16+

Бәйрәм белән, бәйрәм белән!

Узган ялларда Әлмәттә Татарстан нефтенең 70 һәм шәһәрнең 60 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль район хакимиятләре башлыклары бу зур чараның кунаклары булды.

Бәйрәм белән, бәйрәм белән!

Узган ялларда Әлмәттә Татарстан нефтенең 70 һәм шәһәрнең 60 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль район хакимиятләре башлыклары бу зур чараның кунаклары булды.

Рөстәм Миңнеханов, юбилей белән котлап һәм Татарстанда нефть чыгара башлаган сугыш чорларын искә алып: «Бу елларны, авыр шартларны күз алдына китерүе дә кыен», - диде.
Аның сүзләренчә, Баулы, соңыннан Ромашкино нефть ятмаларын ачу республиканы илнең төп нефть үзәгенә әйләндерде, ә зур нефть төбәкнең кыяфәтен үзгәртте, аның үсешенә этәргеч бирде. «Дөнья тарихы шундый кыска вакыт эчендә кечкенә территориядә 3 млрд тонна нефть чыгарылу кебек мисалны белми», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Татарстан нефтьчеләренең Көнбатыш Себердә, илнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдәге нефть ятмаларын үзләштерүгә керткән зур өлешен дә билгеләп үтте. «Татнефть» ААҖнең югары интеллектуаль потенциалы нефть ятмаларын эшкәртүнең соңгы стадиясендә нефть чыгаруны стабильләштерергә һәм үстерергә мөмкинлек бирә. Ул югары нәтиҗәле һәм социаль-җаваплы бизнесның үрнәген күрсәтә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты хәбәр иткәнчә, компания зур тарихка гына түгел, ә зур киләчәккә дә ия: Татарстанның җир асты ятмаларында 1 млрд т дан артык традицион һәм 7 млрд т га кадәр югары үзле нефть бар.
Инновацияле технологияләр «Татнефть» ААҖгә нефть чыгаруны стабильләштерү һәм күләмен арттыру буенча мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирә. Бүген компания елына 26 млн т дан артык нефть һәм 840 млн куб м дан артык газ чыгара. Бу турыда үз чыгышында «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов хәбәр итте. Моннан тыш, нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм нефть продуктларын сату эше дә актив үсә.
«ТАНЕКО» проекты мөһим проект булып кала бирә. Бүген Түбән Камада әлеге нефть эшкәртү заводында гидрокрекинг һәм майлар җитештерү буенча куәтләр булдырыла.
Компания шулай ук үзенең киләчәген битумлы ятмаларны эшкәртү белән дә бәйли, дип билгеләп үтте Шәфәгать Тәхаутдинов. Бүген әлеге чимал тәүлегенә 500 т кадәр чыгарыла. «Татнефть» ААҖгә нәтиҗәле эшчәнлеге күпмедер акчаларны медицинада, мәгарифтә, мәдәнияттә, спортта һәм торак төзелешендә социаль һәм экологик программаларны тормышка ашыруга юнәлдерергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итте генераль директор.
Шул ук көнне Әлмәттә ачылган өр-яңа инновацияле мәктәп - югарыда әйтелгәннәрнең матур үрнәге. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында әлеге мәктәпне республикада иң матуры һәм иң зурысы дип атады. «Безнең балалар укымышлы гына түгел, ә сәламәт тә булырга тиеш», - дип, Президент мәктәпкә 2 хоккей формасы комплекты белән хоккей комплексына сертификат бирде. Рөстәм Миңнеханов соңыннан мәктәпне булдыруда катнашучыларга бүләкләр дә тапшырды. «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов хәбәр иткәнчә, яңа мәктәптә яхшы белем алу һәм сәламәтлекне ныгыту өчен барлык шартлар булдырылган. Нефть компаниясе беренче сыйныфка баручыларга да бүләкләр әзерләгән: букчалар, китаплар һәм уенчыклар.
Әлмәт муниципаль район хакимияте башлыгы Мәҗит Салихов сүзләренчә, ТРда әлеге мәктәпнең аналогы юк. 16 мең кв метр мәйданлы 25 нче мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән. Анда 51 белем бирү классы, хореография һәм актлар заллары, шулай ук 2 спорт залы, бассейн һәм медицина блогы бар.
«Яшьлек» микрорайонында әлеге мәктәп төзелеше «Татнефть» ААҖнең ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондына өстәмә кертемнәре хисабына финансланган. Ул 727,5 млн сумга төзелгән.
Рөстәм Миңнеханов һәм Шәфәгать Тәхаутдинов, килгән кунаклар белән бергә, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял паркында да булдылар. Парк 16 га мәйданны алып тора. Монда 28 аттракцион, спорт мәйданчыклары, сәүдә рәтләре, балалар кафесы һәм зоопарк бар.
2010 елда паркта «Татнефть» акчаларына ут һәм музыка белән эшли торган фонтаннар ачылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading