Бүген көн дә ничектер серле кебек тоелды. Кошлар бигрәк моңлы итеп сайрый, күктәге болытларда да әллә нинди матурлык бар иде. Шушы хозурлыкка сөенеп колхоз эшенә барам, хыялланып Сәйдә белән сөйләшәм. Ничек аны күрергә, ничек кенә аны күзләрем белән булса да иркәләргә?!
Шул вакыт баш очымнан гына каркылдап олы гына карга очып үтте. Мин әлләни игътибар да бирмәдем. Менә эшкә дә килеп җиттем, ләкин шул вакытта колхоз рәисе йөгереп килеп, сугыш башлануын хәбәр итте. Авыл умарта оясы кебек шаулый, кемдер елый, кемдер нәрсә икәнен дә аңышмый. Эшемне ташлап өйгә йөгереп кайттым. Әни, сеңлем ишетеп аптырап калганнар. Мин тиз генә авыл советына киттем, кулыма повестка да тотырдылар. Ә күңелемдә Сәйдә... Соңгы тапкыр булса да күрәсе иде бит!..
Бу сугыш тиз генә бетәчәк түгел! Их, нишләргә? Шулай да тиз генә җыендым һәм күрше авылга йөгердем. Бер генә тапкыр күреп калыйм дип авылга килеп җиттем. Кая торганнарын белә идем, шулай да берәрсе чыкмасмы дип көтә башладым. Менә капка ачылды, нишләргә дә белмичә басып катып калдым. Бу Сәйдә иде. Мин аңа таба омтылдым, ләкин ярамый дип калдым. Бу безнең соңгы тапкыр бер-беребезне күреп калуыбыз булды. Их, бу каһәр суккан сугыш!
Шулай итеп, мин сугышка киттем. Сугыш сугыш инде ул. Хатларны да сирәк яздым, дөресен генә әйткәндә язарга да вакыт булмады. Мин язмышыма ачулы, саф, беренче мәхәббәтемнән аерылуыма бик үпкәле идем. Сугышта нинди генә авырлыклар күрмәдем, яраланып госпитальдә ятсам да, тагын сугыш кырына киттем. Җәяүләп Берлинга кадәр барып җиттем. Сугышта күрсәткән батырлыкларым өчен медальләр, орденнар, Сталинның рәхмәт хатларын да алдым. Фронт газеталарында да мактап яздылар. Бөек Ватан сугышы бетеп, бер ел үткәч кенә туган ягыма кайта алдым. Авыл үзгәргән... Үзгәргән дип кеше азайган. Ирләр азайган.
Мин Сәйдәне сораштым, ире сугышта үлеп калган. Ә үзе бала тапканда үлгән, малай тапкан. Их, Сәйдә! Нигә болай булды бу безнең язмышлар! Ник?! Ник?! Бу сорауны мин үземә гомер буе бирдем.
Комментарийлар