тагын да ямьләнде. Чәркә тоткан кулларыңа, аннан күзләреңә карадым. Юк, оялу да, уңайсызлану да юк иде күзләреңдә. Әллә ничек куркыныч булып китте. Фатир алу шатлыгы да төссезләнеп калды. Авыз ачып сүз әйтмәдем, чөнки син бу чакта мине түгел, дусларыңның сүзен күбрәк тыңлый башлаган идең шул инде.
«Улың бурычка алды», – дип әйтүчеләр ешайган саен, синең төпсез упкын алдында торуыңны ныграк тойдым. Ләкин соң, бик соң иде. Дәваларга, атаклы табибларга да алып бардым. Күпме акча тотканымны үзем дә һәм бер ходай гына белә. Ләкин дәваланыр-терелер өчен дә ихтыяр көче кирәк шул. Ә синдә ул булмады. Шуңа күрә диспансердан чыгуга, яңадан дусларың янына ашыктың.
Комментарийлар
0
0
БУЛМАС ДИМӘ, ДӨНЬЯ БУ...
0
0