Мине өйгә хәтле алып кайта торган 35нче автобуска кереп бастым. Түләргә дип, кесәмне актарам. Гадәттә, вак акча соңгысында була. Күзем белән кондукторны эзлим. Минем нишләгәнне, елмаеп, бер матур гына апа карап тора. Таный торгандыр инде.
– Хәмзин, ярый инде, актарынма, синнән акча алып маташмыйм, – ди. Кайдадыр күргәнем дә бар үзен.
– Юк, юк, – мәйтәм – бушка йөри алмыйм, синең кебек мине танучылар күп алар, әйтерләр: “Хәмзин билет алмады”, – дип. “Әй шатланды инде, әй куанды 36 тәңкәсе янга калуына”, – диярләр. “Мелочник!” – дип тә өстәрләр.
Ышанып та бетмим бит әле мин аның кондуктор булуына, чөнки хәзер маршрутларда гел теге – көньяктан килгән халык кондуктор булып эшли. Эшли дип, урнашкан да инде вакытлыча, хәйләкәр генә колакка пышылдап: “Билет надомы?” – дип сорап йөри. Аларның бизнесы шундый – 30 сумын кесәсенә сала, ә алты тиенен, янәсе, сиңа бүләк итә. Син шуңа шатланырга тиеш. Җитмәсә, өс-баш киемнәренең дә чисталыгына, пөхтәлегенә сәерсенеп карап каласың.
Менә бу апабыз гөл кебек! Кара инде елмаеп торуларына! Билләһи, минем яшь чамасы булуына карамастан, 18 генә диешле! Шул хәтле килешле итеп киенгән. Каян тапкандыр ул мондый фасонны?! Чәчен җыйнак кына итеп, яулыгы астына җыйган. Колак алкасы да, теге, чегәннәрнеке кебек кило ярым түгел, үзе сыман ипләп кенә елмаеп тора. Иреннәрен дә күпертеп, буяп куймаган.
Килешсә, килешә бит, әлеге дә баягы кондукторлар кия торган жилеты да тап-таман үзенә. Мин аны күзәткәндә, ялт итеп, яңа кергән пассажирларга билет өләшеп тә чыкты, махсус аппаратыннан ертып. Киңәш сораучылар булса, чәртләтеп татарчалап та, русчалап та җавап кайтара – сокланып карап калалар үзенә. Уйлап алдым: нигә шундый апаларны җәлеп итмиләр икән, шул шыксыз мигрантлар урынына? Ни өчен икәнен үзем дә беләм, ләкин сорауны биреп куям... Транспорт бит ул шәһәрнең визиткасы, бигрәк тә автобуслар һәм анда хезмәт итүчеләр. Хәерчелек исе аңкый мондый күренештән... Әйе, безнең халык мондый эштә эшләргә кыймый, түбәнчелеккә саный.
Аптыраганнан, акчасы юклыктан, тормыш итәргә, җан асрарга чарасы калмаганлыктан гына мәҗбүр була ризалашырга. Мондый хезмәтнең хакы югары куелса, халык аңлар иде кем нилектән херче икәнлеген.
Ярый, бик тирәнгә китеп аңлатып маташмыйм, мин генә белмим, бөтенебез дә профессор-заманага сылтамыйм, үзебез гаепле...
Уйга бирелеп, фәлсәфәгә батып, апаны оныта яздым. Ә ул һаман миңа карап-карап ала. Ниһаять, яныма килде.
– Алмаз, җаный, мин синең “Комсомолец” клубында директор булып эшләгән чагыңнан ук беләм.
– Ә-ә, шулаймыни, мәйтәм, кайда күргәнем бар соң сине?
– Менә шуннан бирле гел телевизордан карап торам...
– Ничек? Мине бит аннан бик күрсәтмиләр...
– Төнлә күрсәтәләр...
– Шулайдыр...
– Ник алай?.. – дип, пышылдауга күчте танышым. Йөзендә бераз борчылу чыкты. – Син әйткәннәрне ишетмәсеннәр дипме? Туры сөйлисең бит, маңгайга бәреп. Шуңа күрә халык сине карый. Яратабыз.
– Алай каты бәрелмим дә инде – дөресен генә әйтәм. Матур гына итеп, барыбыз да әйбәт яшәү өчен.
– Рәхмәт... Рәхмәт, Алмаз!..
Апакайның күзендә яшь чаткылары чагылып, күңелендә борчу барлыкка килде. Кулъяулыгы белән күзен каплады.
Мин тынып калдым. Бераздан:
– Күңелем тулды, – дип гафу үтенеп, сүзен дәвам итте. – Оныгым, “тегеннән” кайтты. Хәсрәткә баттым. Шул хәтле акыллы улыбыз акылын җуеп, хәзер өйдә ята, Алмаз җаный. Менә сугыш нишләтә?.. Үлеп кайтса – бер хәл?.. Ә бу... – аның тамагына ачы төер утырды. Сүзләре кыелып чыга башлады.
– Гафу ит инде, кемгә генә сөйлим инде тагы?..
Аңа карап, минем дә күңелдә төер урнашты. Бер мәлгә автобустагылар да тынып калды сыман... Бу тынлыкны чираттагы тукталышта ачылган автобус ишеге генә бозды.
– Алмаз, җаный, менә эшләми булмый, минем өстә өй тулы хәсрәт... – дип, калган зарын эченә йотып, билет сатарга кереште.
Мин аңа сабырлык һәм сәламәтлек теләп, кайтып җиткәнемне белдереп, автобустан төшеп калдым.
Әй бу дөнья!..
Алмаз Хәмзин.
Комментарийлар
0
0
Аллахы тәгалә ярдәменнән калдырмасын,амин
0
0