16+

"Киленгә сүз әйтеп кара син, тетмәңне тетә. Улым да шундыйга әйләнде..."

Районнарның берсенә командировкага баргач таныштым бу гаилә белән. Ишегалларына килеп кергәндә, 70 яшьтәге апа ихатадагы малларга печән салып йөри иде. 

"Киленгә сүз әйтеп кара син, тетмәңне тетә. Улым да шундыйга әйләнде..."

Районнарның берсенә командировкага баргач таныштым бу гаилә белән. Ишегалларына килеп кергәндә, 70 яшьтәге апа ихатадагы малларга печән салып йөри иде. 

Хәл-әхвәлләрне сорашкач, безне капка төбендәге эскәмиягә чакырды ул. Гозеренә каршы килә алмыйча, янына тезелдек. Каладан килгән журналист икәнемне белгәч, эч-серләре белән бүлеште. Башкалар өчен гыйбрәт-сабак булсын иде диде ул.

– Бердәнбер улымны берүзем үстердем, – дип башлады ул сүзен. – Әтисе белән балага узгач ук юлларыбыз аерылды. Гаилә алып барудан куркыпмы, Себер якларына китеп урнашты. Шуннан бирле күренгәне дә, ишеткәнем дә юк. Улымны үстерешергә әнием булышты. Пенсиягә чыкканчы, сыер савучы булып эшләдем. Хезмәт алдынгысы булганга, әллә ни хәтле мактаулы кәгазьләрем бар. Улым Сәет бик акыллы малай булды. Армиядән кайткач, күрше авыл кызы белән ярәште. Менә шуннан соң башланды бездә талаш. Килен булып төшүгә, хатыны үз кануннарын урнаштыра башлады. 

Айсылу апа сүзләренә караганда, Сәет баштарак хатынының яшь, дуамал холкына сылтап, әнисе белән килен арасындагы талашка игьтибар бирми. Ияләшерләр әле, дип кул гына селти. Әнисенә сүз әйттертмәскә тырыша үзе. Әмма көне-төне рейста йөргән иргә өйдәге хатын-кызларның гаугаларын гына тыңлап торыргамыни.

– Улыма сүз әйтеп булмый, аның кайтып кергәне юк. Әмма киленнең кыланмышларына кайчак түзеп тора алмаслык. Аның бер тапкыр да көтү куганы, сыер сауганы да юк. Бәрәңге утыртканнан алып, караңгы көзгә кадәр бакчада мин җир сөрәм. Аңа сүз әйтеп кара син, тетмәңне тетә. Өч бала табып бирде. Бала чүпрәкләре аунап ятканга, ачуым килеп, үзем юып-үтүкләп бирә идем. Азык-төлекне дә үз акчама алам. Баштарак Сәет аның телевизор каршында утыруына ачуы килеп нидер әйтә дә иде. Әмма хатын ягы якынрак булгандыр инде. Ни әйтсәм дә, мин начар була башладым. Улым колхоз таркалгач, такси хезмәтенә күчте. Ә киленнең таләпләре артты гына. Олы улларына Казаннан фатир алып бирделәр. Кредит түләве Сәет өстендә, – дип сөйли Айсылу апа. 
Килене эштән әзергә кайта, әзерне ашап, чыгып китә икән. 

– Әле монысына гына түзәр идең. Киленем күршеләргә мине салырга ярата дигән данымны тараткан. Кеше арасына чыгар хәлем юк, – дип зарланып алды Айсылу апа.

Без сөйләшкән арада капка төбенә машина килеп туктады. Исәнләшмичә дә, урта яшьләрдәге ир өйгә кереп китте. Хәйран калып карап тордым. Ләкин иртәрәк гаҗәпләнгәнмен икән. Тиздән ишектән Сәет күренде.
– Асюк, кара әле, ашарга юкмы әллә безнең анда? 

Айсылу апа урыныннан сикереп торды да, безнең белән хушлашырга ашыкты. Ә йөзе шундый моңсу, күзләре  мөлдерәмә яшь белән тулган иде. Үзе бу хакта берни әйтмәсә дә, олы яшьтәге апаның күзләрендә рәнҗү, моңсулык күрдем мин. Тын гына баруымны сизеп озатып баручы хат ташучы апа телгә килде.

– Менә шундый гаилә инде алар. Югыйсә, Айсылу апа улына бөтен барлыгын бирде. Киленен дә үз кызы кебек күрергә теләде. Әмма ул хатында олы кешеләргә карата ихтирам юк, тәмле ашап, телевизор карап кына ята ул. Авыл советында җыештыручы булып эшли. Ике сәгатькә эшкә чыгып керә дә, шуннан арыдым дип уфтанып ята. Өйдәге бөтен эш шул 70 яшьлек әби җилкәсендә. Әле алган пенсиясенә коммуналь хезмәтләр өчен түли, миннән продукция сатып ала. Оныкларына күчтәнәчләр, акча биреп җибәрә. Шундый каенана да киленгә ярый алмагач, ни дисең инде. Сәет тә хатыны сүзеннән чыкмый башлады. Әнисенә «Асюк» дип эндәшә. Кешеләр арасында да рәтле-юньле телгә алмый ул аны: «безнең әбиең», «тыгылып йөри инде шунда» һәм башкалар. Айсылу апаның өйдәге «чүпне» урамга чыгарасы килмәсә дә, авыл халкы күреп тора бит, – дип көрсенде ул. 

Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс, диләр бит. Нигә бу хакта уйламыйбыз икән?

Фото: https://unsplash.com/

 

Язмага реакция белдерегез

16

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллах сакласын берук🙏

    Мөһим

    loading