Күктә кояш елмая. Агачларда кошлар сайрый, тирә-юньнән хуш ис бөркелә. Җәйге урман нинди матур була икән ул! Алия шул матурлыкны күреп, уйга батты. Бу аның тормышында иң бәхетле мизгелләр иде. Тирә-юньдәге матурлыкта ул үз тормышының чагылышын күрде. Мин дөньяда иң бәхетле кеше, дип уйлап, сөенеп куйды.
Уйга баткан Алияне нәни кызчыгы Алсу кулыннан килеп тотты. “Әни!” – дип ул аны барлык уйларыннан аерып алды. Бу аларның яңа йортка күченүләренең беренче көне иде. Яратканы Фәнисне урман хуҗасы итеп билгеләгәч, шушы йортка күченеп килделәр. Туган авылыннан еракта булса да, Алия бер дә борчылмады. Чөнки аның сөйгәне – Фәнисе янында иде. Ул аның белән дөньяның аргы ягына барырга да риза иде. Ә мондагы табигатьнең матурлыгын күреп ул шаккатты. Алия үзен әкияттәге кебек хис итте. Ләкин бу әкиятнең башы гына күңелле иде шул.
Алар тирә-юньне бергәләшеп тәртипкә китерде. Чират матур итеп төзелгән өйгә җитте. Фәнис кечкенә Алсуны тотып, урман белән таныштырам дип, күл буена алып китте. Алия тиз генә өй җыештырырга кереште. Беренче ул аш бүлмәсен тәртипкә китерде һәм чәй әзерләргә булды. Барысы да әзер булгач, алдагы яктагы зур бүлмәгә күз салды. Фәнисе белән Алсуы әле кайтмаган иде. Алар кайтканчы дип, тиз генә алгы якны җыештырып алырга уйлады.
Бүлмәгә килеп керү белән, күзе почмакка төште. Анда икона эленгән иде. Аны күрүгә, Алия туктап калды. Бераз уйланып торганнан соң, аны әкрен генә алды да, алдан әзерләп куелган чүп капчыгына салып та куйды. Нәни кызчыгы белән Фәнисе кайтканчы бүлмәне җыештырып та чыгарды. Ә чүп капчыгын урман буендагы зур чокырга илтеп ташлады.
Алар шулай итеп сихри дөньяда яши башлады. Көн артыннан көн үтте. Тормышлары гөрләп торды. Икенче балалары Нияз дөньяга аваз салды. Алия үзен тормышның түбәсендә итеп хис итте. Фәнисе дә бик уңган, ярдәмчел иде. Эштән соң кайтуына да карамастан, Алиягә һәрвакыт ярдәм итә иде. Дөньябыз түгәрәкләнде дигәндә генә, тормышларының яме китеп барды.
Алия авыруга сабышты. Ул көннән-көн ябыга барды һәм аякта йөри алмаслык хәлгә килде. Фәнис аны тирә-яктагы барлык табибларга да күрсәтте. Казан шәһәрендә дә төгәл диагноз куя алмагач, алар бөтен өметләрен дә җуйды. Бер җирдә дә файда күрмәгәч, Фәнис Алияне күрәзәчегә алып барырга булды. Үзе багучыларга ышамаса да, аңа тормышта бүтән юл калмаган иде.
Алиянең үзенең дә йөрәге ут эчендә яна. Ул төннәр буе йоклый алмыйча елап утыра. Ә шулай да сөйгән иренә дә, газиз балаларына да моңсу йөзен күрсәтмәскә тырыша иде. Фәнисе күрәзәчегә барабыз дигәч тә, аңа каршы килмәде. Күңеле белән бернигә ышанмаса да, сөйгәненең сүзен тыңларга булды.
Шимбә көне иртән Фәнис Алияне машинага чыгарып утыртты да, еракта урман эчендә урнашкан күрәзәче яшәгән авылга алып китте. Күрәзәче әби аларны ачуланып кына каршы алды. “Иртә таңнан ни эшләп йөрисез?” – дигән булды. Дулкынлануыннан Алиянең тыннары кысыла язды. Ачулы тавыш белән: “Башта гөнаһ эшлисез, аннары дәва эзлисез”, – дип өстәде карчык. Алия куркуыннан берни дә эшләргә белмәде. Секунд эчендә аның күз алдыннан бөтен гомере тәгәрәп үткән төсле булды. Ләкин ул бернинди гөнаһын да исенә төшерә алмады.
