16+

Тукай музеенда туган тел бәйрәме уздырдык

Тел, милләт турында күпме генә сөйләнсә дә, әлеге мәсьәлә бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмый. Туган телебезне саклап калу, аны киләчәк буынга тапшыру - милләт уллары һәм кызларының турыдан-туры бурычы. Горурланып әйтә алам: мин белем ала торган 13 нче татар гимназиясендә туган телебезне саклап калу, аны үстерү өстендә нәтиҗәле эш...

Тукай музеенда туган тел бәйрәме уздырдык

Тел, милләт турында күпме генә сөйләнсә дә, әлеге мәсьәлә бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмый. Туган телебезне саклап калу, аны киләчәк буынга тапшыру - милләт уллары һәм кызларының турыдан-туры бурычы. Горурланып әйтә алам: мин белем ала торган 13 нче татар гимназиясендә туган телебезне саклап калу, аны үстерү өстендә нәтиҗәле эш...

Халыкара туган тел көне уңаеннан, Габдулла Тукай музее хезмәткәрләре безне үзләрендә чыгыш ясарга чакырды. Гимназиябез директоры Миләүшә Фирдәвес кызы Мөхәммәтгалиева әлеге фикерне безгә җиткергәч, һич икеләнеп тормыйча, риза булдык.
Тукайның татар теле, татар милләте өчен борчылып, җан атып йөргән шәхесләребезнең берсе булганлыгын белгәнгә күрә, Туган тел көнендә биредә чыгыш ясау безнең өчен икеләтә шатлык булды. Гимназиябезнең сәләтле укучылары шигырьләр сөйләделәр, төрле уен коралларында уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Гомумән, бәйрәмебездә татар рухы хөкем сөрде. Чыгышыбыз тамашачыларны да, музей хезмәткәрләрен дә безгә кушылып уйланырга, шул ук вакытта чын күңелдән шатланып утырырга мәҗбүр итте. Тамашачылар арасында музей директоры, танылган шагыйрь Рәмис Аймәт үзе дә бар иде. Чыгышыбыз тәмамлангач, без аның белән җылы әңгәмә кордык. Ул безгә татар теленең язмышы, киләчәге турында борчылып язган шигырьләрен укыды, хәзерге вазгыятькә карата үз фикерен белдерде. Без исә шагыйрь абыйга үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек. Бәйрәмебез ахырында музейның өлкән хезмәткәре Резеда Вәгыйз кызы безгә олы рәхмәтләрен җиткерде. Безнең гимназия кебек татар телендә белем бирүче уку йортлары, саф татар телендә сөйләшүче укучылар барында туган телебезнең киләчәгенә зур өмет белән каравын әйтеп узды.
Ә минем исә безне әлеге бәйрәмгә әзерләп, оештырып алып барган татар теле һәм әдәбияты укытучысы остазыбыз Халидә Габделәхәт кызы Җиһаншинага зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Әлеге бәйрәмнән үзебезгә рухи байлык, күңел күтәренкелеге алдык, татар милләтеннән булуыбызга чын күңелдән горурлану хисләре кичердек. Әйе, без барында, милләтебез булганда, телебез дә яшәр, тагын да биек үрләр яулап, дөньякүләм танылу алыр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading