Элек мәктәп программасында Мирсәй Әмирнең “Миңнекамал” әсәре дә бар иде. Тырыш, тәвәккәл, эш яратучы, гадел, иманлы бу татар хатынына кая куйсалар да алдынгы булган өчен “Җенлекамал” дигән кушамат та тагалар хәтта. Бу әсәрне өйрәнгәндә көлешеп утырганыбыз хәтердә.
Бүгенге әңгәмәдәшем – шул Миңнекамалның кызы быел җәй 90 яшен тутырачак Гәүһәр апа Сөләйманова. Сарманның Җәлил бистәсендә гомер кичерә ул. – Әнием, чынлап та, әдәби әсәр герое булырлык, исемен мәңгеләштерерлек изге зат иде. 6 яшеннән әтисез калып, тормышның ачысын-төчесен күп татыган кыз киләчәген гыйлемдә күрә. Теләнче Тамак мәдрәсәсендә укый. Шунда 15 яшендә хәлфәгә кияүгә чыга. Тик гаилә бәхетләре озак булмый аларның – ирен сәнәкчеләр үтерә. Балалары да гомерле булып тумый. Шуннан әни күрше авылның 5 баласы белән тол калган үзеннән 26 яшькә олы иргә кияүгә чыгып, тагын биш кызга тормыш бирә, – дип сөйли Гәүһәр апа, әнисенең гомер йомгагын сүтеп. – Без бертуганнардай бик тату үстек.
Миңнекамал әсәрдә сугыш чорында тыл батыры буларак сурәтләнә. Монысы да язучы хыялы гына түгел. 1931 елда Салкын Алан дигән яңа оешкан колхозга рәис итеп куялар аны. Күпбалалы ана җитәкчелек эшеннен туеп бераз китеп тә тора. Тик авылдашларының үтенече белән 1940 елда кабат рәислек дилбегәсенә җигелә. Ул җитәкләгән “Политотдел” колхозы республика буенча икенче урынга чыга. Рәисне Казанга съездга да чакыралар. Шундый алдынгы колхоз рәисенең кызы әнисенең гаделлеге турында да сокланып сөйләде.
- Сугыш чорында без балаларга бер телем икмәкне дә артык ашатмады, бер уч ашлык та алып кайтмады. Әтиләре сугышта үлеп калган балалар аңа безгә караганда да кадерлерәк иде. Ул андый гаиләләрне бик нык кайгыртты. Вәкилләр күрмәгәндә качырып аларга ипи ташып ашатты. Шуңа безнең авылда беркем дә ачтан үлмәде, ашлык урлап хөкем дә ителмәде. Моны әниемнең иманлы булуыннан дип беләм. Ул кечкенәдән ислам нигезләрен өйрәгән, арыш арасына качып булса да, намазын да укыган. Әни безгә дә: “Күңелегез чиста булсын, балакайлар!” - дия иде. Гаделлекне, намусны беренче урынга куеп, күрше авылга мәктәпкә барганда юлда ат белән очраса да, безне утыртмый, барыбызның да сумкаларын гына арбасына сала иде. Барыбыз да сыймыйбыз бит. Безне генә аерып алу аның холкына туры килми иде. Балачак акылым белән моңа бераз үпкәли дә идем. Хәзер дөрес эшләгәнен яхшы аңлыйм.
Алма агачынна ерак төшми, ди. Миңнекамал апаның кызы Гәүһәр дә әнисеннән тырышлыкны мул алган. Ул Әлмәт районы Сөләй урта мәктәбендә балаларга 50 ел буе химия биология укыта. Бик күп нефтьчеләр тәрбияләгән кеше. Сөләй мәктәбендә укучылары белән бергәләп кышкы бакчага кадәр үстерәләр. Язмышы бик иркәләми аны. Ике баласын югалту ачысын да кичерергә туры килә өч балалы анага. Бүген ул өч оныкның дәү әнисе. Аларның берсе Америкада яши. Тагын бик күпләрнең яраткан укытучысы да әле ул.
– Тормышымнан зарланмыйм, урамга чыксам, өемә кайтып җиткәнче укучыларымны очратам. Алар туктап сәлам бирә, хәлемне сораша. Кирәк чакта ярдәмнәрен дә тоям, – ди ул.
Комментарийлар