Саклап торучысы, көнләшүчесе, тыючы да юк бүген Сиринәнең. Чыгып китсә көннәр, төннәр буе да йөрергә була.
Ирекле ул. Тик аның бер кая да чыгасы да, барасы да, бер кеше белән очрашасы да килми. Әйтерсең лә, бар теләген Руслан үзе белән теге дөньяга алып киткән. Менә нәрсә җитмәде аңа? Баһадирдай ире, тупырдап торган балалары бар иде. Сиринәнең хәтта торып ут яндырасы килми, ул уйларына бирелеп ята.
Матурлык эләшкән чакта фәрештәләр Сиринәне урап үткән диярсең. Ул ябык, кечкенә генә буйлы, җитмәсә бите тулы эре-эре сипкелләр, яшел күз һәм саргылт чәч. Урта классларда ук тәмәке тарткан кызның алдагы тешләре ямьсезләнде, тавышы да карлыкканга әйләнде. Өстәвенә бер теше эчке яктан карайды, авыртмагач, табибка баруны да кирәк дип санамады ул.
Типтереп яшәүгә күнеккән кыз мәктәптән соң да юньле-рәтле укымады, әти-әнисе тукый торгач, аларның күңелләре булсынга гына район үзәгендәге СПТУда пешекчеләр әзерләү бүлегендә укыды. Укыды диеп әйтү дә дөрес булмас, ул үзенең әрсезлеге белән генә укытучылардан билгеләр сатып яки талап диярлек алды. Сиринәнең классташлары да кайсы кая таралышкан, аларның күбесе югары уку йортларында. Ә ул пешекче һөнәрен алды да эш эзли башлады. Пешекче булып эшлисе килмәде, ә югарырак урыннарга үрләү өчен уку кирәк, яки танышлык кирәк иде. Сиринәдә ни анысы, ни тегесе юк. Шул көннәрдән алып ул уңышлырак кияүгә чыгу ягын эзли башлады. Тик матур егетләр никтер матуррак кызларга гына карый кебек тоелды аңа.
Сиринә үзе укып чыккан СПТУ ашханәсенә эшкә керде. Дөресрәге, аны юкка чыкмасын дип кызганып, бер укытучы урнаштырды, тулай торактан бер бүлмә бирдертте. Сиринә эшеннән кайтты да, бер кич тә күңелсезләнеп утырмады, кем туры килсә, шуның белән типтерү ягын карады. Бер көнлек егетләре хисабына ашады-эчте, бераз акча да юнәтеп булганлыгын аңлады. Мондый тормыш рәвеше аңа хәтта ошый да кебек иде. Тик бер сыйныфта укыган кызлар бер-бер артлы яхшы эшләргә урнашып, гаилә кора башлагач, үзенең дөрес яшәмәгәнлеген аңлап алды. Чын-чынлап тормышын үзгәртү юлларын эзләде.
Сиринә шулай баш вата торгач, уйламаганда гына бер иптәш кызы аша аның күршесендә яңа гына армиядән кайткан егет барлыгын белеп алды. Никтер аның егетне күрәсе килде һәм озак уйлап тормастан, иптәш кызына кунакка җыенды. Егетнең исеме Руслан икән. Әлегә аның кем беләндер ныклап йөреп китә алганы, аралашканы да сизелми ди. Сиринә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмас өчен барысына да риза иде. Чөнки егет яшәгән йорт ике катлы, ишегалдында бер йөк машинасы һәм тагын ике җиңел машина, җыйнак кына итеп җыештырылган ишегалды, шау чәчәктәге бакча, зәвыкъ белән ясалган ял итү зонасы... Сиринәнең мондый ишегалларын төшендә дә күргәне юк. Ул үзе яшәгән авылдагы йортны, ишегалларын күз алдына китереп йөзен чытып куйды. Иске йорт, абзар белән кушылган ишегалды, иске тәрәзә пәрдәләре, исерек әтисе утырып эшкә йөри торган карт алаша, ишегалдындагы аның иске арбасы, исәпсез-хисапсыз тимер-томыр өемнәре, коймаларга сөяп куйган, инде күгәреп каткан төрледән-төрле велосипедлар. Ул сәпитләр инде энеләре үскәннән үк шунда сөяп куйган килеш тора. Әтисе гел исереп йөргәч, әнисенең дә эшкә күңеле үсмәде.
Гаиләдә еш кына тавыш, сүгенү сүзләре булды. Шуңа күрә Сиринә дә кирәксә-кирәкмәсә сөйләмендә сүгенү сүзләрен еш кыстырып сөйләшә. Шуларны уйлый-уйлый ул Русланны үзенеке итү чараларын эзләде. Сиринә көн саен булмаса да, көнаралаш дус кызы янына чапты. Алар бергәләп Русланны да ияртеп кич белән урам әйләнәләр. Русланның әнисе рус, әтисе татар кешесе. Егет бик тыйнак. Әмма Сиринәгә аны юлдан яздыру кыен булмады. Чөнки Сиринә инде бу эштә “чарланган”. Тора-бара Руслан үзенең аның тозагына килеп эләгүен сизми дә калды. Хатын-кыз буларак Сиринә аны тулысынча канәгатьләндерә белә иде. Егет сукырларча барып “капты”. Русланның әти-әнисе булачак киленне күргән вакытта Сиринәнең корсагы беленә иде инде. Шулай итеп Сиринә уңышлы гына кияүгә чыкты. Русланның әти-әнисе аларга фатир бүләк иттеләр.
Сиринә бер-бер артлы кыз һәм ир бала тапты. Берничә ел тыныч кына яшәгәннән соң, Сиринәгә гаилә тормышы күңелсез кебек тоела башлады, югыйсә, ул хыялланган бар әйбере дә бар. Торам дисә – фатиры, йөрим дисә - машинасы, кайнанасы аша яхшы эшкә дә урнашты. Чәчен-башын карап йөри башлагач, элеккеге сөйкемсезлеге дә косметика астына яшерелде. Тик Сиринә кебек холыксыз кеше бер генә коллективта да юк. Ул кем белән булса да тиз кызып талашып китә, андый вакытларда Сиринә сүзгә кесәгә кереп тормый инде, ямьсез сүзләр белән “аттыра” гына. Сиринә бер ел эчендә генә дә берничә эш алыштырды. Барысында да холкы аркасында зыян күрде. Ул кешеләр белән уртак тел таба белмәде. Соңгы эшеннән коллективтагылар уртак хат язып, эштән үзе теләп китәргә мәҗбүр иттеләр.
Ә Русланны киресенчә, эшендә күтәрделәр, ул хәзер телиме-теләмиме командировкаларга йөрергә тиеш. Балалар тулысынча Сиринә карамагында калды. Ул аларны мәктәпкә илтә, төрле түгәрәкләргә йөртә. Шундый гади генә көннәрнең берсендә ул күптәнге танышын очратты. Кайчандыр алар бер сыраны бергә бүлеп эчеп, аның бакча йортындагы иске ятакны бүлешәләр иде. Сиринә аңардан ике тапкыр балага да узган иде, ләкин тиз һәм оста гына котыла алды. Сиринә аны күргәч, элеккеге ирекле тормышы исенә төшеп күңеле кытыкланып куйды.
Кайчандыр өтек кенә булган танышына хәйран ир-егет кыяфәте кергән, акчасызга да охшамаган. Хәер, Сиринәгә акча кирәкми дә хәзер, аның тормышы җитеш, ә менә яшьлек дәртен бер кузгатып алырга ул каршы түгел. Бу хис икесендә дә кабынды бугай. Алар очрашырга сүз куештылар. Күптәнге танышы Себер ягында хәйран гына акчалы эштә икән, ялга кайткан. Берничә тапкыр өйләнеп караган, гаилә тормышы барып чыкмаган, имеш Сиринәне сагынып яши икән. Бу сүзләр хатынның йөрәгенә сары май булып ятты. Шулай итеп, Руслан командировкадан кайтканчы Сиринә көн саен диярлек сөяркәсе янына чапты. Район җире зур түгел, әлбәттә, аларны күреп, белеп танучылар да булды. Руслан да хатынында булган үзгәрешләрне тиз сизде, әмма бер сүз дә әйтә алмады. Һаман да шул балалар хакына диеп тавыш чыгарудан тыелып калды.
Гаилә тормышы үз агымына барды. Руслан чираттагы командировкасына әзерләнде. Аэропортка юл алды. Тик ул китәргә тиешле рейс тоткарланды, компания Русланның командировкасын киләсе атнага чигерде. Ир өенә кире кайтты. Кайтты һәм фатирны ачып керүгә аны Сиринә ике ир белән түшәктә каршы алды. Чөнки Сиринәнең танышы мәхәббәт уенына яңа төсмер өстәмәкче булып, үзенең тагын бер танышын алып килгән иде. Руслан борылып чыгып китте һәм шул китүдән әтиләре яшәгән ишегалдындагы утын сараена кереп үз-үзенә кул салды. Аннан истәлек булып әнисенә соңгы язу гына калды: “Әни! Балаларны ничек тә үзеңә алырга тырыш, теге өстерәлчек Себеркегә бер ни дә калдырма, фатирда аның өлеше күп түгел, теләсә, бүлеп бирерсең. Минем тормышым – тоташ ялгышлык булды! Кичерегез мине!”
Индира Сәйфуллина
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар