16+

Кытайда куркыныч авыру тарала. Татарстанга ул яныймы?

Гуандун провинциясендә атна ярым эчендә 10 меңнән артык авыруны ачыклаганнар, анда урамнарны дезинфекциялиләр һәм инде онытылган ковид чикләүләрен яңадан кертәләр.

Гуандун провинциясендә атна ярым эчендә 10 меңнән артык авыруны ачыклаганнар, анда урамнарны дезинфекциялиләр һәм инде онытылган ковид чикләүләрен яңадан кертәләр.

Кытайда Чикунгунья бизгәге таралыш ала, аны шул ук исемдәге вирус китереп чыгара. Гуандун провинциясендә атна ярым эчендә 10 меңнән артык авыруны ачыклаганнар, анда урамнарны дезинфекциялиләр һәм инде онытылган ковид чикләүләрен яңадан кертәләр. Бу куркыныч авыру Татарстанга да килеп җитмәсме?

Температураның 40 градуска кадәр күтәрелүе, күңел болгану, тәндә тимгелләр чыгу, мускулларда һәм буыннарда көчле авырту – чикунгунья вирусы китереп чыгара торган авыру билгеләрен шулай тасвирлыйлар. Гадәттә, авыру бер–ике атна дәвам итә, әмма зарарланган буыннар белән проблемалар артрит рәвешендә гомер буена калырга мөмкин. Дөрес, коронавирус очрагындагы кебек үк, кемдер авыруны җиңел кичерә, ә кемдер өчен ул үлем белән тәмамлануы да ихтимал.

Чикунгунья бизгәге вирусы черкиләр тарата, алар нигездә Азия Һәм Африка илләрендә яши. Ләкин глобаль җылыну нәтиҗәсендә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, быел июль ахырында чикунгунья бизгәген йоктыру очраклары Франция һәм Италиядә дә теркәлгән. Авыруның бөтен дөнья буйлап таралу куркынычы бар, дип шом кертәләр.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә билгеләп үткәнчә, әлегә чикунгунья бизгәгенең читтән кертелгән очраклары бездә теркәлмәгән, әмма мондый куркыныч бар. Шул ук вакытта бу авыру кешедән кешегә күчмәвен ассызыклыйлар. Инфекцияне черкиләр тарата, ә мондый черки төре Татарстанда таралмаган. Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов та чикунгунья бизгәге һава-тамчы юлы белән таралмый һәм шуңа күрә аны ковид белән чагыштырырга ярамый, дип белдерә. 

-    Бу бизгәк күптән билгеле, яңа авыру түгел. Нигездә, инфекцияне билгеле бер төрдәге ана черкиләр тарата. Россиядә алар яшәми, инфекция экзотик санала. Ләкин климатның гомуми җылынуы шартларында бу черкиләрнең миграциясе мөмкин. Мәсәлән, охшаш күренеш башка экзотик авыру – Көнбатыш Нил бизгәге белән була. Ул беренче тапкыр Нил ярларында – Африкада ачыклана. Ләкин глобаль җылыну нәтиҗәсендә, соңгы елларда Татарстанда да барлыкка килә, - ди Лопушов.

Теоретик яктан авыруны йоктырган кеше Россиягә килергә мөмкин, ләкин мондый кеше чирне башка беркемгә дә йоктыра алмаячак, ул тирә- юньдәгеләр өчен куркынычсыз, дип тынычландыра эпидемиологлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading