Узган айда Хорватия Европа союзына кушылганнан соң, тагын ким дигәндә алты дәүләт әлеге союзның ишекләрен шакырга өмет баглый. Күпләр бу «алтылык»та элеккеге советлар лагере илләре (Украина, Грузия, Молдова) дип уйлар, тик алар әле бу чиратның иң аргы очында гына. Дөрес, әлеге дәүләтләр союзга керергә теләкләре барлыгын яшерми, әмма сәяси-икътисади әзерлек...
Төркиянең чынга ашмаган хыялы
Төркия узган гасырның сиксәненче еллар ахырыннан бирле Евросоюзга кермәкче булып азаплана. Ләкин ул 1997 елда гына кушылырга теләүче кандидатларның рәсми исемлегенә керә, 2005 елда исә сөйләшүләр башлана. Әмма Кипр белән территория бүлешү низагыннан соң, сөйләшүләр туктатыла. Быел көз сөйләшүләр кабат дәвам итәр төсле, тик Германия, Австрия һәм Нидерланд төрекләрне «европалаштырырга» теләми һәм алар Төркиянең союзга кушылуына каршы.
Бу уңайдан Исландиянең хәле күпкә җиңелрәк: ил тулысынча диярлек әзер, ә союз ишекләре аның өчен ачык. Әмма кризис һәм исландлылар арасында балык тоту уңаеннан килеп чыккан төрле фикерлелек нәтиҗәсендә, сөйләшүләрне туктатырга туры килә.
Хорватия үрнәгендә
Европа союзы чикләрен киңәйтү буенча комиссар Штефан Фюле белдергәнчә, Хорватиянең союзга керүе Балкан илләре - Сербия, Македония һәм Черногория өчен дә Евросоюзның ишекләре ачык икәнлеген аңлата, әмма бу дәүләтләр Европа кыйммәтләренә ихтирам һәм сәяси-икътисади реформаларда җитәрлек дәрәҗәдә ирек булуын исбатларга тиеш.
Штефан Фюльнең бу илләрне союзда күрергә теләве бер нәрсә, тик аларның һәркайсының үз мәшәкатьләре бар. Балкан илләре арасында бары тик Черногория генә бернинди каршылыксыз Евросоюзга якыная ала. Сербларны бу союзга кушмаучы төп киртә булып Косово тора. Белград аны рәсми рәвештә үзенең провинциясе дип саный. Агымдагы елның апрелендә Сербия парламенты Косово белән мөнәсәбәтләрне «нормальләштерү» резолюциясен хуплады, сөйләшүләрнең икенче өлеше Брюссельдә булырга тиеш.
Македониянең бөтен проблемасы - аның аталышында, чөнки Греция хөкүмәте бу ил грекларның милли нәселдәнлегенә кагылышлы исемне йөртергә тиеш түгел дип саный.
Балкандагы башка илләр - Албания, Косово, Босния, Герцеговина шулай ук кушылу хыялы белән яши, әмма Албаниядән башка берсе дә әлегә Евросоюзга кушылырга рәсми рәвештә теләк белдермәгән. Албания бүген «кандидат» исеме бирелүне өмет итсә, Евросоюз исә бу илдә кеше хокукларын ихтирам итү, реформаларның яхшыруын көтә.
Евросоюз көнчыгышка киңәя
Бөекбритания Премьер-министры Дэвил Кэмерон Казахстанда Назарбаев университетында чыгыш ясаганда, Европа союзы үзенең әгъзаларын элеккеге Советлар Союзында арттырырга тиеш, дип белдерде. «Бөекбритания Евросоюзның киңәюен һәрчак хуплап килде. Без бу союзга керергә теләүче дәүләтләргә һәрчак теләктәшлек белдерәбез», - ди Д.Кэмерон.
Премьер фикеренчә, Европа союзының көнчыгышка таба тагын да киңәергә мөмкинлеге бар һәм элеккеге СССРдан башка дәүләтләр дә аңа кушылыр дип өметләнә. Бүгенге көндә бу союзда Балтыйк буе илләре генә, Д.Кэмерон тиздән алар арасында Украина да булырга тиеш дип саный.
Молдова белән Грузиягә әлегә Европа союзы турында хыялланырга гына кала. Ә без хыялланмый гына күзәтик әле, Европаны тагын күпмегә суза алырлар. Дөньяның искереп, җимерелеп барган бу кисәге артык нык кабарып, шартлап куймаса ярый инде. Пианинода бар да уйнамый, аны күтәреп йөрүчесе дә кирәк. Менә шул күтәреп йөрүчеләр тагын күпме булыр? Пианино ташучылар кайда да табылыр анысы, әмма аңарда уйнаучылар санаулы гына...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар