«Без үскәндә кайда идең син?» «Юк, авыр уйларга ирек бирергә ярамый! Ул авыру, ярдәм кирәк! Мин Гиппократ анты бирдем, минем бурычым – ярдәм итү», – дигән уйлар яшен тизлеге белән баш миеннән узып, йөрәккә үтеп киңәш бирә: дәваларга, терелтергә кирәк! Төрле уйлар эчендә төнен әтисе янында уздыра егет. Иртән сменасы тәмамланса да, шифаханәдән китми ул. Баш табибтан рөхсәт сорап, әтисенә ясалучы операциядә үзе дә катнаша. Гарифның ике аяк бармагын, сул кул бармакларын кисәләр, бер як үпкәсен алалар. Кирәкле аппаратлар ярдәмендә бер атна тукландырып, аңга китерәләр. Бу вакыт эчендә улы әнисенә барын да сөйләп бирә. Гомер юлын кешеләрне дәвалауга багышлаган Наҗия, хәлне дөрес аңлап, шифаханәгә килә. Гариф аңына килгәнче, аның янында кизү тора. Ир акрынлап савыга башлый.
Хастаханәдән чыгар вакыты да җитә. Беренче төркем инвалидка шифаханәдән кая барырга?!. Юля кызы белән килеп, аннан баш тартуларын әйтеп китә. Наҗиягә, кызы һәм улына белдерми озак елый ул. «Ник яшим? Ник үлмәгән... Эх, тормыш, ялгышлык... Алда өметсезлек». Беркөнне бөтен түземлеген җыеп, Наҗиягә, улы белән кызына мөрәҗәгать итә, елап гафу үтенә, кичерүләрен сорый ул. Элек бик тату булган дүрт җан дүрт төрле уйда... Нишләргә? Гафу итеп булырмы?! Наҗия һәм балалары өйгә кайтып, озаклап киңәшәләр дә уртак фикергә киләләр – Гарифны Наҗияләргә алып чыгалар. ...Мин боларны шактый соң ишеттем. Казанга эш белән баргач очраклы рәвештә урамда Наҗияне очраттым. Ул инде лаеклы ялда икән. Аның да, минем дә буш вакыт булып, әлеге хәлләрне елап, тәфсилләп сөйләде ул. «Гарифны күрәсең килсә, адресны беләсең», – дип саубуллашты. Казанга икенче вакыт барганда кердем мин аларга. Өйләренә уздым һәм исем китеп, югалып калдым.
Инвалид коляскасында утырган Гарифны чак таныдым. Исәнләшәм дисәм, ул дәшә алмый, күзләреннән яшь ага. Бер ай элек инфаркт булып, телдән калган Гариф. Миңа бик озак карап торды ул. Аның ялварулы күз карашыннан ирексездән күздән яшь ага башлады. Бик авырлык белән: «Бәдамша, – дип язды ул, – үләсем килә, күмәргә кил», – дигән сүзләрне укыгач, күздән яшь агып, сүз әйтә алмадым. «Үләргә иртә әле, сау бул», – дип көчкә яздым. Ямансу уйлар белән саубуллашып, тукталышта калдырган машина янына таба барганда (башка килмәслек хәл) олы гына хатын-кыз дәшә: «Гафу итегез, сез Бәдамша түгелме?». «Әйе, мин, – дим, әле авыр уйлардан аерылмаган килеш. – Кем бу?» Мине каян белә?! Хәтерли генә алмыйм... «Курган өлкәсе Манжурка авылын исеңә төшер», – ди әлеге ханым. Шулвакыт зиһен ачылып китте... Бу – Сания, Сарман кызы, Гарифны көтеп калган кыз, хатын димме... «Сания, синме?! Ничек болай монда?!» Шундый ярты-йорты сүзләр. Шул арада күптән булган хәлләр искә төшеп, Сания, Гариф һәм безнең яшь чаклар хәтердән узды. Сания Гарифка ышанып, аны көткән.
Кызы туган. Кызына биш яшь тулгач, Казанга кайтып урнашып, ветеринария институтында лаборант хезмәтендә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Кызы Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Казан шәһәренең мәгариф бүлегендә эшли икән. Кияүдә булып, ике кыз үстереп ятулары турында бик тиз сөйләп алгач, минем өчен бик авыр булган сорауны бирде: «Гариф исәнме? Ничек яши?! Белсәң, зинһар әйт, яшермә. Бик озак көттем мин аны, инде үпкәләрем бетте. Ачуланмыйм, алай да бик күрәсем килә. Хәзер ничек икән, бик горур иде бит ул». Ә мин һаман уйлар эчендә йөзәм. Менә сиңа очрашу, бу хәлләрне махсус уйлап эшләсәң дә, оештырып булмас. Ни дияргә?! Әле авыр уйлар белән мин яннарыннан чыккан Гариф, Наҗия, яшьлегендә ялгышкан, соң булса да Гарифны күрергә теләп, миңа өмет тулы күзләре белән карап торган Сания... Ул монда күрше йортта гына яши икән. Нәрсә дип әйтергә дә белмәдем.
«Гариф исән, төгәл адресын белгәч, сиңа әйтермен», – дип, Саниянең адресын алдым. Кабат очрашырга килешеп аерылдык. Уйларның очына чыга алмагач, тәвәккәлләп, Наҗия белән киңәшергә булдым. Авыр булса да, дөреслекне сөйләдем. Бик сабырлык белән тыңлады, үзенең олы йөрәкле кеше икәнен кабат раслады Наҗия. «Сания гаепле түгел, ул Гарифның кем икәнен белмәгән. Ул чакта күпләрне ышандыра иде бит Гариф. Мин дә аны бер күрүдә яраттым. Нишлисең, яшьлек, язмыш», – дип әйтеп куйды. Инде бу «очрашу» дигән авыр миссияне оештыру миңа калды. ...Мондый авыр, күз яшьле, кызганыч хәлне никадәр китап укып, тормыш итеп, чит ил сериалларын карап та күргәнем юк иде. Бер-берсен белмәгән ике хатын-кызның күзләреннән яшь ага, инвалид коляскасында күзләрен еш-еш йомып, исән кулы белән нидер әйтергә теләүче Гариф... Бу авыр хәлне күргән берәү дә еламыйча тыныч кала алмас иде. Гарифны урынга яткыргач, ике хатын бик озак елашып, сөйләшеп утырдылар әле. Нишлисең, язмыштан узмыш юк шул. Бу авыр очрашудан соң бер ай вакыт узгач, Гариф бакыйлыкка күчте.
Бәдамша ВӘЛИЕВ
"ШК" архивыннан
Фото: https://www.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Нигэ бу ирлэрнен кай берлэре уз кадерлэрен узлэре белеп яшэми икэн, бер башлары белэн уйлый белмилэр.
0
0