Алиянең күк йөзе төсле зәп-зәңгәр күзләрен сагыш баскан иде. Аның сулып калган моңсу йөзеннән үзе дә сизмәстән яшь тамчылары тәгәрәде. Алар Фәниснең кулына төшеп, аның йөрәгенә кайнар ук булып кадалды. Карчык аларга карап торды да алгы якка үтәргә кушты. Фәнис Алияне очыртып кына түрдәге урындыкка кертеп утыртты. Алар карчыкка сүз әйтергә дә куркып тынып калдылар.
– Кызым, син зур гөнаһ эшләгәнсең, – диде күрәзәче карчык, Алиянең күзләренә карап. – Нинди гөнаһ эшләгәнеңне син исеңә төшерергә һәм бер саваплы эш нәзер итеп, шуны башкарып чыгарга тиеш. Шуларны җиренә җиткереп эшләп чыга алсаң, саулыгың кире кайтыр, – диде карчык, коры гына.
Алиянең моңсу йөзеннән бер-бер артлы күз яшьләре тәгәрәде. Ул нәрсәне исенә төшерергә икәнлеген үзе дә белми иде.
– Гөнаһ эшләгәнеңә бик күп вакыт үткән. Изгеләрне ачуландыргансың. Тәүбә итмәгәнсең, шуңа күрә авыруга сабышкансың. Сәламәтлегең үз кулыңда. Миннән сиңа файда юк, – дип күрәзәче карчык сүзен тәмамлады.
Карчыкның бу сүзләре Алиянең өстенә салкын су койгандай тәэсир итте. Бер секунд эчендә аның күз алдыннан урманга яңа өйгә күченгән көннәре үтеп китте. Күз алдына почмакта эленгән икона килеп басты. Алия нинди гөнаһ эшләгәнен хәзер генә аңлады.
Сөйгәне Фәнис берни дә аңламыйча, күрәзәче карчыкка рәхмәт әйтеп, Алиясен күтәреп чыгып китте. Бу Фәниснең соңгы ышанычы, өмете иде. Бер секунд эчендә бар ышанычы, өмете юкка чыкты. Бу минутларда Фәниснең йөрәге сыкрый, җаны елый иде.
Ул үзенең борчылуын Алиягә күрсәтмәскә тырышты. Тик нигәдер Алиясенең зур, зәңгәр күзләрендә өмет чаткылары кабынган иде. Фәнис аның сулып калган моңсу йөзендә елмаю күреп шаккатты. Ул ни әйтергә дә белмәде. Куркып калды. Алиянең шундый вакытта да көчле булып кала алуына исе китте. Үзен сөйгәненә ярдәм итә алмаслык көчсез кеше иттереп хис итте.
Юлда кайтканда Алия урман эчендәге аланлыкка туктарга кушты. Фәнис моңсу гына ризалашып башын кагып куйды. Ул хатынын ничек юатырга, аның күңелен тынычландырыр өчен нинди сүзләр әйтергә дә белми иде. Алиясен элеккеге хәленә кайтару өчен бүгенгә кадәр ул таулар күчерергә дә әзер иде. Ләкин күрәзәче сүзләреннән соң, ул ничектер куркып, каушап калды. Аны билгесезлек биләп алды.
Аланлыкка туктагач, ул Фәнисенә гөнаһы нидә булуын сөйләп бирде. Шушы кыска гына вакыт эчендә Алия үзен бик күпкә олыгайган иттереп хис итте. Үзенең киләчәген ачык иттереп күз алдына китерә ала иде инде.
Тормышындагы төп карарны Алия шушы берничә минут эчендә кабул итте. Бүгеннән башлап дин юлына басачагын һәм әкренләп намаз укырга өйрәнәчәген, аягы атлый башлагач, мәчеткә дин дәресләренә йөрергә җыенуы турында Фәнисенә әйтте. Моннан тыш иренә тагын бер бала алып кайтырга вәгъдә итте. Шушы минутта ул үзенең яңадан аякка басачагына бөтен барлыгы белән ышанды. Фәнисенә дә ышанычын югалтмаска кушты.
Үзенең үҗәтлеге белән Алия намазны бик тиз өйрәнде. Онлайн мәдрәсәдә белем алды. Башта намазны утырган килеш укый иде. Авырлыкларга бирешмәде. Аллаһыдан ярдәм сорады. Аллаһы Тәгалә аны ярдәменнән ташламады.
Ярты ел дигәндә Алия инде йөгереп йөри иде. Барча туганнарны, таныш-белешләрне җыеп корбан бәйрәме үткәрделәр. Алиянең бу вакытта бары тик бер хыялы бар иде. Ул Аллаһтан үзенә һәм туачак сабыена саулык бирүен сорады. Ходай рәхмәте белән аларның тормышлары яңадан түгәрәкләнде.
Айшанур.
Комментарийлар