16+

Теләгәнең сайлап ал

Студентларның каникулны күңелле дә, файдалы да үткәрәселәре килә. «Файдалы» бу очракта күңелгә дә, кесәгә дә табыш китерә торган дигәнне аңлата. КФУның Студентларның хезмәт төркемнәре штабы җитәкчесе Адель ҖӘЛӘЕВ, ниятегезне тормышка ашыруда без ярдәм итә алабыз, дип ышандыра.

Теләгәнең сайлап ал

Студентларның каникулны күңелле дә, файдалы да үткәрәселәре килә. «Файдалы» бу очракта күңелгә дә, кесәгә дә табыш китерә торган дигәнне аңлата. КФУның Студентларның хезмәт төркемнәре штабы җитәкчесе Адель ҖӘЛӘЕВ, ниятегезне тормышка ашыруда без ярдәм итә алабыз, дип ышандыра.

- Сезнең оешма студентларга нинди эш урыннары тәкъдим итә?
- Универсиада уңаеннан төзелә торган футбол стадионына эшче куллар кирәк. Монда хезмәт хакы сәгатьләп исәпләнә, бер атна эшләгәннән соң, исәп-хисап ясыйлар. Эш ике сменада алып барыла. Кызлар исә шәһәрне яшелләндерүдә катнаша ала. Шулай ук урман патрулендә эшләү мөмкинлеге бар. Палаткаларда яшәү, янгыннар килеп чыкмасын өчен, МЧС хезмәткәрләре белән урманны коры үлән-яфраклардан чистарту, һәрвакыт лагерь территориясендә булу - патрульдә эшләүнең шартлары әнә шундый. Кара диңгез һәм Татарстан лагерьларында эшләү мөмкинлеге дә бар.
- Сезнең студентлар Ямал ярымутравында да бар бугай?
- Әйе, егетләр анда төзелештә эшли. Эшләгән өчен акчасы да яхшы - 25 мең. Быел Татарстаннан анда 27 кеше китте, шул исәптән КФУдан - икәү.
- Ә вакытлыча хезмәт күрсәтү юнәлешенә килсәк?
- Эчемлекләр белән сату итәргә була. Шулай ук Универсиада авылында «Сбербанкиада» дигән чарага кешеләр җыелачак. Кунакларны кабул итәргә, документлар белән эшләргә кирәк.
- Эш эзләп сезнең оешмага быел күпме кеше мөрәҗәгать итте?
- Без төзелеш, педагогик, сервис юнәлешләренә эшче куллар эзлибез. 200 студент безнең оешма аша эш тапты инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading