Рейхстагны камап алып, аңа Кызыл Байрак кадау өчен доброволецлардан торган штурм группалары туплана. 29 апрельдә капитан В.Н.Маков төркемендәге өлкән сержантлар А.П.Бобров, Г.К.Заһитов, А.Ф.Лисименко һәм сержант М.П.Минин немецлар урнашкан урынга якын килеп, Рейхстагка артиллерия утын көйлиләр. Автомат һәм гранаталар белән коралланып, алар бу бәрелештә 40 немецны тар-мар итәләр һәм безнең пехота килеп җиткәнчегә кадәр бирешмиләр. Документларда «30 апрельдә Заһитов үзенең иптәшләре белән разведка вакытында картада билгеләнмәгән, Рейхстагтан 100 метр читтә булган каналны һәм шул канал аша кичү урынын белеп ала» диелә.
Гази Заһитов һәм аның иптәшләренең алга таба хәрәкәте турында М.П.Минин хатирәләре аша билгеле. Җирле вакыт белән 21 сәгать 30 минутта артиллерия штурмга әзерләнә. В.Н.Маков приказы белән, әзерлек тәмамланганчыга кадәр биш минут кала, А.П.Бобров, Г.К.Заһитов, А.Ф.Лисименко, М.П.Минин каналга ыргыла. Заһитов төркемне үзе разведка вакытында тапкан кичү урынына алып килә. Канал аша кичеп чыкканнан соң, төп көчләрнең килүен көтеп тормыйча, керү урынына юнәләләр. Авыр дәү ишек ябык була, Гази Заһитов тәкъдиме белән, аунап яткан бүрәнә белән ишекне бәреп ачалар һәм бина эченә совет сугышчылары ыргыла, алда Гази Заһитов була. Капитан В.Н.Маков приказы белән, аның төркеме баскыч буйлап өскә күтәрелә башлый. Алдан юлны фонарь белән яктыртып Гази Заһитов йөгерә, аның артыннан байрак тоткан М.П.Минин, аннан А.Ф.Лисименко белән А.П.Бобров. Баскычка чыга торган барлык коридорларга да алар гранаталар тондыралар. Чорма аркылы түбәгә чыгалар.
22 сәгать 40 минутта Г.К.Заһитов һәм М.П.Минин, Егоров белән Кантариягә кадәр, иң беренче булып, Рейхстагка байрак кадыйлар. Рейхстагтагы сугышта Гази Заһитовның күкрәге яралана. Пуля аның партия билетын, «Батырлык өчен» медале колодкасын тишеп чыгып, йөрәгенә бер генә сантиметр тимичә үтә. Гази Заһитов, группаның башка әгъзалары белән бергә, командование тарафыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. Аның бүләкләү кәгазендә: «30 апрельдә Рейхстагны штурмлаган вакытта Заһитов беренчеләрдән булып Рейхстагка бәреп керде… өлкән сержант Заһитов һәм сержант Минин Рейхстаг башнясына менеп, җиңү байрагын кададылар. Рейхстагны штурмлаган вакыттагы батырлыклары өчен иптәш Заһитов «СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ» исеме бирүгә лаек» дип язылган. Ләкин 1 нче Белорусь фронты командующие Георгий Жуков карары белән, аларның барысы да Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә. 1945 елның маенда Гази Заһитов тагын бер бүләк - II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Гази Заһитов туган авылына әйләнеп кайта, анда авыл советы рәисе, МТС механигы булып эшли, өйләнә. 1953 елның 23 августында фаҗигале рәвештә үлә. Гази Заһитовның туган якларында тарихи-өлкә музее аның исемен йөртә, Янагуш белән Мишкәдә урам исемнәре аның исеме белән аталган. Казанда да аның исемен йөрткән урам бар. Аның тормышы һәм батырлыклары турында китаплар язылган, шулай ук күптомлы «Татар энциклопедиясе»ндә дә күп санлы язмалар урын алган. Әмма әлегә кадәр Җиңү байрагын беренчеләрдән булып кадаучының батырлыгы Ватанның иң югары бүләге белән бәяләнмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар