Ел саен пластик калдыклары бүлеп чыгарган зыянлы матдәләр тәэсиреннән 1 миллион кош, 100 мең диңгез хайваннары һәм күпләгән балыклар һәлак була. Бу - табигатьне саклау буенча БМО комитеты китергән саннар. Көндәлек кулланыла торган гади генә полиэтилен пакет кына да, мәсәлән, ташлаганнан соң да 450 ел «яшәргә» сәләтле икән бит.
Бу проблемага карата җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау максатыннан, Ростов-на-Дону шәһәрендә урнашкан Герцен исемендәге китапханә-мәгълүмат үзәге, «Современная библиотека» журналы белән берлектә, «Пакет урынына - экосумка» дигән акция игълан иткән иде. Әлеге чарага чит илләр һәм Россиянең 50ләп китапханәсе кушылды.Татарстанның сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе дә бу акциягә битараф калмады. Узган атнада биредә полиэтилен һәм пластик матдәләрнең зыяны турында сөйләделәр. Җир көне һәм Экология елы уңаеннан оештырылган күргәзмәдә ике агач күрсәтелгән иде. Берсендә «Җиргә куркыныч яный» дип язылган элмә-такта, ертылып беткән пакетлар эленгән. Икенчесендә исә, җирне саклау, экопакетларны кулланырга өндәгән лозунглар язылган. Китапханә хезмәткәрләре үзләре эшләп килгән сумкаларны агачка элгән... Начар күрүче Ангелинаның сумкасы игътибарны аеруча җәлеп итә. Ул аны киездән әвәләп ясаган. Чарада шулай ук экосумкалар ясау буенча мастер-класслар да уздырдылар. Айсылуның сумка тегәргә өйрәткәнен, Еленаның, күрмәсә дә, менә дигән сумка бәйләвен, Венера белән Гөлүсәнең акрил буяулары белән пакетка бизәкләр төшерүен тамашачы бик кызыксынып күзәтте. Чарада катнашкан Азат Җәмдиханов фикеренчә, полиэтилен пакетлар күпләп җитештерелгәндә, аларны көндәлек кулланучылар булганда, мондый чаралар үткәрүнең файдасы да юк кебек. Бәлки әлеге төр пакетларның зыянын аңлап, аларны куллануны тыярга кирәктер?! Әйтик, Мисырдагы кебек...
Экопакет кулланыргамы, полиэтиленынмы? Моны һәркем үзе хәл итә. Бушлай да өләшенә торган пакетлардан, мөгаен, берәү дә баш тартмас, җитештерүчеләр дә алардан оста файдалана: чүп-чар өчен кулланырга була дип тә яза, балалар өчен уенчык түгел, сак булыгыз дип тә кисәтә, реклама белдерүләре дә урнаштыра. Ә менә Казан кибетләренең берсендә «Мин таркалам да, зыян да китермим» дигән язулы пакетлар сатыла башлаган икән. Димәк, полиэтилен пакетларның зыянсызын да җитештерергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар