— Авылда яңарак кына ачылган фермага урнашты, шунда бар күңелен биреп эшләде. Без аннан беркайчан бу — хатын-кыз, бу — ир-ат эше, дигән сүзләрне ишетмәдек. Кечкенәдән әтисенең кул арасында йөреп, хезмәткә өйрәнеп үскәнлектән, нәрсәгә алынса, шуңа кулы барды. Трактор да йөртте, ферма мөдире эшен дә алып барды, маллар карады, асларын җыештырды, кирәк булганда сыерларны үзе сауды һәм бозаулатты. Хәтта иртәнге сәгать дүрттә эшкә чыгып китүне дә авырлыкка санамады. Физик эштән курыкмады, артык сүз сөйләмәде. Башлаган эшен иртәгегә калдырмый, күзгә генә карап торган, акыллы, тәртипле малай иде ул, — дип искә ала яугирнең әнисе Ризидә апа.
«Әти-әнисенә көтелмәгән зур бүләк ясый»
Өлешчә мобилизация башлангач, Ниязга да чакыру кәгазе килә. Егет берсүзсез җыена да, Казанга юл тота. Бер ай буе ЭКСПОда әзерлек узганнан соң, Нияз башка хәрбиләр белән махсус хәрби операция зонасына җибәрелә.
Татарстанда мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү автоном коммерцияле булмаган «Барс» оешмасы директоры Илдар Зәйнуллин да Нияз турында иң җылы хатирәләре белән уртаклашты.
– Кукмараның курку белмәс, янып торган егете «Янот» позывноен алган Ниязыбыз бит ул, – ди сөйләде ул. – Нияз хезмәт иткән батальон беренче көннән үк алгы сызыкта булды. Бу егетләр, командирлар исәпләвенчә, бөтен полк арасыннан иң әзерлеклесе дип саналган. Шуңа күрә алар беренчеләрдән булып штурм операцияләренә җәлеп ителгән. Аз өйрәтелгән һәм шактый яшь булуларына карамастан егетләребез заманча көнбатыш коралы белән коралланган наемниклар армиясенә каршы торган.
Полкташ дуслары да Ниязны курку белмәс хәрби дип телгә ала. Якташыбыз антына тугры калып, яу кырында башын салды. Ниязның әти-әнисе каршында баш иям. Чын ир-ат тәрбияләгән гаилә бит алар.
«Һәлак булганнан соң: «Кайтам», — диде төштә»
Ниязның өч ел очрашып йөргән кызы Фирүзә Бәшәрова да үзенең истәлекләре белән бүлеште:
— Нияз бик төгәл, игътибарлы, искиткеч яхшы күңелле, тырыш егет, минем беренче чын мәхәббәтем иде. Аның беркайчан беркемгә авыр сүз әйткәне булмады. Минем сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлап утыра да, төптән уйлап, үз фикерен әйтеп куя. Чакыру алгач та, иң элек мине бу хәбәргә әзерләде ул, шуннан соң гына әйтте. Махсус хәрби операциядә мөмкинлеге булганда шалтыратырга тырышты. Гел уйлагангадыр инде, исән вакытында еш кына төшләремә керә иде ул. Һәлак булганнан соң: «Кайтам», — диде төштә. Озак кына сөйләштек. Аннары: «Без киттек», — дип кулын сузды да сискәнеп уяндым. Аны сагынмаган, юксынмаган бер көнем дә юк. Бик авыр. Урыны җәннәттә булсын!
Махсус хәрби операция зонасында башын мәңгелеккә салган Кукмара егете Нияз Гыйльмановка һәлак булганнан соң икенче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале бирелгән.
Комментарийлар
0
0
Урыннары ожмахта булсын. Калганнарга ходаем сабырлык телим..
0
0