Фәгыйлә апаны саклык банкында эшләгәндә күргән бар, ә менә килене Гөлназ Фәттиева яхшы таныш, безнең балалар Арчаның 1нче мәктәбендә башлангычта бер сыйныфта укыдылар. Гөлназ - өч бала әнисе. Балалары яхшы укый. Минем күңелемә яхшы кеше булып кереп калды ул. Яшерен-батырын түгел, әти-әниләрнең төрлесе бар...
Килен һәм кайнана... Килен, үзәге өзелеп, кайнанасын сагынып елый... Фәгыйлә апа Фәттиева әле яңа гына бакыйлыкка күчте. Менә без, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина белән, Фәгыйлә апа гомер иткән Тау асты урамындагы өйдә, ветеранны искә алып, килене Гөлназ белән сөйләшеп утырабыз... Зур, матур йорт. “Әти (Фирдәвес) үлгәннән соң әни үзе генә яшәде, – дип сөйләде Гөлназ. – Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Азат мәрхүм инде. Кызлары Зөлфия Арчада гаиләсе белән яши. Өченче балалары Марат – минем ирем, өч бала белән без Арчада аерым квартирда яшибез. Әмма әнине ялгызлыкта яшәтмәдек. Я балалар, я үзебез һәрвакыт монда булдык. Хәтерлим әле килен булып төшкәнемне. Әбиләре дә (Фатыйма) исән иде. Безнең Фәгыйлә әни кояш кебек, йөзендә гел елмаю булды. Оптимист кеше. Гомере өзелгәч тә, аның йөзендә елмаю иде... Аны белгәннәр, Фәгыйлә апа – кояш апай, диләр. Әни беркайчан да акча, байлык димәде, нәрсә бар – шуңа шөкер итте, җитә шунысы да, барыбер кала, диде”.
Фәгыйлә апа 6 балалы гаиләдә үскән. Әтнә районы Күшәр авылыннан. Ире Фирдәвес абый да шушы авылдан. 1976 елда Арчага күчеп килгәннәр. Бергәләп йорт җиткергәннәр. Ире Фирдәвес Фәттиевны да күпләр беләдер. Ул югары белемле укытучы. Физмат бетергән, математик. “2005 елда шушы йортка килен булып килдем, – дип сөйләде Гөлназ. – Мин килен булып төшкәндә әти таяк белән йөри иде, инсульт булган. Беренче күргәндә газ янында урындыкта ашарга әзерләп утыра иде. Хәрәкәт кирәк бит. Гел ятып торып булмый. Әти дә, әни дә әйбәт кешеләр булды. Тиз ияләштем. Мин декрет ялында. Йоклап ятмыйм. Өйне тәртиптә тотарга тырыштым. Әни эштән соң кайта, арып кайта. Әмма ул бервакытта да “Уф!” димәде. Икенче көнне иртән, матур кызыл кофтасын киеп, матур итеп елмаеп, эшкә чыгып китәр һәм кичен елмаеп кайтып керер иде. Бакчада да бергәләп эшләдек. Әти шаяртып: “Нишләп һаман Гөлназны эшләтәсез соң сез?!” – дияр иде. Шулай шаяра-көлә яшәдек. 2006 елда квартир алдык. Алуга чыгып китмәдек. 2009 елда гына күчтек. Әнинең иң яраткан шөгыле камыр ризыклары пешерү булды. Бәлеш, өчпочмак, гөбәдия... Әни шикелле пешерүче юктыр... Пешерергә заказ да бирә иделәр. Бәлеш эчлегеннән саркыган суны соңыннан пешеп җитәр алдыннан сала иде. Сыер маен эретеп сала. Аның тәмлелеге! Кияүгә чыккач, шакката идем, нишләп 10 литрлы кәстрүл белән аш пешерә, дип. Әни, борчылма, бетә ул, дияр иде. Әтинең урындыкта телефоны, чәеңне куй, хәзер киләләр, дип фәрман бирә. Әни банкта эшли бит, авылдашларын, танышларын күрсә, чәйгә дәшә. Ач килеш тилмереп йөрмәсеннәр, ди. Безнекеләр ачыклар, кеше яратырлар иде. Сөйләшә-сөйләшә өстәлдә булган ризыктан авыз итәләр, чәй эчәләр. Үзегез күрәсез, янәшәдә генә сабантуй мәйданы. Сабантуй көннәрендә безнең өйдә дә сабантуе. Берсе килә, икенчесе, өченчесе... Күңел киң, өстәлдә ризык...”.
Гөлназ үзе медицина көллиятен тәмамлаган. Казанда ашыгыч ярдәм бригадасында эшли. Онкология өлкәсе буенча да белем ала. Сменалы ике эшне алып бара. Ашыгыч ярдәм бригадасында һәм өйгә барып, онкология белән авыручыларга паллиатив ярдәм күрсәтү биргадасында эшли. “Мобиль машинада бар да бар, – дип сөйли Гөлназ. – Врачлар да бара. УЗИ, үпкәгә, эчкә җыелган суны суырту, кыскасы, авыруның хәлен җиңеләйтү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Авыруны интектереп, поликлиникага, хастаханәгә алып барып йөрисе юк”. Эх, безнең Арчада да шундый мөмкинлекләр булса!
Гөлназның үз әнисе Дания төзелештә эшләгән, ә әтисе Мәсхүт яхшы моторист. Әтисе исән түгел инде. “Әти йөрәк белән хастаханәгә керде, коронавирус алып китте...”, – диде ул. Казанда реанимациядә гомере өзелгән.
...Кинәт телефон чылтырады. Гөлназның кайнатасы Фирдәвес абыйның энесе Фердинанд Фәттиев шалтырата. Сүз уңаеннан ул да үз фикерләрен әйтте. “Безнең әни Фәгыйләне, килен булып килгәч, бик яратты, – дип сөйләде ул. – Бергәләп, аралашып яшәдек. Без килсәк, кояш кебек каршы алыр иде. Туган көннәр җитсә, чакырганны көтмәде, пешергән ризыклары белән күтәренеп килеп керер иде. Инсульт булгач, абыйны бик карады. Борчу-хәсрәтләрне дә күп кичерде. Улы Азатны, ире Фирдәвесне соңгы юлга озатты. Бик әйбәт булдың син Фәгыйлә, балаларыңа, безгә дә, күршеләргә дә, тыныч йокла...”.
“Минем кулга битен куеп торыр иде, ә үзе кулын минем биткә куя.., – диде дулкынланып Гөлназ. – Яшисең әле, дим. Үзе дә яшим әле дияр иде. 71 яшь кенә иде бит әле... Йөрәк, кан басымы булды. Хастаханәдә өзелде...”.
Мөхәммәт Мәһдиев әйткәнчә, кеше китә, җыры кала... Бу очракта моңсу, әмма матур җыр.
Румия Надршина, "Арча хәбәрләре"
Комментарийлар