Башта Рәмис каләме турында берничә сүз. Яхшы язамы? Яхшы. Камера әдәбиятының алгы сафында бара. Көрәшче шигърияте, публицистикасы, прозасы бармы? Юк, әлбәттә! Ул үзенең характеры белән дә көрәшчеләр арасында була алмый. Көрәшчеләр бүләген көрәшчеләр генә, милләт язмышын кайгырту хәрәкәтендә үз позицияләрен булдырганнар һәм бернинди шартларда да шуннан ваз кичмәгәннәр генә алырга тиеш! Тукай премиясен бигрәк тә!
Син гомереңне яшьләр белән эшләүгә багышлагансың, еллар дәвамында үз акчаңа аларның китапларын чыгаргансың, көн саен кемнең дә булса язганнарын редакцияләгәнсең, даими рәвештә консультацияләр багышлагансың, алар иҗатын тәнкыйть мәкаләләрендә яктыртасың, «Әдәби судлар» аркылы уздырасың, әллә никадәр язучы үстереп биргәнсең, шул эшеңне вуздан тыш та дәвам итәсең, иң мөһиме: мәкаләләрең белән милләтнең яшәве өчен көрәшәсең… әмма Җәлил исемендәге премия тирәсендәге гауганы күреп, аны бүлешү көннәрендә еракка китеп качасың, үзеңнең исемеңне лаексызлар арасында күрергә теләмисең.
Ихластан белдерәм: мине кандидатларның кемлеге, социаль чыгышы, статусы түгел, әйткәнемчә, иҗтимагый йөзе, каләмдәшләре арасында шәхес буларак бәһасе һәм, әлбәттә, иҗатларының ни дәрәҗәдә сәнгати камиллеге, халыкны тәрбияләүдәге, үзаңын үстерүдәге роле суммада исәпкә алынмау борчый. Галимҗан Ибраһимов та әдипләрнең хезмәтен бәяләүдә шушы ук фикерне кат-кат кабатлаган. «Яңа әдәбият» хакындагы тәнкыйтьләр мөнәсәбәте илә» язмасында 1914 елда Гали Рәхимнең мәктәпләр өчен хәзерләнгән хрестоматиядән чыгып, ул: «Искәндәрев, Туйкин, Шәммаси, Атлаши - болар кемнәр?» дигән соравына каршы «Менә бу сорауны көлми укырга мөмкин түгел! Теләсә кем булсыннар, анысы безгә ник кирәк? Әсәрләре алдымызда, тәнкыйть итәчәк булсак, исемнәренә бәйләнергә түгел, язуларын укырга да, ярыймы, дәрес китабына керерлекме - шул ягын карап хөкем чыгарырга кирәк. /…/ әсәрнең әдәби мәртәбәсе ияләренең шөһрәте белән үлчәнә торган булса, аңа кушыла алмыйбыз. Әсәрен исем белән үлчәү бу - гавам эше, урам эше, зәвекътән мәхрүмнәр эше. Без аннан еракмыз», - дип җавап бирә.
Хак сүзләр. Шул ук вакытта каләмдәшләребездән һичкем ниндидер сәбәпләр аркасында танылмаган, үзен танытырга ашыкмаган бер әдипнең, гениаль әсәр язып та, теге яки бу премияне аласына ышанмыйдыр дип беләм. Хәер, югары дәрәҗәләргә ия булмаган, урында утырмаган язучының Тукай премиясенә юлы бик сикәлтәле, аны бик аз көрәшчеләр генә, анда да иманлы каләмдәшләренеңме, башка берәүләрнеңме ярдәме белән генә ахыргы сантиметрына кадәр уза аладыр, узгандыр дигән карашта торамын. Хөрмәтле укучым, алдагы елларда Тукай бүләген алучыларның исемлеген алдыңа куй да ничә гади язучының аны ала алганын санап чык. Авыр эш булмас. Каләм алып торма. Кул бармакларың җитәр.
Сүз уңаеннан, Галимҗан Ибраһимовның аталган мәкаләсеннән шушы юлларны язып үтәргә телим: «Бик мәшһүр исемнең гомер буена чүбек сатуы, әмма биш-ун кешегә генә мәгълүм бер куәтнең язган бер-ике бит нәрсәсенең саф алтын булуы бик мөмкин хәлдер.
Мин, гомумән, базар һәм урам кашында бик шөһрәткә чыкканнарга шөбһә белән, ышанычсызлык белән карыйм. Боларның күп чүбекләре арасыннан асыл җәүһәрләрне табып чыгару өчен, бик дикъкать белән тикшерү кирәк дип беләм. Шуңа илә бәрабәр, һич тә мәшһүр булмаганнардан вакыт-вакыт хәкыйкый энҗеләр чыгып куйганын күреп шатланам.
Күктә кайбер йолдызлар ялгыз яна. Әдәбият дөньясында гомуми фикер бирергә теләүчеләр моны һичбер вакыт хәтердән чыгармаска тиешлеләр».
Их, кайбер дөм сукырларга шул йолдызларны төртеп күрсәтергә иде. Милли хәрәкәтнең башында торып та, әдәбиятта үз сүзен әйтергә вакыт тапкан, үз юлын булдырган, үз сәнгати иҗегендә, әмма гомуммилли стиль калыплашуга хезмәт итеп язган, хәтта ки ялгыз диярлек янган, эчтән сызган Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим һәм кайбер башка шәхесләр кабызган йолдызлар яктылыгы күзләрен ачмасмы?..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар