Алсу апаның тормыш юлы тоташ сынаулардан торган дисәм һич ялгыш булмас. Аның бәянен тыңлагач, кат-кат моңа инанам. Сынау арты сынау. Түземлеләрне язмыш сындырыпмы сыный.
Алсу апаның чыдамлыгы, сабырлыгына шаккатам да, нигә һаман да шушы бер үк кеше җилкәсенә төшә соң бу кадәр авырлык, дип сызланам.
...Алсу апаның әнисен ялгыз калдырып, икенче йортка хуҗа булып китеп бара әти кеше. Ике бала әниләре кочагында елышып кала. Олысына – 7, кечесе Алсу апага 2 яшь була.
Калган кешегә яшәргә кирәк. Ә хәсрәт онытылмый икән ул. Бераз басылган кебек була, ләкин онытылмый. Башын аска ия дә, әнисе балалар дип яши башлый. Күзендә яшь кипми. Балаларының: “Әти ник кайтмый:” дигән сорауларын ишетүгә үк күңел касәсе ташып чыга. Хуҗалык эшләре белән мәш килеп, балаларыннан яшереп күз яшьләрен түгә дә, аннары бергәләп мәктәпкә чыгып китәләр. Кайгы сөременең усал нәтиҗәсеме, олысы Илдар абыйның күзе һич китмәгәндә сукырая. Алсу апаның да күзе белән бәйле күңелсезлек килеп чыга. Ә бәлкем бу хәл бөтен тормышының астын өскә әйләндергәндер.
– Миңа 11 яшь булганда, үземнән 1 яшькә кечерәк авылдаш малай сул күземә ук белән атты. Табиблар күземне саклап калырга ни чаклы гына тырышмасыннар, булдыра алмаганнар. Күз күремем белән бәйле, миңа 2нче төркем инвалидлык бирделәр. 8не бетереп авылдан китүем дә шул гарьләндерә торган сүзләр ишетү белән бәйле булгандыр. Үсмерлек чорында бигрәк тә, күзем күрмәү сәбәпле, төрле кимсетүле сүзләр, төрттерүләрне күп ишетергә туры килде. Бер сыйныфта, бер урамда үскән кызларның артымнан чыш-пыш килүләре күңелемә мең хәнҗәр булып кадалды. Еллар үтеп, сулар акса да, бу яралар әле дә йөрәктә, – ди Алсу апа күз яшьләрен сөртеп.
Әлеге күзе аркасында алга таба да Алсу апа күп кыенлыклар күрә, ишетә. Ләкин дәшми... Барлык үпкәсен эченә йота, беркайчан да кеше белән сүзгә килми, каршы әйтми.
– Абыем Илдар тугызынчы сыйныфка кадәр ике төрле күзлек киде. Армиядән соң берара учетчик булып та эшләп алды. Ә соңрак әтинең абыйсы аны үз янына Лаеш районы Октябрьнең 25 еллыгы дигән авылга чакырды, шунда китеп урнашты. Биредә фатир алып, соңрак әнине дә үз янына алып китте. Мин үзебез яшәгән Кама Тамагы районы Иске Барыш авылында сигез сыйныф тәмамладым. Казандагы 68нче номерлы һөнәри училищега укырга кердем. Имтихан бирергә иң беренче булып мин керә идем. Бер очракны сезгә дә сөйлим әле, политэкономия дигән фәннән имтихан бирәбез. Укытучыма: “Миңа өчле куйсагыз шул җитә”, димен. Татар авылында татар мәктәбен тәмамлап килгән кыз бала сәясәт, илдәге хәлләр белән кызыксына, хәбәрдар димени ул. “Алсу, син нәрсә, газета, журналлар укымыйсыңмы?”, ди укытучым. “Укымыйм да, белмим дә, телевизор да карамыйм, ә менә татарча сөйләшә беләм”, дип җавап кайтардым. Шунда бер дәресне дә калдырмавымны, яхшы тәртибемне исәпкә алыптыр инде, миңа 5 минут эчендә яхшы билге куеп чыгарды укытучыбыз. Биредә бер ел гына укып чыктым да, Казандагы 16нчы заводка эшкә кердем. Биредә мине бер белмәгән кешеләр колач җәеп каршы алды. Заводта двигательләр җыю цехында хезмәт куйдым, шөкер, юлымда хәерхаклы кешеләр күбрәк очрый иде. 1985 ел башында булачак ирем Рәис белән таныштык та, шул ук елны 8 мартта өйләнештек. Апас районы Иске Йомралы авылыннан иде ул. Аның белән танышу тарихы менә болайрак. Кызлар белән Яңа елны каршы алырга җыенабыз. Шунда кызларның берсе шул егет турында сүз катты. Ә мин аны күрмәгәндә килеш: “Ул егет минеке була” дип әйтеп тә куйдым. Фәрештәләрнең “Амин” дигән вакытына туры килгәндер. Нәкъ шулай килеп чыкты да.
Алсу дус кызлары, Рәис иптәшләре белән бал-маскарадта биеп ала. Яшьләр бер-берсен читтән генә күзәтә дә, танышып аралаша башлыйлар.
