Әлегә кадәр ике гаилә бар эштә ярдәмләшеп көн күрде. Аларның борчулары да, шатлыклары да уртак кебек иде. Бәйрәмнәрне дә бергәләп үткәрделәр, концерт-театрларга бергә йөрделәр. Ялгыш кына да әйткәләшкәннәрен хәтерләми алар. Бу арада гына әллә ни булды үзләренә. – Гөлнисаның күзләре бик ялтырый әле. Иреңне эләктерергә йөрмидер бит ул? Бик ваемсыз кыяфәт чыгарып йөрмә әле син, – дип, хезмәттәше дә күңеленә шик кертте.
Аяз көнне яшен суккан кебек булды хатынны. Тәннәре чемердәп алды. Соңгы көннәрдә район үзәгенә барам дип, Гөлниса гел иренә утырып чыгып китә шул. Фәрит таксида эшләгәч, Гөлчирәгә кемне утыртып барса да бер кебек иде. Бәлки чыннан да, алар вакытны бергә уздырыр өчен икәү китәләрдер дигән корт көне буе кимерде хатынны.
Кайткач та, иренең эш сәгате бетүен көтеп җиткерә алмады. Әллә ничә тапкыр телефонына шылтыратты, теләмичә генә сөйләшүдә, соңга калуында гаепләде. Капка төбендә үк каршы алды Фәритне. Машина ишеген ачу белән:
– Гөлнисаң кая соң әле? Мине җүләргә чыгарып йөрисез? Сизми дип беләсездер инде, – дип тезде-тезде дә, ирен дә көтеп тормыйча өенә чапты. Гомер мондый сүзләр ишетмәгән ир аптырап калды. Ни булган? Каян килеп чыккан бу фикер? Аңлашырга теләсә дә, хатын үзенекен тукыды, ишетмәде дә, тыңламады да. Кеше сүзе, көнләшү аркасында йортта берничә көнгә сузылган зур тавыш чыкты. Әлегә кадәр мондый темага үпкәләшкәннәре юк иде. Хәзер араларында салкынлык, таралып бетмәгән үпкә калды.
Үч иткән кебек Гөлниса ул көнне отчетлар белән киткән җиреннән сеңелләрендә кунып калды. Операция кичергән сеңелесенә аз булса да терәк булырга, бераз эшләрендә булышырга иде исәбе. Гөлчирә аны үзенчә кабул итте.
– Хәбәр итеп тә өлгердеңмени? Кайтырга ояламени? Качып кына кала торган эш түгел, – дип кабат ирен талады. Илназга да хәбәрне кызуында ук җиткерде. Гөлниса өйгә кайтканда барысының да йөзе караңгы, авызы өелгән иде. Ирләр күп дәшмәсә дә, ике хатын эчләрендә җыелганның барысын да әйтеште. Дуслыкка да, күршелеккә дә нокта куелды.
Шулай итеп, ике күрше аралашмас, сөйләшмәс, хәтта исәнләшмәс булдылар. Авыл халкы, күптән көткәндәй кабул итеп, бу вакыйганы күпертте генә. Гөлчирәнең серне өйдән чыгарып, урам буйлап чәчүе дә зур хата булды, күрәсең. Аларның бердәмлегенә кызыгучылар да, алардан көнләшүчеләр дә тиз баш калкытты. Ә юк сүзне бар итеп, уеннан-уймак чыгарган хатын гына үз гаебе белән нәрсә майтаруын бик соң аңлады. Бу чакта дөнья төбе-тамыры белән болганган иде инде.
– Мин бит сүз арасында гына әйттем. Күңелеңә тисәм, гафу ит. Гел иреңне, күршеңне мактап торгач, алай ук кадалыр дип уйламадым. Үземне бик гаепле санадым, - диде хезмәттәше.
Бу вакытта инде Гөлчирәнең башындагы уйлар чуалган, буталган, башка берни дә керми иде. Ул ышанды, иренең тугры ир булмавына да, күршесенең хыянәтенә дә. Уйларын тәртипкә салырга да, дуслык урнаштырырга да вакыт күп кирәк булачак. Тик алдагы эчкерсез дуслык кире кайтмаячак инде. Чөнки авылдашлары “күзләрен ачкан”, бик күп тискәре фикерләрне “дусларча” җиткергән.
Комментарийлар