16+

Татар фәне үсештә!

Татарстан Республикасында туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау - иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Бүгенге көндә кешеләрнең үзләре өчен яңа кыйммәтләр ачуы, башка халыкларның мәдәниятләре аша гомумкешелек кыйммәтләренә якынаюы, шәхесара һәм мәдәниятара аралашуга өйрәнүе аеруча мөһим. Боларны хәл итү өчен, җәмгыятьтә телләр өйрәнүнең әһәмиятен үстерү һәм киләчәк буыннарда үз халкына, мәдәниятенә хөрмәт...

Татарстан Республикасында туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау - иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Бүгенге көндә кешеләрнең үзләре өчен яңа кыйммәтләр ачуы, башка халыкларның мәдәниятләре аша гомумкешелек кыйммәтләренә якынаюы, шәхесара һәм мәдәниятара аралашуга өйрәнүе аеруча мөһим. Боларны хәл итү өчен, җәмгыятьтә телләр өйрәнүнең әһәмиятен үстерү һәм киләчәк буыннарда үз халкына, мәдәниятенә хөрмәт...

Әлеге көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышу, туган телләр һәм мәдәниятләрне үстерү, шулай ук бу юнәлештә алдынгы тәҗрибәне гомумиләштерү ихтыяҗын истә тотып, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, ТР Ректорлар советы ярдәме белән, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты «Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү» дип аталган халыкара фәнни-гамәли форум уздырды.
Форумга тәкъдим ителгән темалар шактый кызыклы. Әйтик, Төркиядә төрек телен, АКШта аз санлы халыкларның телләрен саклап калу юллары турындагы чыгышлар, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның, ТРның Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең ана телен саклап калу юллары хакындагы төпле фикерләре зур кызыксыну уятты һәм игътибарга алынды. Татарстан галимнәреннән КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры профессор Р. Җамалетдиновның «Югары белем бирү системасында телләр турындагы Законны гамәлгә ашыру: нәтиҗәләр һәм перспективалар» темасы буенча чыгышы аеруча актуаль яңгырады.
КФУ профессоры Хатыйп Миңнегуловның фикерләрен дә ассызыклап китү мөһим: «Мондый конференцияләр, чараларны уздыру һичшиксез кирәк. Әмма, минем уйлавымча, шушы сөйләшкән, киңәшләшкән эшләрнең ни дәрәҗәдә гамәлгә ашырылу мәсьәләсе бик мөһим. Без еш кына бик тә әйбәт карарлар кабул итәбез, әмма тормышта аларның нәтиҗәсе бик аз була яки бөтенләй юк. Бу сүздә генә калмыйча, безнең милли тормышыбызда, мәгарифебездә гамәлгә ашырылсын иде. Җитәкчеләр дә уздырылган чараларга киләләр. Кайчакта тырышалар, ләкин түбәнгә төшкән саен безнең тормышка ашырасы планнарыбыз югалыбрак кала. Минем министрларга, җитәкчеләребезгә һич сүзем юк. Монда яңгыраган фикерләрнең халыкның үзенә дә, җитәкчеләргә дә барып ирешүе мөһим».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading