16+

«Син күзебез өстендәге кара каш! Елыйсы булма аны, кара!»

Күнектем инде... Гариплегем белән килештем. Гомеремне елап үткәрдем, бизмәннәргә салсаң, күз яшьләрем – диңгез, – дигән иде Рәмзия апа Вәлиева.

«Син күзебез өстендәге кара каш! Елыйсы булма аны, кара!»

Күнектем инде... Гариплегем белән килештем. Гомеремне елап үткәрдем, бизмәннәргә салсаң, күз яшьләрем – диңгез, – дигән иде Рәмзия апа Вәлиева.

7 ел элек танышкан әңгәмәдәшем белән Арча районының Утар Аты авылында кабат күрештек. 

Янә күрештек
Курчак өе кадәрле генә җыйнак йортта үз әнисе белән яшәүче Рәмзия апа ачык йөзле дә соң! Тәмле сүзле! Идән буйлап тезләре белән шуышып йөрүенә карамастан, ишектән килеп керешеңә сине, кочагын киң җәеп, күтәреп алырга әзер. Сау кешеләр күптән оныткан кунак каршылау гадәте аларда әнә ничек бөтен! “Әйдә, күгәрченкәем, түргәрәк үт! Кече якта без вак-төяк кара эшләрне генә эшлибез. Бәрәңге әрчеп, табак-савыт юып, ашарга пешереп, дигәндәй. Идән астына да шушы яктан гына төшәбез. Әй, минем төшүләр инде... Аяксыз килеш, әнинең аяк арасында буталып йөрим”, – дигән иде узган күрешүдә. Беләсезме, Рәмзия апа кара дигән кече якны да ак иткән! Төзекләндергән – шәһәрләштергән. Әйтерсең лә, яшь илә сау кешеләр. Тырышлыкларына исең китәрлек. 

– Әни дә олыгайды, күптән сиксәнен үтте, туксаны якынлаша. Сиксәне тулганчы ук идән астына баскычлардан көрсенә-көрсенә, ахылдап-ухылдап төшә торган иде, хәзер рәте бетте. Күрше кызының эштән бушап, вакыты булганын көтәбез. Бәрәңгеләрне ул төшерә, язын чыгара, дигәндәй. Күршеләремнең кайсысы да бик ярдәмчел. Берсе кыш буе йөгереп кереп, карыбызны көрәп чыгып китә, икенчесе ватылган, кыегайган җирләребезне төзәтә, – ди Рәмзия апа. 

– Әллә нишләдем, идән астына сикереп кенә төшәм дә, мәче кебек җәһәт кенә “юыртып” менә идем, әллә нишләдем, картаелды, – ди Сания апа. – Әйдә, син утыра тор, Рәмзия үз җае белән кереп җитә ул. 

Чисталык соң үзләрендә! Ике уч төбе белән идән-түшәмнәрне, ишек-тәрәзәләрне көзге иткән Рәмзия апа...
– Шул кадәр мактама инде. Минем башка эшем юк бит. Көнне башкача ничек үткәрим, ди? Хәзер бакча эшләре бетте. Бәрәңгеләрне казып алдык... Әни кулыннан көрәк төшми иде элек, хәзер ул да, әйтәм бит, биреште. Мин абаланып йөрим чүплим. Ничек итсәм итәм, ташбакадан бераз гына тизрәк йөрим, дип көлдерәм. Җәй бик кыска. Сизелми дә үтеп китә. Бераз гына озынрак булсын иде лә ул! Иртән кошлар сайрый, тәрәзәне ачып тыңлап ятам! “Канатыгыз барында рәхәтләнеп очыгыз. Мин менә теләгән җирләремә бара алмый, бик кыен”, – дим тегеләргә, эчемдәгесен сөйлим. Берсендә әни тыңлап ята икән. “Нәрсә белеп зарланасың шуларга? Ишетмиләр ич алар сине!” – ди. “Әй, әни, мин әйтәм, алар ишетмәсә дә, сөйләвем дөрес булсын” – дим. Бик хыялый мин. Гөлләр белән дә сөйләшәм. Кеше сирәк килгәнгә сөйләшеп тә туеп булмый. Җәйләрен капка төбенә чыгып утырырга яратам үзе. Үткән-сүткәннәр туктап хәл беләләр, рәхмәт, – ди Рәмзия апа.

Көзләр көннәрне кышка ялгар, кышлар озын анысы. Рәмзия апаның җиргә тезләнеп йөрер юлы өзелми, кышын да җаен табып, мунча юлыннан йөри икән үзе. 

Бәхетләрең бармы?..
Сания апа Борһанованың дөньялыкта яшәр гаме кимеп бара. Үткән елларының күп өлешен ул инде ныклап хәтерләми дә. Җир йөзендә яшәгән бердән-бер газизе өчен ул ут булып көя. Гомеренең мәңгелек түгеллеген дә, үзеннән соң кызының кемнеңдер тәрбиясенә мохтаҗ буласын да яхшы белә, шуңа өзгәләнә.

– Яшәмәдем түгел, яшәдем инде. “Үлсәм дә риза!” – дияр идем, Рәмзиям бар. Шушы авылда туганнарыбыз да юк ичмасам. Ярый әле, күршеләребез игелекле, алар тәрбиясендә яшибез. Бөтен мәшәкатебез, хаҗәтебез алар өстендә, – ди Сания апа. – Әнидән ишле туганбыз да, дүртебез бала вакытта ук үлгән. Бертуган энем белән икәү үстек. Ул да үсеп егет булгач, ялгышрак юлдан китте. Кайдалыгын да белмибез, үзе дә инде китте дә югалды. Мине эзләп кайтыр әле, дип гел көттем. Хәзер өметемне өздем. Исән түгелдер, исән булса бер хәбәр бирер иде.

Сания апа авыр еллар баласы. Сугыш михнәте, ачлык, ялангачлык, барысы да аның башыннан үткән “җәһид”ләр...

–    Чабаталы чаклар искә төшкәндә әле дә үзәкләрем өзелә. Ил белән бергә тилмердек. Мәктәптә мин 4 кенә сыйныфны укыдым. Аннары ферма инде. Тавыклар карадым. Бераздан сыер саварга күчерделәр. Үзем кечкенә генә буйлы, ябык... 17 шәр сыерны көненә өчәр мәртәбә ничек саудым икән дип әле дә исләрем китә, күрдек инде без михнәтне, – дип сөйли Сания апа.

Михнәте – заман газабы булса да, менә авыр эшләрнең берсеннән икенчесенә туп шикелле күчереп йөртүләре сүз тыңлаучанлыгы бәласе. Аркаланыр, якларлык кешесе булмаган, ярты ятимә кызның сыек беләкләрендәге көч ныгымас борын үзеннән дә зур, үзеннән дә авыррак капчыклар күтәреп, сөтлебикәләргә азык күтәреп ташуын башка ничек аңлатасың?..

–    Кияүгә чыккач та кадер эләкмәде миңа. Никахланып күпме генә яшәдек икән, аерылыштык та без. Чебен тимәс борын, чер итә торган кыз да түгел идем. Бүгенге генә түгел, элек тә күп иде ул аерылышулар. Иремнең күзенә генә карап торсам да килештермәде, сөймәде инде. Кайткач кына белдем– көмәнем бар икән. Башта әнигә әйтергә куркып йөрдем. “Үзебез дә ярлы-ябага, ачлы-туклы яшибез. Ә син кашык саны арттырырга йөрисеңме?!.” – дип әйтер шикелле тоелды. Белгертмәскә тырыштым, гел аркам беләнрәк басар идем әнигә. Эчем түгәрәкләнә төшкәч сизде инде. Баланы тапканчы эшләдем. Таналарга күчергәннәр иде. “Корсагың борыныңа җиткән! Иртәгә килеп йөрмә, йә шушында бәбиләрсең!” – дип әйтеп кайтарган көннең иртәгәсендә бәби дә таптым. Күрәчәкләремә каршы озак авырттым мин. Ике тәүлек бөтерелдем. Кендек әбисе җанын ярып бирерлек булды инде. Рәмзиям җайсызрак килде шул... Үзем үләм дигәндә чак котылдым баладан,– дип сөйли Сания апа.

Аяз күкләр иңрәп, яшен ташы уйнатырлык хәл була – бала гарип туа. Яшь хатынның башта үзенә әйтергә куркалар. 

–    Башка берәү булса: “Ул баланы эткә алып чыгып ашатыгыз!”– дип әйткән булыр иде, әни куркып калмаган, яраткан бит мине! – дип газиз әнисен елап җибәрүдән тыеп калырга ашыкты Рәмзия. 

Ана белән бала күңелен кочаклаган уртак сагыш – язмыш эше. Сынау. Икесе уртак итеп иңдерелгән.

–    Тиз сөйләшеп киткәнмен. Баштарак йөргәнмен дә әле. Үкчәләремә басарга гына көчем җитмәгән. Алар бит әнә, икесе ике якка карап торалар, ничекләр басмак кирәк? Әнинең әнисе – Разыя әбием бик тере иде минем. Әни җебеп торганда да: “Син шул терлекханәдәге чучкаларыңнан башканы белмисең дә, күрмисең дә! Хәзер табиблар бар бит. Казанга алып барыйк та Рәмзияне күрсәтик. Бер үкчәсенә тутырып баса бит ул, икенче үкчәсе генә җайсызрак! Саулыгын җайлыйк!” – дип мине үз белдеге белән ул юл сораша-сораша шәһәргә алып чыгып китте. Бик озак ятып дәваланганым хәтердә. Берничәгә бүленеп ясаласы операцияләр булгандыр инде. Ул чакны бит әле медицина да ул кадәр алга китмәгән, табибларның да гарипләр өстендә тәҗрибә үткәреп кенә эшләргә өйрәнеп килгән чаклары. Ике үкчәгә, бот сөягенә, тезләргә бер юлы операция ясаганнар миңа. Үләр дип тә курыкмаганнар. Үзем дә күтәргәнмен! Йөрәгем нык шул, үзәгем сау – шуңа яши торганмындыр, – дип шаяртырга тырыша Рәмзия апа.

Ә үзенең күзләрендә мөлдерәмә тулы яшь... Ничек кенә юатсаң да кимсенүләре, әрнү-рәнҗешләре күңеленнән күз яшьләре булып түгелә.

–    Шуның кадәр кискәләнгәч тиз генә терелеп җитеп була ди мени әле?!. Сөякләремнең дә дөрес җайга җайланасылары килеп тормады. Кәкре-бөкре булып торулары үзрәк иде күрәсең. Әби бер генә көн дә янымнан китмичә мине карады. Ул да белеп җиткермәгәндер инде, болай да укыган карчык түгел, шул әрсезлеге белән генә йөрүе, табиблардан: “Тагын операцияләр ясап карамыйсызмы?” – дип сорамаган шунда. Тегеләре дә миннән бик тиз котылган. Бәлки рәтләнеп тә җитә алган булыр идем. Хәзер бит әнә кеше ахыргача дәвалыйлар. Еллары икенчерәк иде шул. Кайткач, бер таяк белән йөрдем. Урамнарга да уйнарга чыктым. Разыя әбием тегүче иде, бөтен авыл халкына тегү текте ул. 73 яшендә үлеп китте. Мине курчак итеп киендерер иде мәрхүмә. Кеше кызлары кебек ике аяклы, сау булсам – сөенеп туя алмаслар иде дә... Аллаһ язмаган бит, – ди Рәмзия апа.

Үсә төшкәч, болай да ныклы ибе булмаган аякларына авырлык төшә. Үз гәүдәсен күтәреп йөри алмый башлый ул. Кыз ике култык таягына таянырга керешә. 

Үпкәләр күп...
Берәүләрне язмыш нык итеп үпкәләтә. Ә шул ук вакытта икенчеләрнең ул туктаусыз башыннан сөя. Тәкъдирләргә үпкә-рәнҗеш сакларга ярамаганлыгын белсә дә, үпкәләмичә булдыра алмый ул.

–    Үпкәләгән кешеләрем дә булды. Җаннарын яралап, авыр сүзләр әйтмәсәм дә күңелем белән мең төрле сорау бирдем үзләренә. Кыз булып җитешкән дусларымның чибәрләнеп китүләре, урамнан матур итеп атлап үтүләрен, елмаеп, көлеп сөйләшүләрен күрү бер ара бик авыр иде миңа. Үземә карыйм да үкереп елыйм... “Бер мин ким”, – дим. Кеше бәйрәм иткәндә дә мин гел почмакта посып утырдым. Кичке уеннарга яшьләр җыелганда, гармун тавышлары үзәгемне өзә иде. Башымны мендәр астына тыгып йокласам да ишетелә бит җырлары! Шул кадәр кыен булды инде. Гариплекне сорап алдым мени мин? – дип әрни Рәмзия апа.

–    Тән гариплеге дә авыр. Әмма җан гариплеге аннан да авырырак халәт... — димен әңгәмәдәшләремне юатыр сүзләр эзләп.
–    Камил акыл биргән миңа Аллаһы Тәгаләм, шөкер! Зиһенем дә әйбәт. Укытучылар өйгә килеп укыттылар бит, белемсез, кара акыллы итеп калдырмадылар — ди Рәмзия апа. — Әби мине башта Казандагы интернатка илтеп биргән иде. “Шушында гына торып укырсың. Монда барысы да синең кебекләр — иптәшләрең. Җәйге ялың җиткәч, килеп алырмын!” — диде. Ул елны сагынуларым!.. Урысча да белмим, үзем үлеп сагынам җитмәсә. Дөньяда миннән дә куркынычрак гарипләр барлыгын шунда күрдем. Хәзер телевизордан да гарип балаларны бик еш күрсәтәләр. Элек мин үземне бөтен дөньясына бер гарип җан дип уйлый торган идем. Хәзер шөкер итәм. “Аллаһ мине ул кадәр кыерсытмаган икән”, — дим. Үз-үзен йөртә алмаучылар да күп, акылы зәгыйфьләр дә бар, телсезләр, сукырлар белән ил тулы. Әле мин үз-үземне йөртәм, бөтен хаҗәтләремне үтим!.. 

Әле алай гынамы, бер дигән итеп тормыш итәләр бит!.. Ишегалдына әкияттәгедән дә матур итеп мунча төзеткәннәр. Авылның аргы очыннан шушы җиргә килеп төпләнүләреннән соң монысы икенче мунча икән инде!..

—Безнең элек яшәгән ике генә йортлы урамыбыз читтәрәк иде, аерым хуҗалык шикелле. Кышын юлсызлыктан бик интектек. Безнең өчен генә кем юл ачтырып йөрсен инде. Тәвәкәлләп күченеп кенә киткән идек, күршеләребезнең йорты да янып юк булды. Әллә нинди урында яшәгәнбез икән, дибез, монда килүебезгә сөенепләр бетә алмыйбыз!.. — ди Рәмзия. — Күршеләрнең бик әйбәтләре туры килде үзебезгә. Мин бит бәйрәмнәрдә бергә җыелган авылдашларга кызыгып яшәгән кеше. Ул кимсенүләрем исемә төшсә тагын елыйм инде... Фидәрис күршемә мең рәхмәт. Сабантуйларына алып төшмичә калганы юк. “Рәмзия апа! Матур күлмәгеңне киченнән үк көйләп куй! Быел да калдырмыйм, бәйрәмгә үзем алып төшәм!” — дип бер атна алдан ук әйтеп куя. И, ул киченнән әзерләнүләр! Кайткач чәйләргә дип, әни белән өстәл көйлибез, мунчалар ягып керәбез, туфлиләрне ялтыратабыз!. Фидәрис күтәреп кенә машинага алып чыгып утырта. Мәйданга төшеп җиткәч, тагын шулай! Фидәриснең хатыны: “Юкка кимсенәсең, Рәмзия апа! Менә шушында ничаклы матур ханымнар, берсеннән берсе чибәрләр, шул кадәр матур киенгәннәр!.. Берсен дә күтәреп йөрмиләр әле менә!.. Ә син безнең күзебез өстендәге кара каш! Елыйсы булма аны, кара!” — дип алдан ук юатып та, ипләп тә әйтеп куя. Сытылырга торган күңелгә кайчагын катырак итеп әйтелгән сүз дә сыгылмаска көч бирә!.. Шул кадәр матур ярлар алар. Кече күңелле икесе дә!.. Икенче берәүләр миңа сәлам дә бирмәс иде, алар туган көнем җитсә җыелышып котларга килеп керәләр. Ничек еламыйсың инде?.. Шатлыктан да елыйм мин. Бер җылы сүз җитә күңелгә!..

—Иманга килеп, намазга басулар да яшәргә көч бирә, диләр. — Дингә бирелергә юкмы исәбегез?...
—45 яшенә җиттем инде, бер уйласаң, дингә килсәм дә була торгандыр... Мин догасыз бала түгел, берничә дога беләм үзе. Мәрхүм әбием дә: “Догасыз яшәргә ярамый”, — дип әйтә торган иде. Намаз догаларын ятламаслык түгелдер, анысы да минем хәлемнән килергә тиеш. Тик намаз уку өчен камил тәһәрәт, чисталык кирәк. Күрәсез, мин дүрт аякланып гел идәндә йөрим. Гел чиста гына бетеп булмас, дип куркам. Чисталыгың булмаган килеш сәҗдәгә егылу дөрес булыр микән?.. Кимчелекле кешенең намазы дөрес булыр, дигән сүзләрне дә ишеткәнем бар үзе... Әлегә тәвәккәллегем җитеп бетми... — ди Рәмзия апа. 

Һәр гамәлнең вакыты Аллаһыдан килеп ирешә ул. Җитәр ул сәгатьләр дә. Ә хәзергә алар үз тормышларының рәхәтен күреп яшәсеннәр. Шунысы тәгаен, кеше җилкәсендә яшәүчеләрдән түгел алар. Дөрес, ярдәм итүчеләре бар!.. Әмма хуҗалыктагы хезмәтне алар үзләре башкара. Мунчаны да үзләре ягып керәләр. Ишегалдында җим чүпләнгән 12 генә бөртек тавыкларын да үзләре хәсиятлиләр. Хәттә яшелчәләрне дә үзләренә җитәрлек итеп үстерәләр. Шулай булгач, аларны сау кешеләрдән ким дип әйтергә хакыбыз бармы? Юк!.. Алар гаят дәрәҗәдә тырыш кешеләр! 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading