Нурания апа йомшак намазлыгына баскан саен газиз баласына дога кыла.
Йөрәге богаулы – үкенече бар: үзләре эштә чакта, өйләрендә янгын чыгып, өч газизенең икесе исән кала, ә менә Нурзиләсенә ялкын телләре килеп ябыша.
“Минем дә чәчләрем янганмы?”
Чистай районының Гаделша авылында яшәүче Нурания апа белән Мансур абый Мөхәмәтҗановларның йортына килгән хәсрәтне оныттырырга елларның гына көче җитми әлбәттә.
– Без кечерәк кенә беряклы өйдә яшәдек, сеңлем, – ди Нурания апа.— Олы мич тә шунда, газ плитәсе, караватлар, суыткыч, уртада – зур өстәл. Өч бала: Ләйсән, Нурзилә, Марат. Ипләп кенә яшәгәндә күз тиде... 6 нчы сентябрь көнне бакчадагы бәрәңгене алып бетердек, Нурзиләм мәктәптән кайтып та керде, тирес өеменә менеп тә басты: “Ура! Эш беткән!” – ди балакаем. 5 нче сыйныфта укый бу, мәктәп белән күмәк хуҗалык кырларына бәрәңге алырга йөриләр иде, бала гына бит, туйгандыр да. Икенче көнне иртән фермадан кайтып кердем. Нурзиләм идән юып йөри. “Кызым, ял көне, ник йокламыйсың?” – дим. Коедан ике чиләк су да алып кергән. “Йокым килми”, – ди. Үзе апасына карап елмая, теге юрган астында мышный. Ул көн дә матур гына үтте. Икенче көнне туганнарга бәрәңге алышырга тиеш идек. Иртән алты туларга унбиш минутларда елга аша чыгып киләм, күршебез кычкыра. Борылып карасам йорт түбәсендә төтен. Балаларның һәммәсе дә өйдә, йоклап калдылар. Өйгә йөгердем. Искергән электр чыбыкларыннан ут элгәндерме, белмәдек, ялкыны да тышка чыкмады аның. Элек бит өй эчендә нинди генә чүпрәк элми идек: чаршаулар, стена тутырып чигешләр, мич тирәли кашагалар... Чаршаулар яна башлап, кызларның өстенә килеп төшкән. Нурзилә беренче булып күзен ачкан. Тор, янабыз, дип, апасын уяткан. Ә үзе балакаем, йокы баскандырмы, күрәчәгенә каршыдырмы, кире урынына менеп яткан. Ләйсән тәрәзә пыяласын ватып, урам якка сикергән. Нурзиләне дә алып чыкканнар иде. Икесенең дә тәннәрен ут ялап кына алган. Нурзиләнең, ялкын кызуын йотып, үңәче пешкән. Әле Ләйсәнем, ут эченнән чыккач, үз хәлен үзе белештермичә, ике кулына ике чиләк тотып суга йөгергән. Туганыбызның оныгы да бездә иде. Марат белән икесен өйдән алып чыккач, бәгыркәйләрем, җитәкләшеп, минем әнигә йөгергәннәр. Ул каршы йортта гына яши иде. Әни әле аңламаган. “Нишләп йөрисез сез бу көннән?” – дип аны-моны белештермичә, балаларны урын җәеп яткырган.
Ул кайтып җиткәндә йорт тирәсендә күптән мәхшәр купкан, чиләк тоткан күрше-күлән кое белән ике арада йөгерә.
–Нурзилә капка төбендә утырып тора, мине күрүгә: “Әни, нигә мичкә яктың соң син?” – ди балакаем, — – ди әңгәмәдәшем. — Алар мине мичкә ягып киткән дип уйлаганнар. Нурзиләне дә әниләргә алып кереп салдык. Элек бит эчке киемнәр синтетик инде, ут тигәч, Нурзиләнең киемнәре эреп, тәненә ябышкан. “Дәү әни су бир” – дип минут саен эчәргә сорый балакаем. “Ашыгыч ярдәм” чакырттык. Табиблар килеп җиткәч кызларны карадылар да, җыеныгыз, диләр. Нурзиләне япмага төреп чыктык. Кызларны озатып калганда кызганып, бөтен авыл әрнеде. Дүрт Өйле авылы янындагы күпергә барып җитүгә машинаның тәгәрмәче тишелде. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, кирәк бит юлны тоткарларга. Йөртүченең кыланмышына да хәтерем калды, ашыкмыйча гына тәгәрмәчен алмаштырганчы шактый вакыт үтте. Нурзилә юлда аңында иде, сөйләшеп барды. Тәненең сызлавына түзәр хәле калмагач: “Нинди шәфкать туташы соң сез? Авыртуны басарга сыларлык мазегыз да юк” – дип кычкырды. Үзе апасына: “Минем дә чәчләрем янганмы? Синең бит маңгай өстендәге, баш түбәсендәге чәчләреңнең берсе дә калмаган”, – ди. Ә Нурзиләнең бер бөртек чәче көймәгән, чәчләрен үргән бантигына да ут кагылмаган иде. Хастаханәгә барып җиткәч, кызларның үзләрен генә алып менеп киттеләр. “Әни, син безне карарга менмисеңмени?” дип әй өзгәләнделәр инде. Мине кертмәделәр бит, иртәгә килерсез, диделәр. Мин төнлә хәлләре авыерлар дип уйламадым. Нурзиләм үз аңында, телендә сөйләшеп менеп киткән бала бит...
“Бер кызыгыз үлде бит”
Ул чакта узгынчы машиналарга утырып йөреш. Алары да бүгенгесе кебек еш йөрми, очраса да, ярты көнгә бер.
– Икенче көнне иртүк юлга чыгып баскан идек, төш җитәрәк кенә барып кердек, , – ди Нурания апа. — Баш табиб белән ишектә кара-каршы очраштык. Мине күрүгә үк әйтергә йөрәге җитмәде ахрысы: “Әз генә көтегез, сөйләшәбез”, – диде дә каядыр югалды. Артыннан ук яшьрәк табиб чыгып килә. Күңел түзми бит. Тегене эләктереп алдым да кызларымның хәлен сорарга керештем. “Сез утта пешкән кызларның әнисеме? Бер кызыгыз үлде бит”, – диде. Бүтән сүзләрен ишетмәдем, гөрселдәп идәнгә ауганмын. Төнен Нурзиләнең табиблардан су сораганын Ләйсән ишеткән. “Иртән уянгач: “Нурзилә! Нурзилә!” – дип эндәшүемә җавап бирмәде. Ул яткан якка борылып карасам, Нурзиләнең күзләре дә, авызы да ачык, түшәмгә таба карап ята. Шәфкать туташларына бик озак кычкырдым. Йөгерешеп кергәч, Нурзилә тирәсендә бераз кайнаштылар да, аны караваты белән бергә алып чыгып киттеләр. Минем, нәрсә булды, дигән соравыма җавап бирмәделәр”, – диде Ләйсән. Без аңа ул чакта сеңлесе үлгәнен бөтенләй әйтмәдек. Нурзиләнең тәне 65 процент пешкән иде, исән калырлыкмыни?.. Мин яныннан да китмичә Ләйсәнне сакладым, Нурзиләмнең өчесен, җидесен үткәрергә дә хәйлә табып кына кайтып килдем.
Яшерен-батырын түгел, район хастаханәләрендә шартлар мәсьәләсе аксый. Ә пешүдән дәвалану үзгә төрле алымнар сорый.
– Нурзиләнең җидесен үткәргәнен генә көтте дә, абыем Казан табиблары белән сөйләште. Районныкыларга без үзебез әйтеп караган идек югыйсә. “Казанда сезгә урын юк”, – диләр. Әле бит телефоннан сөйләшүе дә мең бәла ул елларда, заказ биреп, ике көн көтәсе. Казан табиблары абыйга: “Бүген үк алып килегез” – дигәннәр иде. Ләйсәнне без көч-хәл белән шулай озаттык. Казанда Ләйсәнне апам карады, мин апа артыннан тагылып кына йөрдем. Авыл кешесе күп нәрсәне аңлап та бетерми бит. Ләйсәнгә бер-бер артлы әллә ничә мәртәбә операция ясадылар, тән тиресен күчереп утырттылар. Ярты кышка кадәр хастаханәдән чыкмыйча ятты балакаем. Арыды, туйды, – ди әңгәмәдәшем.
Ә сеңлесенең вафатын аңа бер айдан артык вакыт үткәч кенә әйтәләр. Нурзиләнең җидесен үткәргән көнне ул үзе дә төш күрә. Йөкле авылдашы коедан җиде чиләк су чыгара. Ә суы шул кадәр чиста икән... , – ди Нурания апа, кызын тыңлагач та аңлый, догалары кызы рухына барып ирешкән, Аллаһы Тәгалә кабул иткән.
– Нурзиләмнең вафатына 30 ел була инде, бер генә мәртәбә төшемдә күрдем. Бик сагынган чакларымда Аллаһыдан елый-елый сорый идем... Җәннәт кошыдыр дим, шуңа төшләремдә күрмимдер, – ди ул.
Шул чакны урамда калган гаиләнең тагын бер борчуы – түбәле булу ягын карыйсы. Ялкынны тиз сүндергәнлектән йорт кара көлгә әйләнми, шуны гына төзекләндерергә киңәш итсәләр дә, “Аяк та атлап кермим”, – дип , – ди Нурания апа каршы килә. Яңасын салырга уйлыйлар.
– Без ул елны әтиләрдә кыш чыктык. Көздән үк яңа йортның нигезен салдырып калдырдык. Ә янган йортны без сипләп җибәрдек тә, сарай ишерәк келәт итеп тоттык, – ди Нурания апа.
Югалтуның чиге булырмы?
2004 елның гыйнвары кабат югалтулар алып килә. , – ди Нурания апаның Ирек исемле бертуганы бакыйлыкка күченә.
