Әле күптән түгел генә минем кулга Владимир Федотовның быел Татарстан «Хәтер» нәшриятында басылып чыккан «Патриот. Мәктәптәге тарих укытучысы - чын патриот турында повесть» дигән китабы килеп эләкте. Сер түгел, бүтән вакытта бәлки мин аңа игътибар итмәгән дә булыр идем, чөнки андый басмалар белән дөнья тулган. Бик теләсәң дә аларның һәммәсен...
Әле күптән түгел генә минем кулга Владимир Федотовның быел Татарстан «Хәтер» нәшриятында басылып чыккан «Патриот. Мәктәптәге тарих укытучысы - чын патриот турында повесть» дигән китабы килеп эләкте. Сер түгел, бүтән вакытта бәлки мин аңа игътибар итмәгән дә булыр идем, чөнки андый басмалар белән дөнья тулган. Бик теләсәң дә аларның һәммәсен укып чыгу мөмкин эш түгел. Ләкин бусының тышлыгына күз төшү белән, андагы фотосурәт мине үзенә әсир итте. Үтә дә таныш йөз, чынлыкта, кайчандыр туган авылым Борнашта мәктәп директоры булып эшләгән һәм безне тарихтан укыткан Әхәт абый Садриев иде ул.
Алдан ук әйтеп куям, бу язмам Әхәт абый турында түгел. Гәрчә ул, һичшиксез, моңа мең мәртәбә лаек булса да. Әхәт Садриев, озак еллар республика мәктәпләрендә (хәтта Польшада да) балаларга тарих укытудан тыш, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерүдә армый-талмый хезмәт куючы эзтабар буларак та киң билгеле. Ул ел саен диярлек җәйге каникуллар чорында, мәктәп укучылары белән берлектә, сугыш булган урыннарга «Кар десанты» экспедицияләре оештыра, архивларда эзләнә, музейлар белән тыгыз элемтәдә тора. Яше инде сиксәнгә җитеп килсә дә, һаман сафта: Яшел Үзән шәһәрендәге 9 нчы көллияттә тарихтан белем бирә һәм биредәге Бөек Ватан сугышы музеен җитәкли. Андагы экспонатларның да байтагы нәкъ менә әлеге экспедицияләр вакытында тупланган. Ә инде В.А.Федотовның «Патриот...» дигән китабына килгәндә, андагы язмаларның барысы да диярлек Әхәт Шәйхи улы Садриевнең яу кырында ятып калган яки исемнәре хаксызга онытылган солдат һәм офицерларның якты хатирәләрен мәңгеләштерүдә куйган фидакарь хезмәтләре турында сөйли. Без бүген әлеге язмаларның берсенә тукталырга булдык.
Бөек Ватан сугышында Дан орденының өч дәрәҗәсенә дә ия булучылар күп түгел. Татарстанда да алар нибары 30 гына. Шуларның берсе - полк разведчигы, гвардия кече лейтенанты, Кайбыч районының Кичкеево авылы егете Василий Платонов.
Ниһаять, сугыш тәмам. Берлин өстендә Җиңү байрагы җилферди. Ут-суны кичкән, Сталинград янында тәүге чыныгу алып, фашистны үз өнендә дөмектергән Василий да туган ягы Кайбычка юл тота.
Василий Платоновның сугышта күрсәткән батырлыклары сөйләп бетергесез. Аларның һәркайсы турында аерым роман язарга була. Кем белә, бәлки, Ходай кушып, язучылары да табылыр. Менә шул батырлыкларның берсе өчен Василийны хәтта исемле шәхси корал белән дә бүләклиләр. Ләкин нәкъ менә шул пистолет соңрак аның бөтен язмышын чәлпәрәмә китерә.
Сугыштан соң, 1946 елның 7 ноябрендә, ул үзенең туган авылында бераз гына салмыш хәлдә урамга чыга. Нишләтәсең, бәйрәм бит - Бөек Октябрьнең 29 еллыгы, берникадәр генә кәефләнү һич тә язык түгел. Әлбәттә, кесәсенә теге пистолетны да тыга. Сугышта курку белмәгән кыю егетнең авылдашлары алдында бәлки мактанасы да килгәндер. Теләсә кемгә бирмиләр бит андый коралны. Урамда үзара чәкәләшкән ирләрне күреп, Василий арага керә. Сүз ара сүз китә, егетнең бермәл түземлеге бетә һәм ул пистолеттан һавага ике тапкыр ата.
Разведчикның бу «батырлыгын» тиешле урынга кем барып «тишкәндер», анысы билгесез, ләкин бер көннән соң авылга, коралланган ике милиционерны ияртеп, районның баш милиционеры үзе килеп төшә. Алар туп-туры Платоновлар йортына юл тоталар. Бераздан Василийны, кулларына богау кидереп, район үзәгенә алып китәләр. Кыю фронтовикның бүләк пистолеты да һәм орден-медальләр тагылган кителе дә әсир ителә. Аңа, «Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 29 еллыгында авылда низаг чыгарып бәйрәмне бозган өчен», дип, эш кузгатыла. Дөрес, бер атна «кутузкада» утырганнан соң, чыгаралар анысы. Ләкин пистолет һәм орден-медальләрен Василий инде бүтән күрми. Туган авылына да ул инде Дан орденының тулы кавалеры буларак түгел, ә бәлки гади колхозчы, ат караучы булып кына кайта.
«Ярый, пистолетын алсыннар да ди, аны кирәкмәгән урында болгап йөрмәскә сабак булыр, - ди Василий, ачыргаланып. - Ләкин орденнарның моңа ни катнашы бар, аларны бит мин үз каным белән юып тапкан?!.» Фронтта фашистларны дер селкеткән, ә хәзер исә рәнҗетелүдән нишләргә дә белмәгән ир күз яшенә буыла.
Тормыш дәвам итә. 1947 елда Василий Мария Масловага өйләнә. 1955 елда алар гаиләсендә инде 6 бала үсә. Василий үзе элеккечә колхозда атлар карый. Тормыштан да болай канәгать кебек. Тик орденнар тагылган кителен генә бик еш сагына ул.
Бөек Җиңүнең 60 еллыгына Казанда «Хәтер»» нәшриятында «Өч дәрәҗә Дан орденнары кавалерлары» дигән китап дөнья күрә. Аның 119 нчы битендә кыю разведчик Василий Романович Платоновның батырлыгы турында очерк та урын алган. «Василий Романовичның кыска, ләкин гаҗәеп якты тормышы миллионлаган фронтовикларныкы кебек үк күпмилләтле Ватаныбызның азатлыгы өчен булды!» диелә анда.
Ни кызганыч, Дан орденнарының тулы кавалеры Василий Платоновның тормышы, дөрестән дә, бик кыска булып чыга. Ул 1967 елның февралендә дөнья куя. Кем белә, батырлыгын урлап хаксызга рәнҗетелү дә шулай кыскарткандыр аның гомерен.
Шунысын да әйтергә кирәк, 1986 елда Татарстан китап нәшриятында «Дан орденнарының тулы кавалерлары - безнең якташларыбыз» дигән исем астында документаль очерклар җыентыгы басылып чыга. Әлеге җыентыкка кертелгән 29 кавалер арасында Василий Романович Платоновның исеме юк. Бу инде «Беркемне дә онытмадык, бернәрсә дә онытылмады» дигән бөтен Союзга таралган шигарьнең озак еллар бары тик коры, ялган сүзләр генә булып килүен раслаучы факт. Дәүләт исә яу кырында ятып калган миллионлаган совет солдатлары һәм офицерларының исемнәрен «Билгесез солдат кабере» белән генә томаларга тырышты. Бары тик Әхәт Садриев кебек тынгы белмәс эзтабарлар гына аларның якты исемнәрен тарихка кайтару өчен җанталаша.
Укытучы-эзтабар Әхәт Шәйхи улы Садриев Василий Платоновның язмышы белән дә ныклап кызыксына башлый. 1998 елның мартында ул, аның турында мәгълүмат сорап, Россия Оборона министрлыгының Үзәк архивына мөрәҗәгать итә. Шул ук елның 9 апрелендә аңа җавап та килә. Үзәк архив җибәргән белешмәдә: «Платонов Василий Романович 1923 елда туган, гвардия кече лейтенанты, 88 нче укчы дивизиянең 266 нчы укчы полкында җәяүле разведка взводы командиры. 1944 елның 12 мартында «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале, 1944 елның 17 апрелендә III дәрәҗә Дан ордены, 1944 елның 14 июнендә II дәрәҗә Дан ордены, 1945 елның 14 мартында I дәрәҗә Дан ордены, 1945 елның 31 мартында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә», - дип, акка кара белән язылган.
Менә шулай итеп, гап-гади тарих укытучысы Әхәт Садривнең тырышлыгы белән, Кайбыч төбәгенең кыю улы, Дан орденнарының тулы кавалеры Василий Романович Платоновның урланган батырлыгы кабат тарих битләрендә урын ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар