16+

Нигә шулай?

26 апрель - бөек Тукайның туган көнен һәр елны түземсезлек белән көтеп алабыз. Иртәнге 7дә «ТНВ» каналын ачып, шигырь бәйрәменең иртәнге сәгать 10да Ирек мәйданында Тукай һәйкәле янында башлануын белдем.

Нигә шулай?

26 апрель - бөек Тукайның туган көнен һәр елны түземсезлек белән көтеп алабыз. Иртәнге 7дә «ТНВ» каналын ачып, шигырь бәйрәменең иртәнге сәгать 10да Ирек мәйданында Тукай һәйкәле янында башлануын белдем.

70 яшьлек күршем белән Яңа Савин районыннан бу тантананы күрергә шунда киттек. Без килгәндә, опера театры тузан эченнән күренми, юл чистарткыч трактор һәйкәл янын себерә, юлга су да сибелмәгән иде. Сирәк-мирәк кешеләр җыела башлады. Барысы да аптырашта: ничәдә була да, ничәдә башлана. Берзаман 11дә, аннан соң 12дә, аннан 13 сәгатьтә була дигән хәбәрләр таралды. Бу хәл ел саен кабатлана. Мондый чаралар үткәргәндә бернинди төгәл мәгълүмат юк. Русларның «Каравон» чиркәү бәйрәмен үткәргәндә, бер атна элек төгәл мәгълүмат бирелә, автобусларның кайдан китәсенә кадәр билгеле була бит.
Һәр елны майның соңгы атнасында «Уйнагыз, гармуннар» бәйрәме була, халык бәйрәмнән рухланып кайта иде. Аны да бетерделәр.
Менә без дә күрше белән 13.00 сәгатьтә, аяклар талгач, күңелдәге әрнү белән өйгә кайтып киттек. Бу хәл киләсе елда да шушылай булырмы икән?
Без - олы яшьтәгеләр, бәлки киләсе елга бу чараларны күрә дә алмабыз. Йөрәк әрни.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading