18 июль көнне Чүпрәле районы Шланга авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Илмир Мостафинны җирләделәр. Матәм митингы хәрбинең туган авылында үткән. Илмир үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
"Көлдереп бетерә иде"
Илмирне озатырга килгән һәркем аның игелекле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше булуын билгеләп үтте. Николай Нестеров Ильмир белән бергә хезмәт иткән, геройның әти-әнисенә шундый ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде.
- Без аның белән беренче көннәрдән үк янәшә идек, - дип сөйләде хәрби. - Бу вакыт эчендә ул безнең өчен дус кына түгел, ә абый да булды. "Илмир абый", - дия идек аңа. Ул һәр нәрсәгә юмор аша карый һәм безне көлдереп бетерә иде. Янәшәдә генә үлем сагалап йөргән җирдә бу бигрәк тә мөһим. Барысы өчен дә рәхмәт, Илмир абый. Барлык хезмәттәшләрем һәм шәхсән үз исемемнән кайгы уртаклашам.
Илмир Мостафин Чүпрәле районының Шланга авылында туып үскән. Калуга өлкәсендә хезмәт итә. 2002 елда туган авылына кайта һәм төрле эшләрдә эшли. Авылдашлары аны һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган кеше итеп искә ала. Авылыбызның моңлы сандугачы иде, ди алар аның турында.
2012 елда Илмир Мостафин гаилә кора. Үзенә юлдаш итеп күрше авылдан Иринаны сайлый. Кызлары Лилиана һәм уллары Ильвир туа.
“Кирәк булган икән, китәбез”
Йөрәктәге яраны сүзләр белән төзәтеп булмый. Әмма Илмирның намуслы, фидакарь тормышы турында хатирәләр үлемнән көчлерәк. Без хәрбинең авылдашлары белә сөйләшеп алдык.
- Буадан повесткалар килгәч, 22 елның ноябрендә егетләребезгә тапшырдык аларны, - дип сөйләде безгә Шланга авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов. - Икеләнүләр, шөбһәләр булмады. Илмир дә: “Кирәк булган икән, барабыз, китәбез”, диде. Бер ай буена алар ЭКСПОда әзерлек узды. Аннан соң хәрби операция зонасына җибәрелделәр. Хәлләрен белешеп, шалтыратышып тордык. Илмир Донецкта Угледар ягында хезмәт итте. Соңгы тапкыр аның белән 29 июньдә сөйләштек. Бернигә зарланмады. 12 июльдә һәлак булган, андагы хезмәттәшләреннән безгә хәбәр килде. Әмма рәсми хәбәр килгәнне көтәргә булдык. Хәрби комиссариат вәкиле белән Ирина янына киттек. Уйнап йөрүче балаларның: "Әтиебез кайчан кайта?" дигән сорауларын ишетү иң авыры булды. Илмирның җәсәден бик тиз кайтардылар үзе. Махсус машина төнлә Шлангага төнлә 17 июльдә кайтып җитте. Илмирны авыл зиратында җирләдек. Бик күп кеше килгән иде. Әти-әнисенә бик авыр, икесе дә олы яшьтә, авыру уллары бар. Ул алар белән яши. Илмир бит әти-әнисенең терәге, таянычы иде. Үзенә аерым йорт салып чыкса да, гел әти-әнисен карап яшәде. Ике йорт эшен алып барды. Инде хәзер батыр авылдашыбызның исемен мәңгеләштерү турында уйларбыз, район җитәкчелеге белән сөйләшеп бетерәсе бар. Авыл клубында үткән бер генә концертны калдырмый, өздереп халык җырларын башкара иде ул.
“Унбер ел буе мине укытып чыгардың, рәхмәт сиңа”
Шланга урта мәктәбе директоры Ләйсән Мөхәммәтҗанова Илмир белән беренче сыйныфтан алып унбергә чаклы бер сыйныфта белем алган.
- Бер авылда туып үстек, ул 1982нче елның 9 декабрендә туган. Без 83нче елгылар. Классыбызда 2 малай, биш кыз идек. Мин яхшы билгеләргә генә укыдым. Ул гел минем алдымда утыра иде, моның үз сере бар. Контроль эшләребез бер вариантта туры килә дә, миң аңа ярдәмгә киләм. Хәтта мәктәпне тәмамлагач та аның: “Ләйсән, унбер ел буе мине укытып чыгардың, рәхмәт сиңа”, диде. Юмор хисле, спорт буенча алдыра иде. Буе кечкенә генә үзенең. Турникта күтәрелү буенча мәктәптә алдынгы булды. Аның җәһәт кенә мәтәлчек атынуын, күтәрелүен карар өчен бөтенебез бергә җыела идек. Исебез китеп карап торабыз. Йөгерүдә дә алдынгы булды ул. Әтисе җирле хуҗалыкта, ә әнисе мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләде. Мәктәбебез иске булганга, утын, күмер белән ягылды. Илмир кичен әнисе янына эшкә килеп, утын, күмер кертергә булыша иде. Әнисенә җиңел булсын дип, атна ахырында классыбыз белән бергә мәктәп идәннәрен юыштык. Сыйныфыбызда ике малай гына булгач, алар кызларны бик хөрмәт итте, ә без масаеп, кайчак аларны чеметеп алабыз. Ике бөртек егетебезнең дә туган көннәре кыш көне. Аларның туган көннәрен үткәрттерә идек. 1990-95нче еллар бик авыр вакыт, юклык заманы. Ярты кило карамель, бер банка компот алып килә егетләр. Өйдә пешкән берәр тәм-том да була иде. Шуларны өйләреннән мәктәпкә алып төшеп класста безне сыйлыйлар. Ул көнне уку онытыла, без иртәннән аларны бимазаларга тотынабыз. Күңелле яшәдек, юклык заманы булса да. Ручка, карандаш алып килеп бүләк итә идек. Тора-бара бүләкләр үзгәргәндер, әмма истә калганы шул булды.
Мәктәпне тәмамлап, төрлебез төрле якка таралыштык, укырга кердек. 2000елда Илмирны армиягә алдылар. Классташлар бөтенебез бергә аның адресын белешеп хат яздык. Туган ягыннан хат-хәбәр килүе зур сөенеч булгандыр инде аңа. Илмир соң өйләнде. Бөтенебезне өйләндереп, кияүгә биреп бетергәч кенә. Армиядән кайткач, өйләрен төзекләндерде. Каршы яктагы урамда йорт салып чыкты. Тырыш, уңган, тирә-якта танылган балта остасы, Красноярск, Себер якларына барып та эшләп кайтты. Мобилизация буенча чакырылгач, классташлар җыелышып озатырга мендек. Махсус операция зонасына киткәч тә, элемтә өзелмәде. Сирәк кенә булса да, телефон аша аралашып тордык. 29 июнь көнне Илмир белән соңгы тапкыр сөйләштек. Әле кисәттем дә, “Телефоннан еш аралашма, берүк элемтә аша тотмасыннар", дидем. Үлеме турында авылдашлардан белеп алдым. Кичкырын Ирина янына хәл белешергә мендек. Ул безнең күрше Матак авылыннан, чуаш милләтеннән булса да, татарча яхшы сөйләшә. Балалары да татарча сиптерә генә. Лилиана быел 4кә, Ильвир 2 сыйныфка бара. Сыйныфташларыбыз минем аркылы сәдакаләр җибәрде. Барыбыз да Илмир белән хушлашырга килдек. Табутта кайтардылар, махсус тәрәзә куелган. Илмир елмаеп ята, нәкь киткәндәге кебек. Гаиләсенә сабырлыклар. Хәлдән килгәнчә булышып торачакбыз.
Батыр егетләребезнең исемнәре район, республика тарихына алтын хәрефләр белән язылды, без аларны беркайчан онытырга тиеш түгел.
Комментарийлар