«Күңел кыңгыраулары»на әйләнеп кайтыйк. «Балсыз балачак» циклына кергән тупламаның һәр бүлегендә татар халык мәкальләренең эпиграф итеп куллануы - Йолдызның табышы, диясе килә. Беренчедән, соңгы арада телебездә сирәк кулланылучы, инде онытыла төшкән канатлы гыйбарәләр китап укучының телен баета. Икенчедән, аларның һәркайсы тирән тәрбияви мәгънәгә ия: «Ана куены туннан җылырак...», «Язмышның да ялгышы була», «Ананың әхлаксызлыгы - баланың бәхетсезлеге», «Яктылык - кояш янында, яхшылык - әни янында», «Үксезнең үпкәсе каты булыр», «Күңел ярлылыгы - кесә ярлылыгыннан яманрак», «Көткәнгә көне дә ел», «Ата-аналы бала - алтын канатлы бала», «Тапканы ана түгел - бакканы ана» һ.б. Әдәби әсәрнең төп вазифасы - укучысының күңел кылларын, Йолдызча әйтсәк, күңел кыңгырауларын чыңлата белүдә.
Ташлама, әнием, зинһар,
Ташлама, ятим итмә!
Әгәр дә мине ташласаң,
Үзең дә бәхет көтмә! - дигән гади генә дүртьюллыкка тирән мәгънә салынган. Китапның тагын бер күркәм үзенчәлеге - аның ике телдә, татарча һәм русчага тәрҗемәсендә дөнья күрүенә бәйле. Йолдызның Америкада, Нью-Йоркта яшәп иҗат итүче Сүрәйә ханым Гайнуллина белән хезмәттәшлеген - үзе зур табыш, бәхетле очрак димичә булмый. Һәр тәрҗемә аксый, дигән гыйбарә әлеге очракка туры килми. Тәрҗемәче шагыйрәнең күңел кыллары тибрәнешен бик оста тотып алган, әйтерсең лә әсәрнең ике телдәгесен дә бер үк автор иҗат иткән! Тәрҗемәче Сүрәйә ханым Гайнуллина әлеге китапка кереш сүзендә:
«Мин бу автор белән иң әүвәл аның балалар өчен язылган шигырьләре аша таныштым. Алар шулчаклы соклангыч, үз эченә бөтереп алучан, бала характерын һәм аның үз-үзен тотышын нечкә тоемлап язылган иде ки, минем шуларны русчага тәрҗемә итү теләгем уянды, - дип яза. - Мине Йолдыз ханымның әдәби иҗаты гомумән алганда кызыксындыра. Мин аның балалар өчен генә язмавын, ә сабыйларның уй-хисләрен, өмет-борчуларын олыларга җиткерергә, алар арасында үзара аңлашу, хөрмәт җепләре сузарга, өзелмәс мәхәббәт күпере салырга омтылуын күрдем».
Үзе дә балачагында әнисенең сыңар канаты астына сыенып, тигез гаиләдәгеләргә кызыгып, әтиледән әтисез тилмереп үскән шагыйрәне ятим калган балалар язмышы чынлап торып борчый. «Үзе өчен рәхәт, бәхетле тормыш эзләп», нарасыен ташлап калдыручы ваемсыз ата-аналар, ташландык балалар проблемасы «Балсыз балачак» поэмасында кабыргасы белән куела.
«Мәтрүшкә» поэмасы авторның каенанасына багышланган. Әмма ул минем күз алдыма чит җирләрдә яшәгән баласыннан зарыгып хат-хәбәр көтүче мәрхәмәтле Аналарның җыелма образы булып килеп басты. Кайсыбызның үз әнисе безнең өчен кайгырып ут йотмый соң? Йолдыз сурәтләгән ананың мәрхәмәтле, мәхәббәтле, кайгыртучан, ягымлы булуы күңелгә сеңеп кала һәм бүгенге көндә бала үстерүче, тәҗрибәсез яшь әниләргә өлге-үрнәк була ала. «Декабрь гөле» поэмасы геройлары да күктән төшмәгән, безнең арада яши. Ире ташлап чыгып киткәч, куенына нарасыен кочып, кеше почмагына сыенып яшь түгүчеләр адым саен. Шулай да, тормыш авырлыгыннан сыгылса да, сынмыйча, мең авырлык күреп, көчкә очын-очка ялгап, үз авызыннан өзеп, сабыен ашатып, үзе кимәгәнне кидереп, аңа әдәп-әхлак тәрбиясе биреп, нәсел дәвамчысын кешедән ким итмичә үстерергә омтылган, баласын чын кеше иткән Анага Йолдыз ханым сүздән һәйкәл куйган.
Шагыйрәнең инануынча, шигърият барлык кешеләрнең, аеруча балачактан ук саф күңеленә кырау тигән үксезләрнең җанын дәваларга сәләтле. Йолдыз белән килешми мөмкин түгел. Бәхәсләшергә теләк белдерүче табылса, аның «Күңел кыңгыраулары»н игътибар белән укып чыксын! Әсәрнең һәр юлында тормыш чынбарлыгы чагылыш таба, гыйбрәтле гыйбарәләр тулып ята.
Йолдыз Әдип кызы Шәрапова 1986 елдан бирле «Сабантуй» газетасында (бүгенге көндә шул исемдәге журналда) хезмәт куя.
1995 елдан башлап, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы. Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты (2004 ел), Татарстан Республикасы журналистларының «Бәллүр каләм» (2002 ел), «Казанның 1000 еллыгы медале» (2007 ел) белән бүләкләнгән, 2012 елдан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Сагыш йорты Үксезнең үпкәсе каты булыр...
(Татар халык мәкале)
Туган өй урынына - чит-ят йорт.
Тик монда әни юк,
Тик монда әти юк.
Өс бөтен, тамак тук,
Тик сабый очалмый -
Канат юк!..
Балалар йортлары сары -
Түшәме дә дивары.
Ятимлек сагышы сеңгән,
Күрәсең, шуңа сары.
Ул еламый түзә әле,
Булса да шундый нәни.
Ул бит белә яннарында
Юатырга юк Әни.
Ул еламый, елмаймый да -
Күзләрендә моң, сагыш.
Аңлый алмый ник үзенә
Мондый аяусыз язмыш.
Ул еламый, ник еласын -
Яшьләрен түксен юкка?!
Әни булса, яшен сөртеп,
Алыр иде кочакка.
Юатучы булмаганда,
Елаудан нинди файда?!
Бүтәннәрнең бар ич әнә,
Аның әнисе кайда?
Әнисе юк юатырга,
Хет ела, хет елама.
Ә шулай да нәни бу җан
Бик ачулы дөньяга.
Башканың - бар, аның гына
Нигә юк, кая киткән?
Әниләрне урлый торган
Диюләр бармы икән?!
Сораулар күп, тик җавап юк,
Ул бит әле бик нәни,
Ләкин белә балаларга
Үсәргә кирәк Әни!
Бер закон языгыз әле
Сез, депутат абыйлар.
Әниле булсыннар диеп,
Илдәге һәр сабыйлар!
Күңел кыңгыраулары
Күңел ярлылыгы кесә ярлылыгыннан яманрак.
(Татар халык мәкале)
Күрәсең, җанны бәйләүче
Күренмәс җепләр бардыр,
һәм аларга күп-күп итеп
Кыңгырау тагылгандыр.
Аларга уйлар кагылгач,
Алар чың-чың итәдер.
Бер күңелнең уй-теләген
Икенчегә илтәдер.
Шуңа да һәркем язмыштан
Тик яхшылык көтәдер.
Ләкин кайбер күңелләрдә
Кыңгыраулар ватылган.
Бәлки, төшеп калганнардыр
Чабып дөнья артыннан.
* * *
Нәни кул муенга сарыла,
Юату сүзләре табыла.
Иң тәмле ризыклар табында.
Әнисе янында, әтисе янында -
Күңелдә өметләр кабына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар