16+
27 октябрь 2026, 11:03 #ФОТО

Балалар чәчәк үстерә

Казанның Совет районында урнашкан 3 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы — милли тәрбия, заманча белем һәм туган якка мәхәббәт тәрбияли торган учак.

Бакчабыз мөдире Энҗе Азат кызы Низамова җитәкчелегендә без, тәрбиячеләр, һәр баланың йөрәгенә ачкыч табарга тырышабыз. Туган телне саклауга керткән өлешебез өчен педагогларыбыз Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләренә лаек булды.

Тәрбиячеләр балалар белән көн дәвамында татар телендә аралаша. Без туган телне махсус дәресләрдә генә түгел, ә уеннарда, бәйрәмнәрдә дә кулланабыз. Педагогларыбызның осталыгы нәтиҗәсендә балалар бакчага йөри башлау белән үк тел мохитенә тиз ияләшә, ике телдә аралашырга һәм уйнарга өйрәнә.

Балаларын бакчага алып килгән әти-әниләр еш кына: «Сездә бит чын ботаника бакчасы!» — диләр. Чыннан да, иртә яздан алып көз ахырына кадәр бакчабыз чәчәкләргә күмелә. Биредә ландшафт дизайнына аерым игътибар бирелә: һәр квадрат метр уйлап эшләнгән. Тәрбиячеләр төрле чәчәкләрдән матур композицияләр иҗат итә, петунияләр, бәрхет чәчәкләр, гортензияләр, розалар һәм башка үсемлекләр үстерә.

Балаларны да кечкенәдән үк үсемлекләрне тәрбияләргә өйрәтәбез. Язын тәрбиячеләр туфракка орлыклар чәчә, ә балалар белән бергә аларның үсешен күзәтәбез. Зурлар төркеменә йөрүчеләр үзләре дә орлык чәчүдә һәм чәчәкләргә су сибүдә катнаша.

Бакчабызда балаларны саклаучы этебез, аларны каршы алучы сыер белән атыбыз, умарталарыбыз һәм коебыз да бар. Үткәннәрне чагылдырган музеебыз да эшләп килә.

2026 елда балалар бакчабыз «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика грант конкурсында җиңүче булды. Бу җиңү — бөтен коллективның күпьеллык хезмәте нәтиҗәсе.

Гөлнара Җамалиева, Казан шәһәренең 3 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.

Мөһим

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар