16+

Улыма сөйгәнемнең исемен куштым

Мин дә сезгә үземнең мәхәббәт тарихын язарга булдым. Бу тарих берничә ел элек башланды. Назир белән мин эшләгән кафеда таныштык. Аның “права” алган чагы иде. Мине машинасында йөртеп килергә тәкъдим итте, мин ризалаштым. 

Гомумән, Назир машиналар яратты. Төрле ярышларда катнаша иде. Машиналарга бәйле кайда, нинди чара уза – ул шунда. Билгеле, мин дә аның белән йөрдем, миңа да ошый иде аның шөгыле. Шундагы дуслары, бигрәк тә дусларының йөргән кызлары безнең мәхәббәттән бик көнләшә иде. Әнә шул көнчеләр арабызга керде.

Өч ел очрашып йөргәннән соң Назир белән аерылыштык. Икебез дә горур булгач, бер-беребезгә юл куя белмәдек. Ә бит барысы да шундый матур гына башланган иде... 

Күптән түгел кияүгә чыгып бала таптым. Улыма Назир дигән исем куштым. Яраткан исемем. Назир әле дә өйләнмәгән, машиналар белән мавыгуын да ташламаган икән. Кайвакыт Назирны күрәсем, утырып сөйләшәсем килә. Бу очрашуны көтсәм дә, бик куркам. Хисләрем яңадан кабыныр дип куркам.

Исемем редакция өчен генә

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading