16+

Үләргә дә ирек бирмәссез сез

Күптән булган хәлне сөйлим әле сезгә.

Үләргә дә ирек бирмәссез сез

Күптән булган хәлне сөйлим әле сезгә.

88 нче елда мин бик шәпләп кенә аяк сындырдым да, берничә кайсы уңышлы, кайсы уңышсыз операциядән соң, РКБның травматология бүлегендә кырык биш көн "кунак итеп", аякка сөяк аркылы чыккан сигез инәне дүрт кыршауга беркетеп, кыскасы, аякка Илизаров аппаратын кидертеп, өйгә кайтарып жибәрделәр. Аны, сөяк ялгангач, шул ук РКБда алачаклар.

Менә утырам өйдә, алай бик ямансулап торырга вакыт юк кәнишне. Йорт-җир, мал-туар, балалар кечкенә, урында утырган килеш кенә идарә итәм, кайсын тел белән көйлим, кайсын таяк белән чөйлим. Дөньяның иң авырлыгы унөч яшьлек Ләйсәннең ябык жилкәләренә төште инде. Юк, бабай да башын жүләргә салып йөрмәде, мине дә карады, кирәк жирдә күтәреп тә йөртте, дөньяның ул давылыннан без исән-имин чыктык, Аллаһка шөкер. Әле алда күрәсе яңа давылларга безне дөнья шулай чарлаган, әзерләгән икән дип уйлыйм хәзер.

Ә ул чакта бабайның исенә өйастын тирәнәйтү идеясе килде, безнең ул болай да тирән инде, кирпеч белән әйләндергән сандык шикелле.
Юк бит менә шул өйастын тирәнәйтергә кирәк, һәм нәкъ шушы жәйдә. Җайлап кына әйтеп карадым, ишетмәде, аяк сузып эшсез утырганда синең “право голосың” юк инде ул.

Эшсез утырам дип, минем бит ике кулым исән, теге аппаратлы аякка ак чүпрәктән капчык тегеп кидерттем дә, шәл бәйлим, аена сигезәр шәл бәйләгән айлар да булды. Ул вакытта мамыкны машина белән җегерлибез, уртасын машина белән бәйлибез, ике таякка таянып, шунда кулга кечкенә кәстрүл дә кыстырып, әкренләп ашарга да пешерәм әле, балалар кайтуга.

Ә сүз башым теге бабайның өйасты тирәнәйтүе турында иде бит әле. Шулай бабай тышкы яктан өйасты тишегеннән кирпеч ата, дөп тә дөп, шалт та шолт.
Ул кирпеч дөп тә дөп килеп өйастына төшеп җиткәнче, иң башта минем йөрәккә килеп бәрелә, дөп тә дөп, шалт та шолт... Ә мин утырам, аппаратлы аякны сузып, түбән төшерсәң, аяк шешеп чыга.

Элек бит бөтен кешедә биш тәңкәлек колхоз радиосы бар иде, шуннан якшәмбе көннәрендә матур спектакльләр тапшыралар иде. Шулай матур җәйге көн, мин спектакль тыңлый-тыңлый шәл бәйләп утырам, бабай дөп тә дөп китереп кирпеч ата да, аннан шул кирпечне раствор белән сылый, аннан тагын тышка чыгып, кирпеч ата.

Ә мин радио тыңлыйм, анда сугыш турында спектакль тапшыралар, бер карт бабайга басуга ашлык чабарга чыгарга кушалар. Карт инде бабай җаным, бүген үлмәсә дә, иртәгәдән калмас. Бабай мескен, йөрәк авазы белән өзгәләнеп, "Үләргә дә ирек бирмәссез сез" ди. Бабайның калган сүзләрен ишетеп булмады, аны өйастыннан килгән күк күкрәгән тавыш бүлде: "Әллә миңа гына кирәкме бу?"

Менә аптыраш кайда ул, мин торам бабайның нигә ярсыганын аңламыйча, ул тора, бу сүзләрнең миннән түгел, радиодан ишетелгән икәненә ышанырга-ышанмаска белмичә.

Ярар, урысча әйткәндә, конфликт исчерпан, аңлаштык.
Хәзер шул вакыйга искә төшкән саен уйлап куям, спктакльдәге бабай булмагандыр ул, Хозыр Ильяс булгандыр димен. Дөп-дөп төшкән кирпечнең өйастыннан алда минем йөрәккә дөп-дөп  килеп бәрелүен аңлап торучы.

Шулай булмаса, радиодагы карт тавышы ничек бабайга минем тавыш булып ишетелсен ди? Үләргә дә ирек бирмәссез сез...
Анда бит бүтән кеше юк, өйастында бабай да диванда шәл бәйләп театр тыңлап утыручы мин. Сөяктән чыккан сигез инәне дүрт кыршауга беркеткән, җәмгысы сул аягына өч килолы тимер тагып утыручы җиләк шикелле утыз дүрт яшьлек хатын.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading