16+

Шагыйрьгә ихтирамыбызны белдерик

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына быел йөз ел тула. Нәкъ шул көнне Клячкин шифаханәсе яныннан унике мең кеше - дин әһелләре, шагыйрь иҗатын һәм шәхесен ихтирам итүчеләр, аны соңгы юлга озатырга чыктылар. Йөз елдан соң без дә, халкыбызның тарихи хәтерен яңартып, Тукай каберен зиярәт итәргә тиешбез дип саныйм.

Без, шагыйрь хәтере алдында үзебезнең дөньяда бар икәнлегебезне белдереп, Казаннан йөз мең татар, йөз ел элек булган вакыйгалар эзеннән әйләнеп чыксак, шагыйрьгә үзебезнең ихлас карашыбызны белдерер идек.
Бу эшне Казан шәһәр хакимияте бөтен шартларын китереп оештырырга, ул колоннаның башында Татарстанның күренекле вәкилләре, мәдәният, мәгариф һәм фән әһелләре торырга тиеш. Алар, үзләренең гомерләре буена Тукайны зурларга, искә алырга вакыт тапмаганнарын онытып, гади халык белән бер сафка басып, Тукай каберен зиярәт итәргә бурычлы. Бу мәсьәлә буенча халкыбыз һәм җитәкчеләребезнең карашы бер булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading