16+

"Ярты ел гына түз. Аннары болай да аерылышыр вакытыгыз җитәр!.."

Бу хәлләрне тыңлаганда, әллә ничә тапкыр үз-үземне онытып, тәмам аптырап: “Булмас! Ничек инде бу хәлләргә чыдап булсын?!” – дип кычкырып куйгаладым. Үз яшьлегенең хатирәләрен сөйләп утырган Разия, сүзеннән бүленеп: “Үзем дә аптырыйм шул, минем белән булганмы соң бу хәлләр, ник түзгәнмен дип аптырыйм”, – диде...

"Ярты ел гына түз. Аннары болай да аерылышыр вакытыгыз җитәр!.."

Бу хәлләрне тыңлаганда, әллә ничә тапкыр үз-үземне онытып, тәмам аптырап: “Булмас! Ничек инде бу хәлләргә чыдап булсын?!” – дип кычкырып куйгаладым. Үз яшьлегенең хатирәләрен сөйләп утырган Разия, сүзеннән бүленеп: “Үзем дә аптырыйм шул, минем белән булганмы соң бу хәлләр, ник түзгәнмен дип аптырыйм”, – диде...

“Әйе! Ник түзгәнсең?! Ник дүрт ягыңның берсенә артыңа да карамыйча чыгып йөгермәдең?!” – дидем... “Чыгып йөгердем мин... Йөгердем! Туган тиешле апама йөгереп килеп кердем. Яшькә чыланган йөземне күреп, куркып калды. Кочаклап алып барысын да ипләп сорашты. Сөйләдем! Институттан китәм! Имтиханнары да, дипломы да к чёрту, дип кычкыра-кычкыра еладым! Апам тыныч кына тавыш белән әти-әниемнең бердәнбер кызы, өч абыемның горурлыгы булган сеңелләре, институтта комсорг, фәнни эшләр буенча өметле студентка икәнлегемне исемә төшерде. “Шуларның барысын да ниндидер, очраган бер итәккә тагылырга торган егет кисәге аркасында җимерерсеңме?! Әти-әниеңне кайгыга салырсыңмы? Үз язмышыңны җимерерсеңме?!” – дип кат-кат сорады. “Егет кисәге” – минем беренче мәхәббәтем, инде институтта да биш ел җан сөйгәнем булган Ринат бит!” – диюемне апам ишетмәмешкә салынып дәвам итте: “Иң авыры шунда: егетеңне үзенә караткан Суфия дә, сине аңа алыштырган Ринат та бер группада укыйсыз. Тик ярты ел гына бергә укыйсыгыз калды. Шул вакытны ничек тә түз, аннары болай да аерылышыр вакытыгыз җитәр! Түз, сеңелем, ничек тә сер бирмә. Берни булмагандай елмаеп йөр! Кеше күрмәгәндә еларсың...”

...Апасының киңәшләрен ничек тә тотарга тырышты Разия. Суфия группадашы да, бүлмәдәше дә бит әле. Бүлмәдәше дә булуы сәбәпле, шундый хәлләр килеп чыкты да инде. Ринат: “Шундый кызык кино чыккан, әйдә кинога!" – дип бәйләнсә дә, Разия: “Иртәгә фәнни эшемне яклыйм, тыңларга зур галимнәр килә!” – дип баш тартты. Ә аларны тыңлап торган Суфия: “И, мин ул кино турында күптән ишеткән идем, бик күрәсем килә! Барыйм әле синең белән!” – дип, Ринатка карады. Ә Ринат Разияга карап куйды: “Ни әйтерсең?!” – янәсе. Ни әйтсен инде Разия Ринатына?! Беренче курстан бирле егет белән кыз булып, дуслашып йөри алар. Өйләнешү турында да сөйләшкәннәре бар. Мөнәсәбәтләре бик җитди. Суфия белән бер кинога баруларыннан ни булыр?! Барсыннар! Суфия дә бүлмәдәше бит, ышанычлы ахирәте! Ишекне япканда, Ринат, артына борылып: “Әз генә дә көнләшмисеңмени?!” – дип елмаеп сораган булды. Суфия җавап бирде: “Зур галимнәр арасында йөргән акыллыбашлар көнләшә белми алар!” – дип, каһкаһәле көлгән булды. Суфиянең көлүен бер дә ошатмады Разия. Күңеленә әллә нинди “корт” керде, эче поша башлады. 

Икенче көнне аны, фәнни эшен гамәлдә раслап күрсәтү өчен, Йошкар-Оладагы химия лабораториясенә җибәрделәр. Олы галимнәр каршында фәнни ачышын исбатлады кыз. Өч көннән соң гына уңышлары белән канатланып, сөенеп Казанга кайтырга чыкты. Юл буе яңгыр койды гына. Яңгыр юган тәрәзәләр аша карап кайтулары юкка гына булмаган, күрәсең... Менә тулай торак бүлмәсенә кайтып керде. Суфия каршы алды аны. Фәнни эшен ничек яклавы белән кызыксынган булды. Аннары Разияне аяктан егарлык сүзләрен әйтте: “Син югында без Ринат белән бик якынайдык, өйләнешәбез, ЗАГСка гариза бирдек!” Менә шул сүзләрне ишеткәндә ничек аяктан егылмыйча калды икән Разия.

...Аннары инде ничек тә апасының киңәшен тотарга тырышты ул: гел елмаеп, берни булмагандай йөрде. Кеше күрмәгәндә генә туйганчы елап... Туйны бүлмәдә генә ясадылар. Табыннарны матур итеп бизәве, тәмле ризыклар әзерләве белән дә группада танылган Разиягә кызларның барысы да ялынды: “Синнән башка булмый! Яса инде табынны!” Сер бирмәде кыз! Йөрәге еласа да, хисләрен күрсәтмәде. Туй күлмәген дә ательедан бозып кайтарганнары беленгәч, үз тегү машинасында рәткә салып бирде. Инде эшне бетереп соңгы җеп төенен төенләгәндә генә күзеннән ике бөртек күз яше туй күлмәгенә тамды. Куркып калды үзе. Күз яшьләре беленеп тормасын тагын! Юк, җөйләр арасыннан күренмәделәр. Әйе, сер бирмәде Разия – аның күз яшьләрен беркем дә күрмәде. Факультетның комсомол секретаре буларак та, яшьләрне котларга көч тапты әле ул. Сер бирмәде...

...Аларның студент төркеме дуслыклары, бердәмлекләре белән аерылып торды. Биш ел саен мәҗлесләр оештырып, очрашып тордылар. Разия, институтны тәмамлагач, озак та тормый кияүгә чыкты. Ике ул тапты. Берсенә Ринат исеме кушты. Очрашуларның берсенә улын да алып барды. Сүз ара сүз китеп сөйләшә торгач, Ринат белән Суфиянең балалары юклыгы билгеле булды. Ә Ринат, җаен туры китереп, Разияләр утырган өстәлгә якынаеп, малайдан исемен сорады. Җавап ишетелгәч, өстәлнең икенче башында нәрсәдер төшеп ватылды. Разия тавыш килгән якка караса, пыяла ватыкларын җыеп торучы Суфияне күрде. Ире дә аңа ярдәмгә ашыкты.

...Алдагы очрашуга ерак иде әле. Разия ватсапка хәбәр алды: “Суфиянең сине бик күрәсе килә. Бик үтенеп сорыйбыз, юл чыгымнарын да капларбыз: кил, зинһар!” Алай бик үтенеп, ялварып сорагач, Разиянең баш тартырга күңеле кушмады. Группадаш, бүлмәдәш дусты янына юлга кузгалды. Җан сөйгәнен тартып алучы булса да, сер бирмәскә тырышып.

...Авыр хәлдә ята иде Суфия. Инде телдән калган. Күзләр белән генә сөйләшә. Яшь тулы, тоныкланып калган күзләр өзгәләнеп гафу сорадылар. “Еллар инде үтте, күпме сулар акты, кичерәм, Суфия, кичерәм мин сине!”

...Рәхмәт хисләре булып Суфия күзләреннән яшьләр тәгәрәде.

Автордан: “Нәрсә язган инде бу!?” – димәгез! Күптәннән бергә аралашып йөргән дус хатынның сөйләгәннәрен бер дә үзгәртмичә яздым да куйдым. Тормыш хикәясе. Бернәрсә дә эзсез генә үтми. Барысы да кире кайта. Кемгә рәхмәт, кемгә ләгънәт булып. Соңгы күз яшьләре булып та. Шуны раслаган тормыш хикәяте... Шул гына!

Нәсимә Садыйк

Фото: https://www.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

46

0

6

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading