«Түз инде, балам», – дия иде
Әни! Бу сүздә күпме мәгънә яшеренгән. Әниең булу сөйләп бетерә алмаслык зур могҗиза, зур бәхет.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Ничек кенә йөгерсәң дә, вакытны куып тота алмыйсың
-
#Кыскача яңалыклар
Әби-бабайлар көнен дәүләт бәйрәме итәргә тәкъдим иттеләр
-
#Җәмгыять
Казанда курьерлар өчен яңа кагыйдәләр кертәләр
-
#Язмалар
Төнге икедә юлга кузгалалар, иртәнге алтыда елмаеп сәхнәгә чыгалар
-
#Кыскача яңалыклар
Россиядә банкротка чыгучылар саны кискен арткан: бер елда 560 меңнән артык кеше бурычларын түли алмаган
loading
Тугызынчы, унынчы сыйныфларда укыганда, мин бәхетсезлеккә юлыктым - егылып төшеп, аягымны имгәттем. Күп айлар хастаханәләрдә ятарга туры килде. Ул авыр көннәрдә әниемнең җылы карашы, башымнан сыйпап: «Түз инде, балам,» - дип тынычландыруы үзе генә дә ни тора бит! Ул күз яшьләрен яшерә-яшерә, мине үзенең кочагына алып түземле, сабыр, көчле булырга, шулай ук әдәби әсәрләрдәге геройларның батырлыкларын сөйләп, Фәнис Яруллин кебек көчле ихтыярлы кешеләрнең тормышларыннан үрнәк алып яшәргә өйрәтте. «Син, кызым, күп нәрсәне булдыра аласың, мин сиңа ышанам», - диде.
Комментарийлар