Кичә кибеткә бардым. Олыгаелды хәзер, кибеткә дә сирәк йөрибез.
Элек авыл гөрләп тора иде, кибеттә гомер-гомергә чират торып, товар алдык. Әле син алырга теләгән әйбер иркен сатыламы? Берсендә челтәр кайтарганнар. Безнең икенче тапкыр янгач, яңа гына йорт өлгертеп кергән чак. Тәрәзәләр ялангач, челтәр аласы килә дә, чират озын. Алай да ишек төбенә кереп кысылдым. Мыж халык. Гөрләшәләр, талашалар...
Кибетченең берәүдә дә эше юк. Челтәрне метрлы агач үлчәве белән үлчи дә, кисеп өстәл астына ташлый. Шактый киметте бу төргәкне. Ишектән сөт җыючы башын тыккан иде, өстәл астына ташланган төргәкнең берсен алып аңа атты. И, сөенеп кайтып китте тегесе. Авыз ачып карап калдык. Ахирәтләре керә торды, төркәкләр оча барды. Түзмәдем, ахырдан кулым сузып, ишек төбенә очып килгән соңгы төргәкне эләктереп тә алдым. Монысы миңа, акчасын иртәгә китерермен, дидем дә, теге хатынның борынына чиертеп кайттып та киттем.
Ферма мөдире иде. Үзем сыер савам! Юлда уйлыйм, эшкә баргач көн күрсәтмәс инде мәйтәм. Шулай булды да. Көн каныкты, төнлә тынычлык күрсәтмәде. Сыерың бозаулый дип, төн үзәгендә каравылчыны җибәртә иде. Торып йөгерәм. Өйдә авыру әни, 5 бала, исерек ир сүгенеп кала. Йә дулап, артымнан килеп җитә иде. Күрде бу башлар... Ә мин әле бит мактау тактасыннан төшмәгән хатын!
Безнең хәлне күмәк хуҗалык җитәкчесе ишеткән. Ишеттергәннәр. Авылда сүз тиз йөри. Икебезне дә чакыртты. Тегенең утырып торышлары, Мәскәү алганмыни! Бер генә китереп сукты өстәлгә, борын өстендә утырган күзлеге сикереп куйды ферма мөдиренең. “Күп ашыйсыз кибет киштәсеннән, вакытында догаңны да кыла бел! Кичә йортсыз калып, бүген аякланып килгән мактаулы эшчемне мыскыл иттермәм, синең авызыңнан май тамганда аның коры кашыгыннан авызы ертыла. Соңгысы булсын! Син дә күп талыйсың ферманы, өеңә кереп, төяп чыгып киткәнне көтәсеңме?” – диде дә тегене куып ук чыгарды. Ә миңа күмәк хуҗалык исәбеннән 20 килограмм ит, ике капчык шикәр алырга рөхсәт язуы язып бирде. Бөтен авыл халкы куанган иде шул чагында. И, шул хатын, бүген дә кеше тормышыннан көнләшә.
Моны искә төшерүем дә юкка түгел, кибетче бит шул хатынның оныгы. Башта матур гына эшләп киткәннәр иде. Бәяләрне артык кыйммәт куйсалар да, халыкка яңадан-яңа товар кайтып торгач, яраттык. Алдык. Акча боза икән кешене. Бу кызны да бозылган дигәннәр иде, бүген күрдем, бигрәк яме киткән – йөзенә карарлык түгел. Эчә башлаган балакаем... Товарлары да кимегән. Көндәлек Казан юлын таптап, товар ташымагач, ярлылана шул кибет киштәсе. Бәрәкәтсез малның файдасы юк ул, хәрәмләштеңме – шушы көнгә каласың...
Әбисен исә төшердем дә, акыл бирерлек тә түгел. Гел кешедән артык булырга тырыштылар, аннан талап, моннан урлап мал җыйганнар иде, рәхәтен күрмәделәр. Оныгына кибет ачты – менә нинди хәлгә төште. Сату сата, үзе салмыш. Өенә керсәң – сөртенәсең, чисталыгы ташка үлчим. Анда төргәк, монда төргәк. Төргәк саен хәрәм мал...
Гөлсу.
адресым редакция өчен генә
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар