16+

Резидә Зәйниева: «Мәхәббәт – яраткан кешең өчен җаваплылык!»

13 февраля 2016, 08:11
1635
0
0
Уку өчен 2 минут

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә... «Мәхәббәт - нәрсә ул?» дигән сорауга һәр кешенең үз җавабы бар, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны яңарта бит. Һәр ярның үз мәхәббәт тарихы. Гашыйклар көне уңаеннан, «йолдызлы» парларыбыздан мәхәббәткә карашларын белергә булдык. «Мәхәббәт - нәрсә ул?» дигән сорауга Илгизнең бик матур җавабы бар, «Мәхәббәт...

Резидә Зәйниева: «Мәхәббәт – яраткан кешең өчен җаваплылык!»

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә... «Мәхәббәт - нәрсә ул?» дигән сорауга һәр кешенең үз җавабы бар, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны яңарта бит. Һәр ярның үз мәхәббәт тарихы. Гашыйклар көне уңаеннан, «йолдызлы» парларыбыздан мәхәббәткә карашларын белергә булдык. «Мәхәббәт - нәрсә ул?» дигән сорауга Илгизнең бик матур җавабы бар, «Мәхәббәт...

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә...
«Мәхәббәт - нәрсә ул?» дигән сорауга һәр кешенең үз җавабы бар, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны яңарта бит. Һәр ярның үз мәхәббәт тарихы. Гашыйклар көне уңаеннан, «йолдызлы» парларыбыздан мәхәббәткә карашларын белергә булдык.

«Мәхәббәт - нәрсә ул?» дигән сорауга Илгизнең бик матур җавабы бар, «Мәхәббәт ул - яраткан кешең өчен җаваплылык!» Ә мин, аңа өстәп, мәхәббәт ул - кешене яшәтүче, максатына илтүче көч дияр идем. Беренче очрашуыбыз нәкъ җиде ел элек, театрда, кайсыдыр язучының иҗат кичәсендә булды. Ул, мине күрүгә: «Бу - минем кешем!» - дип уйлаган. Ә минем башымда «Бигрәк сәер адәм!» дигән фикер туды.

Мәхәббәтне һәрвакыт яңартып торырга кирәк, яраткан кешеңне кадерләргә. Төрле каршылыклар булырга мөмкин, шул кыенлыкларны җиңеп чыга алган хисләр тагын да ныгый, тирәнәя генә. Җиңә алмаучыларга, мәхәббәт хисе үтте, диясе генә кала. Кешене чынлап яратасың икән, аның теләсә кайсы адымын аклый аласың. Гаиләбезгә 25 февральдә 5 ел була. Без әле чагыштырмача яшь гаилә. Бергә яшәү, уртак сынаулар кичү - бер-береңне тирәнрәк тоярга, хөрмәт итәргә, кичерә белергә, игьтибарлы булырга, ә балабыз тугач, әти-әниләребезне аңларга өйрәтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading