16+

Бар ул дөньяда яхшы кешеләр

Шушы арада берәү ишек кага. Барып ачсам, матур гына сакаллы бер ир икән. Төз, ыспай гәүдәле, спортчы сынлы үзе. «Ярты сәгатькә генә кул пычкысы биреп торыгыз әле», - ди. Сорашканны көтеп тормады, үзе үк аңлата да башлады: - Шәһәр газетасында капиталь төзекләндерүдән соң подъезд алдындагы утыргычларны алып аттылар, яңаларын куймадылар,...

Бар ул дөньяда яхшы кешеләр

Шушы арада берәү ишек кага. Барып ачсам, матур гына сакаллы бер ир икән. Төз, ыспай гәүдәле, спортчы сынлы үзе. «Ярты сәгатькә генә кул пычкысы биреп торыгыз әле», - ди. Сорашканны көтеп тормады, үзе үк аңлата да башлады: - Шәһәр газетасында капиталь төзекләндерүдән соң подъезд алдындагы утыргычларны алып аттылар, яңаларын куймадылар,...

Шушы арада берәү ишек кага. Барып ачсам, матур гына сакаллы бер ир икән. Төз, ыспай гәүдәле, спортчы сынлы үзе. «Ярты сәгатькә генә кул пычкысы биреп торыгыз әле», - ди. Сорашканны көтеп тормады, үзе үк аңлата да башлады:
- Шәһәр газетасында капиталь төзекләндерүдән соң подъезд алдындагы утыргычларны алып аттылар, яңаларын куймадылар, берәр җирдән күтәренеп кайткач, бераз утырып ял итә алмыйбыз, дип язган идегез, менә эскәмия ясап куймакчы булам.
- Ниһаять, йортлар идарәсендә дә газета укый башлаганнар икән.
- Мине беркем дә җибәрмәде, сезнең хәбәрне укыгач, ярдәм итү уе туды. Бер килеп йортыгызны табып, карап, чамалап киткән идем инде. Бу юлы эш кораллары алып, такта-токта юнәтеп, велосипедта килдем. Үзем Төньяк бистәсендә яшим, Горбунов исемендәге авиация заводында эшләп лаеклы ялга чыктым, җитмеш дүртенче яшем. Вакыт тыгыз булу сәбәпле бераз сузылды, үз йортымда яшим. Мәчеткә йөрим, намазларымны калдырмаска тырышам...
Менә сиңа кирәк булса, бар бит дөньяда рәхимле, изге җаннар! Илдар Исмәгыйлев икән ул. Безнеке генә түгел, Аллаһы Тәгалә рәхмәтләре барып ирешсен аңа!
Ике көннән соң ишегалдыбызда балта, чүкеч белән эшләгән тавыш тагын ишетелде. Балконга чыгып карасак, Илдар әфәнде ике корыган каен арасына тагын бер эскәмия ясап куйган!
Ә хуҗа тиешле идарә компаниясе хезмәткәрләре шәһәр газеталарына язылмый да, укыймый да булса кирәк. Югыйсә чарасын үзләре күрерләр иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading