16+
22 июня 2024, 16:59 #ФОТО

Сүзсез рәсемнәрнең дә “теле” бар

“ТАТМЕДИА” бинасы каршындагы мәйданда “Чаян” журналы белән хезмәттәшлектә торган рәссам-карикатурачыларның ачык һавадагы күргәзмәсе эшли башлады.

“ТАТМЕДИА” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков үзләренең чыгышларында рәсем сәнгатенең көчле булуын искәрттеләр, рәссамнарга иҗат уңышлары теләделәр. 

“Чаян” журналының баш редакторы Рафаил Хәлиуллов та рәссамнарга уңышлар теләп, иҗади хезмәттәшлекне дәвам итәргә чакырды. 
 

Мөһим

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар