– Шул вакытта без икенчебезне көтә идек. Мобилизациягә эләккән офицерлар хәрби өйрәнүләрдә булмады. Бер атна ЭКСПОда булганнан соң, аларны кире өйләренә кайтарып җибәрделәр. Хәрби хатыны булгач, мин бу яңалыкны тыныч кабул иттем. Моннан тыш, көмәндәге балам да бар хис-тойгыларымны сизә бит. Артык борчылырга ярамый. Махсус хәрби операция узучы зонага китәр вакыт җиткәч кенә, нык уйлануым хәтеремдә. Әмма Рафаэльгә карата ышанычым нык булгандыр, моны берәүгә дә сиздермәдем. 26 октябрьдә икенче кызыбыз Самира туды. Әтиебез аны бары алты ай үткәч кенә беренче тапкыр кулына алды. Рафаэль Вәлиуллин Сватово юнәлешендә штаб начальнигы вазифасында хезмәт итә. 2022 елның декабрь аенда аңа подполковник исеме бирәләр. Хәрби дәрәҗәдәге иптәшләре генә түгел, мобилизацияләнгәннәр бик хөрмәт итә аны. Үзенең белеме һәм тәҗрибәсе белән уртаклашып калырга тырыша офицер.
– Тәвәккәл булды, үзе турында уйламады. Башкаларга яхшы булсын, дип йөрде. Әлбәттә, аның шактый коры, таләпчән булуы кайберәүләргә ошап та бетмәгәндер. Әмма яу кырында моннан башка эш итеп булмый. Тыштан шактый кырыс булып тоелса да, эчтән бик кайгыртучан, эчкерсез, шәфкатьле, ярдәмчел кеше иде ул. 2023 апрелендә “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә. Нәкъ шул вакытта аны ялга җибәрделәр. Май аенда исә “Суворов” медале белән бәяләгәннәр иремнең хезмәтен. Кул астындагы егетләр өчен җан атып йөрде ул. Әлбәттә, яу кырында югалтуларсыз да булмый. 200нче егетләр булса да, аларны туган якларына җибәрү өчен бөтен тырышлыгын куя иде. Арча, Балтач егетләренең әти-әниләре аны әле дә җылы итеп искә алалар. Ут астыннан егетләрне алып чыгып эвакуациягә тапшырган бит ул. Аллаһы Тәгалә саклап йөрткәндер инде.
“Алтай” бездән китте” 2023 елның ноябрь ахыры. Харьков өлкәсе Купянск районы Ягодное бистәсе тирәсендә каршы як белән хәлиткеч бәрелешләр бара. Егетләребез чын каһарманлык өлгеләре күрсәтә.
– Ул миңа 3 көн шалтыратмады, тик... 4нче көнне телефоным шалтырады. Рафаэльнең дусты иде. Минем кечесе белән мәш килеп йөреш. “Утыр”, диде. Мин шулчак барысын да аңладым. “Алтай бездән китте” (махсус хәрби операция зонасында Рафаэль үзенә “Алтай” кушаматы алган була - ред. иск.), диде ул беравыктан соң. 28 ноябрьдә һәлак булган ул. Әле дә кат-кат уйланам, бер-беребезгә карата шул кадәр зур сөю хисе булып та, ничек аның һәлак булганын сизмәдем икән мин? Ялгышканнардыр, дидем. Кояшымны Арча авылы зиратына җирләдек. Аның аяк очларына басып балаларыбызны аякка бастыру өчен бөтен көчемне куячакмын дип сүз бирдем. Хәзер менә гомерем буена мәхәббәтебезне йөрәгемдә саклап, истәлекләр белән яшәячәкмен, – ди Әлфия.
Комментарийлар
1
0
Урыны ожмахнын турлэрендэ булсын Минем Рафаэлемне алып кайтырга ул да булышты Сабырлык Сезгэ
0
0