Тормышны яратып яшәгән кешеләр яшьлек дәртеннән киселмиләр икән.
“Ике мәртәбә иргә чыктым. Беренчесе – бала, икенчесе бәхет бүләк итте. Тик икесенең дә гомере баудан өзелде... Икесенең дә үз сәбәбе. Минем гаебем юк”.
Күбәләк канатын җилпи мени! Суфия апаның ике җәем токмач кисүе әнә шул тизлектә. Яшь җилкенчәк тә түгел, 82 яшь бит үзенә! Тормышны яратып яшәгән кешеләр яшьлек дәртеннән киселмиләр икән.
“Нигез хакы...”
Суфия апа Сабирова Арча районы Урнашбаш авылындагы үзе белән бергә олыгаеп килгән нигезендә, ипле генә гомер кичерә. “Өемә өйдәш, ялгыз түгелмен, икәү!” – дип тә шаярта. Иркен ишегаллы, киң басмалы йортында истәлек-хатирәләре байтак.
– Әни дә гел: “Нигез хакы...” – дип аерым дога кыла иде. Чулпан кызым гаиләсе белән күрше авылда яши, кияү белән үзләренә чакыралар, авырган чакларымда, дөрес, икешәр ай торып та кайтам. Кадердә яшәсәм дә, барыбер гомер иткән йортым сагындыра. Чәй куеп эчәрлек көчем барында ишегенә йозак элмәм, – ди Суфия апа.
Нигезе кайчан да бер ятим калыр анысы... Заманында сигез кашык көн күргән бу йорт хәтерендә аның балачак эзләре дә саклана, шуңа да бик кадерле ул аңа.
– Әни 7 бала тапкан. Әти сугышка чыгып киткәндә, мине кулларына алып сөйгән дә: “Әминә, әйләнеп кайтмасам да, ялгышып, балаларны таратма! Тигез канатлыларга кызыкма син, бүтән ир-ат белән яшәве җиңел булмас сиңа”, – дигән. Әни кияүгә чыкмады, хәбәрсез югалса да, үлгәнче әтине көтте. Усал иде мәрхүмә, безне дә каты кулдан үстерде. Җидәү бит без! Шук идек. Хәмит абый бигрәк тә. Берсендә рус теле дәресендә диктант язганда “Сабир грубый” дигән сүзне, мәзәккә борып: “Сабира гармун уйный!” – дигән. Бер дәфтәр бите зурлыгында икеле күтәреп кайтты. Әни абыйны кыйный-кыйный орышты. Ә үзе Хәмит абыйны безгә караганда да күбрәк ярата иде. Әни җанлы иде ул. Беребез 1945 елны үлеп китте. Юклык... Әни ничекләр хәстәрен күреп җирләгәндер. Сыерны бетермәде, шуңа да ачлыктан интекмәдек. Апаны сыер саварга кергәч, күрше авылга урлап киттеләр. Бик хәерче гаиләгә барып керде, мескенем. Апа сабыр иде, түзде. Абыйлар, хәрби хезмәттән әйләнеп кайткач, берәм-берәм өйләнеп, башка чыктылар. Әни янында мин генә яшәп калдым, – дип хатирәләрен барлый Суфия апа.
Бәхет хакы
Юк, так яралган җан түгел ул. Вакыты җиткәч, Суфия апа да кияүгә чыга. Шул заманның йоласыны туры китереп, аны да урлап китәләр.
– Фермада сыер сауган җирдән, күтәреп кенә алды да ат чанасына чыгарып та салды. Толыпка төреп элдерделәр генә. Иске Мәңгәр авылы егете, әнисе белән генә яшиләр иде. Анда да сыер саудым. Кызым Чулпан тугач, өч ел ярым яшәгән идек, аерылып кайттым, – ди әбекәй.
Их, бәхеткәйләр... Чынлап та пыяла, саксыз кагылдыңмы, бик тиз уала, дигән борынгылар.
– Аумакай, диләр андыйларны. Ирем ике якның да сүзен тыңлый, ике якка да тиз авыша, тезләндерерлек итеп, үз сүзен әйтә белми иде. Дөрес, ирем миңа кул күтәрмәде, усал сүзләр белән дә кыерсытмады. Мин югында әнисе белән җир бетереп талашалар икән. Эштән кайтам – өйдә үле тынлык. Шыпырт кына утырып ашыйбыз, берәү дә ялгыш та күтәрелеп карамый. Икесе дә сиңа ачулы кебек, алай да кыен бит. Каенана гел ике арага кысылырга яратты, мине гаепләде, имеш, аның улын мин котыртам. Төрле сүз ишеттем, – ди Суфия апа.
Чүп сүзләр төенен сүтә алмаган ярлар ахыр чиктә аерылышалар. Ишеккә юнәлгән яшь хатынны туктатмыйлар. Әрнү-гарьләнүләрен кочып, баласын җитәкләп, ул әнисе йортына кайтып егыла.
Ә ир, берникадәр вакыттан соң ялынып килә, әлбәттә. Тик бу юлысы үзе йортка керә. Яшәп карыйлар, шул ук хәл. Ир әнисе хәлен белергә бардымы, үзгәреп кайта. Кирәксез сүзләр, хагы, нахагы... Кабат аерылышалар.
– Күмәк хуҗалык рәисе икебезне дә идарәгә чакыртты да, килешегез, аерым-суырым яшәмәгез, дигән була. Безнең гаиләне саклап каласы килгәндер инде, совет еллары бит. “Ничә аерылышып, ничәмә кушылсаң да шул бер кеше инде ул. Өзелгәч, нишләтсәң дә ялганмый”, – дидем. Бүтән кушылмадык. Ул да икенчегә өйләнде, мин дә башкага кияүгә чыктым, – ди әңгәмәдәшем.
“Ирең бармы?”
Тормыш алга йөгерә. Авырлыгы шатлык-куанычлары белән чиратлаша. Ә бер көнне аны язмышы тиң яры белән очраштыра.
– Фирдүс Әтнәдә тире җыя иде. Терлек асрыйбыз, сарык суябызмы, бозаумы, тиресен илтеп тапшырабыз, әзме-күпме акчасы чыга. Барган саен ул минем исемне сорый иде, ә мин әйтмим, әни исеменә яздырам. “Ирең бармы?” – ди берсендә. “Бар иде, тик салкын суда пешеп үлде”, – мин әйтәм. Шуннан сөйләшеп киттек. Ул да хатыннан аерылган, өч баласы бар. Килешеп, бергә яши башладык. Мин нигеземне ташлап китмәдем, балам, әни бар. Фирдүс безгә күченеп килде, Әтнәгә йөреп эшләде. 17 ел бергә гомер кичердек. Әни мәрхүмә Фирдүсне бик яратты. “Әби, мин кайттым! Саулыгын ярыймы?” – дип, ишектән килеп керүгә, Фирдүс үзе дә беренче әнигә эндәшә иде, – дип сөйли Суфия апа.
Уртак юлның монысы да сынаулы булып чыга. Хәләленең эшендә борчулар килеп чыга.
– Беренче гаиләсендәге улы да Фирдүс янында эшли иде. Үзе дә күргән, миңа да кайтып әйтте. “Складны читтән генә карап, күзәтеп йөрүчеләр бар, улым да шуларга ияргән. Ниятләре әйбәт түгел, үтәли күрәм”, – диде. Көннәрдән бер көнне складны бастылар. Бик кайгырды мәрхүм. Утыртырлар дип курыкты. Суд каршысына басмас өчен бакыйлыкка ашыкты. Апамның адвокат улы, үзем яклыйм, дип тә әйтеп караган иде. Тыңламады. Сер бирмичә яшәгән кеше иде ул. Әзрәк кенә салып кайтса да, исердем әле, димәде. “Әнисе, бүген бик арыдым, ятып ял итим. Терлекләрне иртәгә үзем карыйм”, – ди иде. Иртән уянып китсәм, юк бу. Терлекләр янына чыгып киткәндер, дип лапас ишеген ачсам – су сөлеге кебек... Фирдүсне җирләгәч, өч айдан әни дә китеп барды. Акылдан язар чиккә җиткән мәлләрем күп булды, сеңлем. Әни җиде елын берни белештермәде, мин аны эшемнән туктап тәрбияләдем, – ди әбекәй.