– Өч ай бер-береңне аңлау, белү өчен бик аз вакыт. Әнием янына танышырга кайткач та: “Кыз вакыттагы хәсрәт, кысыр хәсрәт, тәмле ашыйсы, матур киенәсе килә. Тормыш булгач, төрле кыенлыклар күрергә туры килә. Ләкин аларны бергә күтәргәндә генә җиңеп чыгып була. Бу кеше белән тормыш итүләре ай-һай җиңел булмас”, - дип әйтеп куйды. Ә миндә баштанаяк гашыйк булу да юк. Бердәнбер уем: “Бу кеше юаш, мине кимчелегем аркасында какмас-сукмас, яклар”, дип уйладым. Дөрестән дә, ул мине күзем аркасында кимсетмәде. Әмма читләрнең сүзен миңа ирештерә иде. Аларның өендә килен кешегә гомер-гомергә кырыс караш булды, гәрчә, миңа төбәп әйтмәсәләр дә. Рәистән яклау булмады, кайдадыр ишеткән ямьсез сүзләрне миңа кайтып әйтә иде. Болар барысы да бер генә очрак түгел, елларга сузылган, мин аннан бизә башладым. Соңрак Рәис милициягә эшкә керде, 1985 елның 19 октябрендә Илгиз туды. 8 елдан соң, 1993 елның 31 июлендә Илдүсемне алып кайттым. 90 нче елда тырышып эшләвемнең нәтиҗәсе – фатир бирделәр. Милициядә эшләве иремнең холкын 180 радиуска үзгәртте дә куйды. Миңа кул күтәрмәде, әмма бар ачуын балалардан ала иде. Илгиз һәм кечесе Илдүс әтиләреннән бик күп кыенлыклар күрде, йодрыгын татыды.
Көннәрнең берендә Алсу апа үзенә: «Юк, җитте, түземлегем төкәнде» ди дә, аерылышуга гариза яза. Ике тапкыр суд була. Моның соңгы чиге булып улы Илгизнең: “Әни, аерылып котылып булмасмы икән”, дигән сүзе тора.
Хәтта аерылышкач та, ир кеше фатирдан чыгып китми. 10 ел биредә яши. Бу “яшәүнең” ничаклы газаплы икәнен Алсу апа үзе генә белә, хәтта бу хакта искә алганда да күз яшьләренә күмелде.
– Болай яшәүнең кыенлыгын күреп, шәһәр читендә бакча алдым. Шунда барып, эш белән мәш килеп юана идем. Рәис берничә тапкыр Чечняда командировкада булып кайтты, шул сәбәпле фатир бирделәр. Соңрак аны сатып үзенә яңасын алган. Менә шулай юлларыбыз аерылды. Хәерлесе белән. Олы улыбыз үз гаиләсе белән Биектау шәһәрендә яши, ике баласы бар. Кече улым Илдүс бәләкәйдән үк шук, тиктормас булды. Сер түгел, төрле маҗараларга да эләкте, – ди Алсу апа.
Ә 2022елның 11 апрелендә Алсу апа танышлары аша икенче ире Хәсән белән таныша. Тормыш юлында төрле сынауларга дучар ителгән әлеге сабыр ханым хөрмәт, яратылып яшәүнең тәмен татый. 14 сентябрьдә тәвәкәлләп Төркиягә китеп бара.
– Аллаһы Тәгаләмә мең рәхмәт, мине Хәсән белән очраштыруы бер могҗиза булгандыр. Хөрмәт итеп яши. Гомере буе эретеп ябыштыручы будып эшләгән. Төркиядә Иске Шәһәр дигән шәһәрдә яшибез, кайчандыр Татарстаннан күченеп киткән татарлар гомер кичерә биредә. Тел белән проблемалар юк, өебездә татар телендә сөйләшәбез, Сабан туе да үткәрелә. Фатир бәяләре бик кыйммәт, шуңа арендалап яшибез. Инде үз йортыбызны салырга җыенабыз, – дип уртаклашты Алсу апа.
Мобилизация игълан ителгәч, 28 сентябрьдә кече улы Илдүскә повестка килә. 26 октябрьдә аны Луганскига ук алып китәләр.
– Өйдән чыгып киткәндә, улым: “Мин барыбер кайтачакмын, яраткан өем”, дип язып та калдырган. Ул язуны кадерләп саклыйм, – ди хәрбинең әнисе. – Илдүс “Штурм” отрядында хезмәт итте. Яу кырында да үзенә иптәшләр тапкан. 23 елның февралендә Луганскида аягына мина ярчыклары эләккән. Госпитальдә дәваланып чыкты. Мин чит илдә булгач, телефон аша сирәк аралаштык. Элемтә белән дә өзеклекләр булды. Әтисе, абыйсы белән гел аралашып торган Илдүс. Анда күргәннәрен бик сөйләми иде, ди алар да. 2023 елның августында ялга кайткан иде, 30 яшьлеген үткәреп китте, миңа бик зур роза гөлләмәсе бүләк итте. 2024 елның февральнең 6сында улымның һәлак булуы турында белдем. Моңарчы ул бик озак вакыт элемтәгә чыкмаган иде. Арчадан Илнур исемле волонтер улымның җәсәден эзләп табып алып кайтты. Аңа бик зур рәхмәт. Рәсми документларга караганда, улым 2023 елны 7 ноябрь көнне штурм вакытында һәлак булган икән. Ә 2024 елның 9 мартында аның җәсәден яу кырыннан алып чыга алганнар.
2024 елның 22 апрельдә Илдүс Сөнгатуллинны Курган зиратында җирлиләр.
– Ул көн елның иң хәсрәтле көне булып калды. Баламны сагынмаган көнем юк, – ди Алсу апа.
Илдүс Сөнгатуллин сугыш бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән.
Комментарийлар