Менә-менә кыз булыр дип, бер-бер артлы дүрт малай тапты Гәүһәрия. Инде бишенчегә тәвәккәлләргә батырчылык итмәде. Ярар, кеше кызларынннан күргән кадәр генә кадер-хөрмәт күрсәтерләр әле улларым, тәүфыйклы булсыннар, дип юатты ул үз-үзен.
Йөрешкән-аралашкан гаиләләре кызлы да, малайлы да булгач, үртәлеп, елый иде. Аллаһтан сорап, “Йа Раббым! Кыз сөеп үстерергә мөмкинлек бирмәссеңме икәнни миңа?!” – дип балавыз сыкканы да булды.
Бер-бер артлы өч малай тапкан икетуган сеңелесе дүртенчегә йөккә узганын әйткән вакытта корсактагы яралгының җенесен якынча билгели торган җиһазлар кулланылышка чыккан иде инде. Кем көткәнен кызын тапканчы яшерде сеңелесе. И-и үпкәләгән иде шунда Гәүһәрия. Шатлыгы белән уртаклашмаганы өчен, сеңелесенә байтак кына үпкәләп тә йөрде.
Күрше хатыны бер-бер артлы дөньяга китергән ике кызын игезәкләр шикелле итеп үстерде. Шул кызларны курчаклар төсле аллы-гөлле күлмәкләрдән киендереп алып чыкканда күзләренә яшьләр килә иде Гәүһәриянең. Балалар үсә төшкәч, күрше кызларының идән юганнарын, бакчада әниләреннән калмый эшләп йөрүләрен күргәндә дә “Ии-их, кызлы кешеләр шул, кызлы кешеләр!” – дип, йөрәге сулкылдап куя иде.
Үзенең уллары да кызлардан да болайрак эшчән, хезмәт сөючән булып үсте Гәүһәриянең. Әтиләренә ияреп мал-туар карап, машина актарып майга батып йөрсәләр дә, әниләренә булышудан да тайчынмады малайлар. Хатын-кыз эше – ир-ат эше дип бүлгәләмәделәр, кулларыннан килгәнчә әнкәләренә булышырга тырыштылар. Хәтта әниләре эштән кайтуга бәлеш-кыстыбыйларга кадәр пешереп куялар иде. Әтиләре һәрдаим өйрәтеп торды шул: әниегезгә булышыгыз, дип әйтә иде гел.
Олы уллары гаиләле инде Гәүһәрияләрнең. Уртанчылары калада эшли. Йөзгә кызыллык китергәннәре юк, шөкер. Кече уллары район үзәгендә көллияттә укып йөри. Иң зур ярдәмчеләре, төп йортта калачак ышанычлары булган төпчек Әлфирнең авылда “егетләр белән гүләйт итә” дигән даны таралган, үзеннән шактый гына өлкән Сиринә исемле кыз белән чуала икән, дигән хәбәре килеп колакка чалынган иде инде. Вакытлы мавыгудыр, акыллы-тәртипле улыбыз алай ямьсезләнеп йөрмәс, дип уйлап, төпчеге өчен күңеле тыныч булды Гәүһәриянең.
Язмыш күп очракта сораган, күңел теләгәнне кеше үзе оныткач, көтмәгәндә, яшереп кенә бүләк итә. Инде язмышы белән килешеп, кыз тәрбияләү турында хыялларын оныткан иде Гәүһәрия. Ныклы адымнар белән басып ишектән ясанган-бизәнгән Сиринә килеп кергәч, йөрәге жу итеп китте хатынның. Беравык нишләргә белми кабаланып торгач, чакырылмаган кунакны югары чакырды, түрдән урын тәкъдим итте. Ул арада мал арасында йөргән ире дә кереп җитте.
“Улыгыз яңалыкны әйттеме әле?” – дип сүз башлады Сиринә. “Безнең балабыз булачак. Борын асты да кибеп җитмәгән малай-шалайга кияүгә чыгарга җыенмыйм, әмма ярдәм кирәк булачак!” – дип дәвам итте ул.
Ире кызны ишектән куалап диярлек чыгарып җибәрде. Гәүһәрия авыз ачып бер сүз дә әйтмәде. Сиринә киткәннән соң да байтак уйланып йөрде. Без күрәсен кем күрсен, дисә дә, бала тугач ДНК анализларын тикшертергә кирәк булыр, Сиринәне әллә кемнәр белән чуала дип әйтәләр, дигән фикерне күңеленә салып куйды.
Әмма тикшерүләр үтеп анализлар биреп йөрергә туры килмәде – бала тач Гәүһәрия иде. Ул авыз-борыннар, ул колаклар, маңгай дисеңме – сулагай булуына кадәр Гәүһәрия иде. Сабый үскән саен әбисенә тагын да охшый гына барды. Гел ярдәм итә килделәр Гәүһәрияләр Сиринәгә дә, Зәринәгә дә. Әнисе еш китереп куя торган иде баланы – Зәринә әби-бабасына ияләнеп бетте, тәмам үз итте.
Зәринә бишенче яшь белән киткәч, Сиринә шәһәргә кияүгә чыгып, шунда күченде. Кызын үзе белән алып киткән иде башта. Соңрак артык кашыкка әйләнде булса кирәк, Зәринәне Гәүһәрияләргә кайтарып куйды. Бер атнага дип калдырылган кыз бер айга, бер елга, аннан бөтенләйгә Гәүһәрия әбиләрендә торып калды.
Юк, һич авырсынмады Гәүһәрия кызны тәрбия итүдән, ул аны язмышның бүләге итеп кабул итте. Аллаһтан үзе сораган иде бит кыз бала тәрбияләсәм иде дип. Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк, диләрме әле. Сораганда да дөрес итеп сорый белергә кирәк икән шул.
Ландыш Тимерова.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
3
Куя бара бу дөнья,шул кадәр җинел итеп хәл итеп куялар бала язмышын.Узларенә ничек яхшы,шулай эшлиләр.Гомер бик тиз үтә,алдагысында уйларга кирәк.
0
0