“Озак яшәмәм...”
Дүрт стена арасында ялгыз калуның кыенлыгы аңа яхшы таныш. Җитмәсә йөрәге саусыз. Кеше арасына чыгар иде, әнисен карап, эш урынын югалткан. Ә авыл җирендә көтеп тормыйлар, эш урыннары санаулы. Хастаханә юлын таптый торгач, туганнары ярдәме белән, лаеклы ялга ун айга иртәрәк чыга ул.
– Чулпаным кияүдә иде инде. Утар Аты егете белән кавыштылар. Рәхмәт, теге чакны ул Фирдүсне әйбәт кабул итте. Фирдүснең күңеленә сары май булып яткан әти сүзен, беренче мәртәбә туйда әйтте: “Әти, әни! Рәхмәт сезгә!” – диде. Фирдүс үлемен Чулпан да авыр кичерде. Карак егетләрнең берсен бер елга утырттылар, Фирдүскә дә әллә ни булмас иде, ашыгып ялгышты бит. Хәер, язмышыдыр – гомере кыска булган, нишләтәсең. Үзенең үләсен сизенде ул. Төшендә әтисен күргән иде, ничек икәнлеген дә сөйләмәде. Озак яшәмәм, диде дә бетерде. Исән чагында, Әтнәгә җирләрсез, дигән сүзе дә булды. Васыятен боздым. “Янәшә ятарбыз, беркемгә дә бирмим”, – дип үзебезнең авыл зиратына җирләттем. 52 яшендә китте. Әтиләрен соңгы юлга озатырга балалары да килгәннәр иде, – ди Суфия апа.
Тик ни гаҗәп, аерылганнан соң аның беренче ире дә үзе теләп дөньядан киткән була.
– Чулпан үз әтисен белмәде дә, аралашмадылар. Әтисе килмәгәч, кыз бала үзе эзләп йөрсенмени? Икенче хатынга өйләнгәч тә, тыныша алмаганнар. Башка чыккач, хатынын кыйнаган. Утыртуларыннан куркып, ул да ашыккан, – ди әбекәй.
Ярый әле кызы бәхетле! Әнисен кадерли, тәмле ризыгыннан, кирәккәндә даруыннан өзми.
– Гел минем өчен борчыла, даруда гына яшәгәнемне белә бит. Тыным кысыла. Рәхмәт, оныкларым тозлы лампа алып кайтып бирделәр. Шуны кабызып куйсам рәхәтләнеп, иркен итеп сулыйм. Көн саен Чулпан белән ким дигәндә икешәр мәртәбә сөйләшәбез. Күршеләрем бик әйбәт! Көнлек хәл белешәбез, булган эшне бергәләп эшлибез. Минем эшкә куәт юк югын да, өйрәтеп кенә торам. Хәлдән килерлегенә билемә таянып тормыйм әле, шөкер, селкенәм, – дип елмая Суфия апа.
Ялкау буын баласымени?! Әнисе янында кырда башак җыеп, эшләп үскән! Хезмәт белән гомер иткән ул. Әлеле дә бит әнә, яшен тизлеге белән токмач кисә. Үз көенә йөрерлек саулыгы, йортындагы яшәү уңайлыклары бер дигән! Шөкер итеп, яшисе дә яшисе генә.
Комментарийлар