16+

“Хәрби булырга хыялланды, хәрби булып китте дә...”

Кечкенәдән үк йотлыгып китап укыды. Нәкъ менә хәрби тормыш, бөек полковедецлар белән бәйле булганнарын.

“Хәрби булырга хыялланды, хәрби булып китте дә...”

Кечкенәдән үк йотлыгып китап укыды. Нәкъ менә хәрби тормыш, бөек полковедецлар белән бәйле булганнарын.

Шакир абый Маняпов сүзен менә шулай башлады. Улы турындагы истәлекләре турында сәгатьләр генә түгел, ә көннәр буе сөйләргә әзер ул. Шәүкәт улы белән бәйле хатирәләр дөньясында юанып яши хәзер әти кеше.

“Батыр, каһарман булырга телим”
Шакир абый һәм элеккеге хәләле Айгөл тумышы белән Нурлат ягыннан. Берара бәхет эзләп Үзбәкстан якларына чыгып китә яшьләр. Тик озакка түгел....

Беренче балалары Шәүкәт 1993 елның 30 ноябрендә Бохара шәһәрендә дөньяга килгән. Шакир абый сөйләвенчә, соңрак аларны туганнары Түбән Кама шәһәренә чакыра. Яшь гаилә бирегә күченеп кайта. Шәүкәт балалар бакчасына йөри, гаиләдә аннан тыш энесе һәм сеңлесе дөньяга килә. Көне-төне эштә булган әти-әнисенең төп булышчысы була ул.

— Шәүкәт тәрбияле, киң күзаллаулы бала булды. Ул бик күп укыды, мәктәптә алган билгеләре дә бик яхшы иде. Яшьтәшләре аңламаган катлаулы темаларны аңлаткан, дәресләрдә ярдәм иткән. Бишенче сыйныфта ук хәрби булам, дип сөйләнеп йөри башлады, — ди Шакир абый.
Шәүкәт тарихи әсәрләрне йотлыгып укыган, Матросов батырлыгы турында язмаларны яттан өйрәнеп бетергән. Әти-әнисе биргән кесә чыгымнарына бөек полководецлар Георгий Жуков һәм Константин Рокоссовскийның мемуарларын сатып алган.

— Улымның кочак-кочак китап төяп кайтуына шаккатып карыйм идем, — дип сөйли әти кеше. — Ә ул “Әти, менә бит нинди кешеләр булган! Мин дә алар кебек батыр, каһарман булырга телим. Хәрби булачакмын”, дип горурланып әйтә. Шат күңелле, кызыксынучан, игелекле малай булып үсте, яшьтәшләре белән һәрвакыт уртак тел таба, кечкенәләрне беркайчан да рәнҗетми иде. Башлангыч сыйныфларны тәмамлаганнан соң, бишенче сыйныфка кадет мәктәбенә барырга булды. "Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусына укырга керде. Бу интернат-мәктәп иде, улым беренче тапкыр башка шәһәрдә берүзе калды, әмма беркайчан да зарланмады. Без аңардан авырлыклар турында ишетмәдек, ул да кадетлыкны сайлаганына үкенмәде.
Биредә Шәүкәт кул көрәше һәм ату белән шөгыльләнә, ярышларга йөри башлый. Ә каникуллар вакытында эзтабар хәрәкәтендә катнашып Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны эзләгән.“Мактаганны яратмады”
Шәүкәт бик иртә өйләнә. Кадетлыкка укыганда ук ул бер кыз белән очраша башлый. 18 яшь тулгач, туй үткәрәләр. Яшьләрнең ике балалары туа. Шәүкәт Казан танк училищесына укырга керергә тели, ләкин өлгерми кала.

...Әти кеше сөйләде дә сөйләде. Бөтен хатирәләрне барлый-барлый бөтен җан җылысын түкте, күңелен бушатты.
— Армиягә алдылар аны. Мәскәүнең Таман дивизиясендә хезмәт итте. Мин хәтта улым ант биргән көнне аның частенә дә бардым, командиры белән аралаштым. Ул Шәүкәтне ярдәмчеллеге, белемгә омтылышы, үзсүзлелеге өчен мактады. Улым Мәскәүдә үткән парадларда да катнашты. Горурланып сөйли иде бу хакта ул. Дембельдән соң Шәүкәт Түбән Кама нефтехимия институтына читтән торып укырга керде, ә аннары контракт төзеде дә, аны Чечняга җибәрделәр. Без моны тыныч кабул иттек, — дип сөйләвен дәвам итте Шакир абый. — Улым анда да батырлыгы белән аерылып торган, террорчыларга каршы көрәшүе өчен бүләкләнгән, бәрелешләрдә ике тапкыр контузия алган. Хәтта шәхсән хәзерге Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров белән күрешкән, менә шундый каһарман булган ул!
Бу урында Шакир абый беравык тынып калды.

— Нинди генә авырлык белән очрашмасын, беркайчан да безгә авырсынып сөйләмәде, яшерә иде. Мактаганны да яратмады. Әнисе белән безне борчылмасыннар дип саклагандыр, күрәсең. Контракт вакыты тәмамлаганнан соң да, безгә әйтмичә генә яңа контрактка кул куйган. Моның өчен көн дә диярлек хәрби комиссариатка йөргән. Мин “Кирәкме инде сиңа бу”, дигәч тә, “Әти, яшьләрне өйрәтергә кирәк. Ватанга безнең кебек ир-егетләр, каһарманнар кирәк”, дип җаваплый иде. Ул ике сөйләп тормый, бер әйтә. Әмма берәгәйле. Аны Таҗикстанга җибәрделәр, — ди әти кеше.

Шакир абый улының командование белән сөйләшүен яхшы хәтерли. Махсус хәрби операция башлангач, Шәүкәт үзен тизрәк Украинага күчерүләрен сорый. Хәрбинең тәҗрибәсе бай: ул снайпер, бүлек командиры.

— Шәүкәтнең тормыш иптәше белән юллары аерылды. Хәзер ул ике оныгым белән Кырымда яши. Әтиләрен бик ярата иде балалар. Украинага киткәнче, улым белән утырып сөйләштек. Әлбәттә, бераз елап та алдым, ләкин берни эшли алмыйсың. Ул шулай тәрбияләнгән. Улым Сватово юнәлешенә эләкте, анда взвод командиры яраланганнан соң, аның урынына калды. Шәүкәт башкалар арасында иң тәҗрибәлесе булган, үзеннән яшьрәкләрне кызгана иде. Шуңа бар белгән күнекмәләрне аларга да өйрәтеп калырга тырышты. Хезмәттәшләре әйтүенчә, һәрчак юмор хисле булган ул. Һәр нәрсәдән тәм һәм ямь таба белгән. Хәтта яу кыры булса да, — дип уртаклашты безнең белән Шакир абый.“Гафу ит мине”
Алгы сызыкта Шәүкәт танкка каршы корал белән эш итә, безнең солдатлар бер урыннан икенчесенә күчкәндә, дошманнарны тоткарлап торган.

— Улымның взводы иң хәлиткеч урыннарда булган. Аларның төгәл эш итүләре аркасында каршы як Сватово янында тылга үтеп керә алмаган. Шәүкәт егетләребезнең һәр уңышы өчен куана, борчыла. Атнага бер тапкыр шалтыратып, үз хисләре белән уртаклаша иде. Ә үлеменә бер атна алдыннан ул миңа шалтыратып, гафу үтенә башлады. "Әгәр берәр нәрсә булса, гафу ит мине. Беркем дә мәңгелек түгел. Миңа шундый тәрбия биргәнегез өчен рәхмәт!”, диде улым. Соңгы сөйләшүебез шул булган.

Соңгы ике елда Шәүкәт Ангелина исемле кыз белән очрашкан. Аңа атап язылган җылы хатларын Шакир абый безгә дә җибәрде.

«Синең догаларың мине саклап йөртә, күрәсең. Егетләр “бәхетле” дип атыйлар. Иптәшем белән бер авылдагы йортта яшерендек. Ә безгә минометлардан аталар. Бер ракета без яшеренгән йортка очып килде, иптәшем бик каты яраланды. Билендә 20 сантиметр тишек барлыкка килде. Ә мин шул мизгелдә бары контузия алдым. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Бераздан аңыма килгәч, иптәшем шуышып минем яныма килде. Күз яшьләре белән ярдәм соравын ишеттем, аның ялварулы сүзләрен мәңге онытмаячакмын. Иптәшемә аны ташламаячакмын, дип сүз бирдем. Без яшеренгән йортны бөтен җирдән ут камап алды. Аннан ничек тә качып котыласы иде. Мин бу вакытта аптырашта калдым, нәрсә эшләргә дә белмәдем. Чөнки тагын снаряд төшәргә мөмкин икәнлеген белә идем. Әмма биредә калырга да ярамый. Иптәшемнең авыртудан кычкыруы, ачыргалануы аңымны томалады, югалып калдым һәм аны күтәрергә тырыштым. Ул шундый авыр иде, җитмәсә, сул кулым җәрәхәтләнгән булып чыкты. Соңыннан иптәшемнең бронежилетын салдыра алдым һәм бу янган йорттан чыга алдык, мин аны урамга, күрше бина янына алып чыктым. Аягы яраланган. Аңа укол кададым, шул арада каяндыр егетләр йөгереп килде, без яраланган егетне яткызыр өчен такталар әмәлләдек, шуңа яткырып эвакуация ноктасына алып киттек. Аны алып китәргә тиешле транспортны көттек, минемчә, ул исән калырга тиеш. 
Командирым беренче айда ук яраланды, хәзер аның вазифасын мин үтим. Егетләрнең күбесе төшенкелеккә бирелгән. Бу операция бер дә Чечнядагы операциягә ошамаган. Монда курку, өметсезлек көчлерәк. Ә мин егетләремне дәртләндереп торам. Ә үземнең күңелемдә ниләр булганын беркемгә дә күрсәтә алмыйм. Ничек тә сынмаска, сыгылмаска иде. Күп нәрсә турында язарга телим, ничә тапкыр могҗиза белән исән калдым бит. Әмма боларның барысын да кәгазь битенә төшереп бетереп булмый.
Һава торышы хакында аерым язып була. Окопта коеп яуган яңгыр астында, юешләнеп беткән киемнәрдән тамчылап су ага. Ә син менә хәзер ут ачачаклар дигән команда көтеп торасың. Урманда, засадада яшеренгән вакытта якында гына дошман аяк астындагы ботакларның сынуын ишеткән вакытта йөрәгем туктап кала кебек. Шул мизгелдә бармакларым үзеннән үзе винтовкага үрелә. Еш кына синең турында уйлыйм, бик нык сагынам, бергә үткәргән иң яхшы мизгелләребезне искә төшерәм, синең белән очрашуымны көтәм".

— Хәрби частьтән безгә 17 октябрьдә шалтыраттылар, улымның артиллерия утка тоткан вакытта каты яраланганын сөйләделәр. Ул вакытта Шәүкәт исән иде әле, өмет тә бар иде. Аның үлеме турында икенче көнне хәбәр иттеләр, — ди Шакир абый. — Цинк табутны, махсус тәрәзәдән аның йөзен күргәнче улымның үлгәненә ышанмадым. Томанда кебек йөрдем, безгә хәбәр итүләренчә, сугышчыларыбыз яшеренгән йортны каршы яктагылар тулысынча камап алган. Бинага танклардан ут ачканнар. Шәүкәт күпсанлы мина ярчыкларыннан җан биргән. Хәрби булырга хыялланды, хәрби булып үлде дә, - ди Шакир абый.

Шәүкәт Маняпов үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә һәм 31 октябрьдә Түбән Кама зиратында сугышчан дан аллеясында җирләнә. Ә хәрби яшәгән йортта хәзер аның фотосы эленеп тора.

Түбән Камада Шәүкәт Маняпов истәлегенә ул укыган 1 нче мәктәптә мемориаль такта ачканнар. 

Шакир абый өеннән кешенең өзелгәне юк, улының дуслары килә. Аны төрле чараларга чакыралар. Улының күпсанлы батырлыклары турында ишеткән әти аңа Россия Федерациясе Герое исемен бирү турында мөрәҗәгать белән чыккан.  Әлегә әлеге петицияне бер меңгә якын кеше имзалаган. Бирсен Ходай. Бәлкем, Татарстаннан чыккан тагын бер Россия Герое барлыкка килер.


Язмага реакция белдерегез

4

1

13

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Урыны ожмахта булсын.Амин.

    Мөһим

    loading