– Ирек өйләнгәч Азнакай районына төпләнгән иде. 46 яшенә җиткәч кинәт кенә инсульт сукты. Бүген кеше бар, иртәгә юк икән. Ирекнең китеп югалганын да сизми калдык. Еракта яшәгәч, үлеменә озак ияләшә алмадык. Өендә яшидер, кайчан да бер шалтыратыр кебек иде. Иректән соң шул ук елның сентябрь аенда Илгиз бертуганымны да соңгы юлга озаттык. Төп йортта яши иде ул. Юл һаләкәтенә очрады. Дүртөйле авылына барып эшли иде. Илгизәр мотоцикл белән эштән кайтып килә икән, каршысына трактор очраган. Бер юлга сыешмаганнар. Трактор энемнең ярты башын сыдырып алып киткән, йөзенә карарлык түгел иде. Муеныннан ук өзеп алган, ышанасызмы? 3 баласы әтисез калды. Әни ул чакта үлем түшәгендә ята иде, энемнең үлгәнен әнигә әйтмәдек. 18 көннән әни дә өзелде. Минем хастаханәдә авырып яткан чагым, бик авыр иде хәлем. Энемне дә, әнине дә озатырга кайтып җитә алмадым. 2005 елның маенда Мингаяз исемле бертуганымны җирләдек. 2012 елны Нурислам абый 60 яшендә китеп барды. Менә бит ул гомерләр, ут өстендәге кыл сыман, – ди , – ди Нурания апа.
Бертуганнары белән тәгәрәшеп уйнап үскән балачагы күңелендә якты хатирәләр булып сакланса да аларның юклыгы да аны еш сагышландыра.
– Мәктәпне тәмамлагач, Чистайга укырга чыгып китем. Тегүчелеккә. 3 ел буе өс киемнәре тегү фабрикасында эшләдем дә Мансур абыегызга кияүгә чыктым, – ди , – ди Нурания апа.
Шул чакны сүзебезгә Мансур абый кушылды:
–Әлегәчә куркып яшим, тикшерүчеләр эшне “йомдылармы” икән, мәхкәмәгә бирмәсеннәр, дим. , – ди Нурания апагызны урлап кайттым бит мин. Урлаганга канун бар.
– Мансур абыегыз шулай, елыйм дигән чакта көлдереп җибәрә белә. Гомергә уйнап сөйләште. Каян киләдер теленә моның кадәр мәзәк сүз? – ди әңгәмдәшем.
– Әле бит мин дә хәйләкәр. Яшьтәш егет белән икебезгә хәрби хезмәткә чакыру биреп кайтардылар. Әй куанабыз! Без китәрбез дә... Әйләнеп кайтканчы иң матур кызларны урлап бетерсәләр? Әллә берәр җаен табып китми калырга инде? - дип әйтеп кенә бетердем. Авыл башында елга аша сикергәләп чыкканда егылдым да. Аягым шартлап сынды. Дустым авылга йөгерде, трактор табып килеп җиткәнче 7 сәгать салкын су буенда яттым. 28 апрель иде, әле җирдән туң да китмәгән. Аяк сындырып, матур кызларны сакларга мин тылда калдым, сеңлем. Башта 13 ел тракторда, аннары 22 ел фермада эшләдем. Көтү дә көттем. Авыл егетләре кулыннан төрле эш үтә, берсенә дә иренмәдем, мактануым түгел, – ди Мансур абый.
Хәләленең сүзләрен , – ди Нурания апа дәвам итә:
–Мансур гел бездә иде. Абыйларымның дусты дип кенә карый идем мин аңа. Чистайда эшләп йөргән чагым. Атна ахырында авылга кайтабыз бит. Әни сизендеме икән: “Кызым, бүген өйдә генә утыр әле. Миңсылу апаң кереп әйтте, сине бүген урларга йөриләр икән”, – диде. Әнинең сүзләренә ышанмадым. Сарык бәрәне түгел ич мин, дидем, имеш урлатмыйм. Чынлап та урлап кайттылар. Күңелем белән риза да булмадым. Өйдә җыенып көтеп торганнар. Кунаклар кайтып тулган. Икенче көнне әнине алырга кереп киттеләр. Батыраеп абый килеп керде. “Безнекеләр риза!” – дигән була. Әни өйдә елап калган... Әни кергәч, “Тора алмасам, бер-ике айдан кайтырмын”, – дигәнем хәтердә. Атылган җиргә таш булып баттык, сеңлем. 50 елга якын бергә яшибез менә. Монда кайткач кибеттә, фермада лаборантка булып эшләдем. Фермадагы хезмәтнең кайсысы да җиңел түгел, шунда мин үземә бик нык салкын тидердем. Саусызланып, 40 яшемдә эштән туктадым, калкансыман бизне алып, инвалидлык төркеменә чыгардылар. Яман шеш тә түгел ул, ләкин саулыкның да тезенә суга. Шөкер, намазда, ул да бер хәрәкәт, – ди , – ди Нурания апа.
Мансур абый 70 яшендә дә егетләр кебек әле. Ара-тирә эшкә чакырсалар да баш тартмый. Акчасы да шул кадәр генә, кеше арасына чыгып керүе рәхәт аңа! Җирдә яшәгәндә күңел аралашуга, фикер алышуга, сөйләшүгә мохтаҗ. Димәк, тормыш кайный җанында.
Комментарийлар