Ильяс үзенә нәтиҗә ясады: болай кочаклап ук алгач, димәк, ире. Димәк, синең яну-көюләрең бушка гына... Буш өмет, буш хыяллар...
Бер атна киоск янына бармады. Андагы кызны ничек тә онытырга кирәк иде. Тик әсир иткән хистән тиз генә котылып буламы соң. Бу мөлаем хатын белән яшәүче бәхетле ир ниндирәк икән дип кызыксынды. Якыннанрак күрәсе иде...
Бу юлы Ильяс якында гына торган кибет яныннан күзәтергә булды. Нәкъ сәгать җидедә шул ук машина килеп туктады, аннан шул ук ир килеп чыкты. Элеккечә ишекне ачты, аннан Мәдинәне кочаклап ук алып машинасына утыртты һәм китеп тә бардылар. Егет шунысына игътибар итте: иркәй шактый олы яшьтә кебек тоелды, кепкасы астыннан чал чәчләре дә күренеп калды. Ире шулай карт микәнни?
Тагын бер атна үтте. «Мәдинәм-гөлкәем» моңы Ильясны тагын киоск янына әйдәде. Кичке сәгать җиде. Машина һаман юк. Менә эчтән ишек ачылды, иң башта таяна торган таяк күренде, аннары сак кына аякларын сузып Мәдинә үзе чыкты. Баскычтан төшкәндә чак кына егылмыйча чайкалып куйды. Шул чакта Ильяс җитез генә килеп, аны тотып алды.
- Бүген килеп алучы юкмыни?
- Юк шул, әтием чирләде, машина йөртерлек хәлдә түгел.
- Мин аны ирегез дип торам.
- Кая инде ул миңа дигән ир, мин бит гарип-гораба, - диде дә Мәдинә сулкылдап елый башлады.
Бер-ике адым атлауга, кызның бер аягы шыгырдап куйды. «Протез?! - дип уйлап алды Ильяс. - Менә нигә бу кызның озаттырасы килмәгән икән?»
Ә кыз һаман елый. Егет аны көчкә тынычландырды. Икәүләп якындагы бер эскәмиягә барып утырдылар. Кыз шунда үзенең тарихын сөйләп бирде.
«Уфада университетның беренче курсын тәмамлаган җәйдә, юлаучы җиңел машинага утырып, кайтыр юлга чыктым. Бер үрне төшкәндә каршыга зур тизлектә килүче икенче машина күренде. Калганы бер-ике секундта булды. Тормозлар чинавын, көчле бәрелү тавышын һәм каядыр очканыбызны хәтерлим. Күземне ачтым. Бөтен нәрсә ап-ак. Димәк, больница. Уң кулымны күтәреп, башымны капшасам, күземне, авызларымны гына калдырып, марляга чорнаганнар. Сул кулымны күтәрим дисәм, анысы гипста. Сул аягым сызлагандай тоелды. Исән кулымны сузсам - аяк юк. Кычкырып елап җибәрдем. Дежур медсестра йөгереп килде, кнопкага басты, ашыга-ашыга, табиб килеп керде. Мин елыйм да елыйм. Ниндидер укол кадап кына туктаттылар.
- Нигә минем аягым юк? - дим.
- Башкача булмый иде, - диде табиб. - Авариядә бер аягың чәрдәкләнеп беткән иде. Гангрена куркынычы туды. Ярый әле, бер аягыңны һәм кулларыңны саклап калдык. Алары да сынган иде. Өстәвенә баш миең селкенгән булып чыкты. Өч көн аңыңа килә алмадың.
- Аяксыз калганчы, үләсем булган, - дим.
- Алай димә, - диде табиб. - Син бит әле яшьсең. Бөтен тормышың алда. Иң мөһиме, исән калдың.
...Больницада бик озак яттым. Хәзер инде ике ел өйдә утырам. Икенче группа инвалидлык бирделәр. Егерме яшьтә - инвалид. Иртән әни белән әти эшкә китә. Көне буе ялгызым үрсәләнәм, үземә урын таба алмыйм. Аптырагач, менә киоскка эшкә урнаштырдылар».
Кыз тагын елый башлады.
- Мәдинәм-гөлкәем, - диде Ильяс. - Мин сиңа бер күрүдә үк гашыйк булдым. Риза булсаң, чык миңа, сине һичкайчан ташламам.
- Риза булыр идем дә бит, имгәк буласым килми. Ашыкма әле, соңыннан үкенүең бар...
Бу сөйләшүдән соң тагын ике ай үтте. Нәкъ кичке сәгать җидедә киоск янына машина килеп туктады. Аннан Ильяс килеп чыкты. Киоск ишеген ачып, Мәдинәгә чыгарга ярдәм итте, аны сак кына үзе янына утыртты. Машина Ильясның йортына юнәлде. Үзе руль артында, алдан җыры бара: «Мәдинәм-гөлкәем». Ә янәшә утырган Мәдинәкәйнең йөзендә шатлык балкый. Бу минутларда дөнья йөзендә шушы икәүдән дә бәхетлерәк беркем юктыр кебек тоела иде.
Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ
"ШК" архивыннан
Фото: https://www.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар